поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2019 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов: “Журналистлар сенсация артыннан гына куа”

Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерты узды. Тамаша залы шыгрым тулы булмаса да, халык күп җыелган иде. Нәрсә дисәң дә, Салават - Салават инде. Ниндидер искиткеч шоу ясап, халыкны гаҗәпләндерергә тырышмый. Җырлары мәгънәле, күңелгә ятышлы, ә һәр программасы - гыйбрәт алырлык.

Бу юлы Салават пенсия яше, татар теле, милләт язмышына кагылышлы көнүзәк проблемаларны юмор аша халыкка җиткерергә тырышты. Әле тамаша башында ук ул бу чараның төп сүзләре “ямь”, “гамь” һәм “мәгънә” булуын ассызыклап үтте. “Татар булып, көчле булып, динебезне, телебезне, моңыбызны саклап яшәргә тиешбез. Моның өчен әллә ни күп кирәкми”, - диде җырчы һәм сәхнә уртасын биләгән биш көзгенең нинди кыйммәт билгесе булуын аңлата башлады.

- Беренче көзге - ныклы гаилә символы, икенчесе - иман, өченчесе - Әлифба, ягъни үз телеңне онытмау, дүртенчесе - татар моңы. Ә бишенче көзге буш. Арабызда шундый күңел белән яшәүчеләр дә бар бит. Монысы инде гамьсезлекнең бер төре, - диде җырчы.
 
Программаны, гадәттәгечә, Таһир Гайнуллин һәм Ядкарь Хәбибуллин алып бардылар. Сәхнәгә алар әле укытучы белән укучы, әле фәрештә белән шайтан булып чыктылар. Укучы яшеннән чыккан булуына карамастан, Таһир Гайнуллинның герое әле һаман мәктәптә укып йөри. Надан булганга да түгел. “Мәктәбебезне бердәнбер укучы хакына булса да, япмаслар, бәлки”, - дип өметләнә ул. Ә лаеклы ялга китәргә хыялланган мәктәп директорына: “Бөтен илнең пенсиягә чыгасы килә!” - дип җавап бирә. Соңгысы Гайнуллинның ихтирамсыз мөнәсәббәтенә күнеккән, күрәсең. “Бүген укытучылар хезмәт күрсәтүче персонал булып калды шул”, - дип көрсенә Ядкарь абый.
 
Тамашачыларга күптән таныш булган фәрештә (Ядкарь Хәбибуллин) белән шайтан (Таһир Гайнуллин) сәхнәдә берничә тапкыр пәйда булдылар. Шайтан, Салаватны юлдан яздырырга теләп, шылдыр-былдыр җырлар башкарырга өндәсә, фәрештә татар моңын саклап калырга кирәк, дип үгетләде. Җырчы да аның белән килешә. “Заманча аранжировка ясап җырларга җиңел ул. Ләкин андый җыр татарга кирәкми”, - диде Салават һәм чагыштыру өчен халык җырын заманча ритмда башкарып күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, дымбыр-дамбыр килгән музыка, шайтанның кычкырулары арасыннан халык җыр сүзләрен аерып ала да алмады. Чынлап та, кирәкме икән безгә андый “моң”?
 
Җырларына килгәндә, әле концерт башында ук Салават Фәтхетдинов яңаларының күп булмавын әйтеп узган иде. Моңа тамашачы бик борчылмагандыр, дип уйлыйм. Халык күбрәк яратып өлгергән иске җырларын тыңлау өчен киләдер. Алай булмаса, әле 90нчы еллардан бирле башкарып килгән “Урсал тау”, “Әнкәмнең догалары”, “Көтмә син, үпкәләмә” җырларына кушылып җырлап утырмаслар, кайнар алкышларга күммәсләр иде. Күбебез шул җырларны тыңлап үстек бит. Кемгәдер алар яшьлек елларын хәтерләтә, кемнедер балачагына алып кайткандай була.
 
Салават Зәки улының яңа җырлары да мәгънәле, күңелгә ятышлы. Шуларның берсе Фәнис Яруллин сүзләренә язылган иде. Җырчы Татарстанның халык шагыйре белән исән чагында күрешә алмаганына үкенүен белдерде.
 
- Бервакыт Фәнис Яруллин: “Эх, Салаватны үз күзләрем белән күрәсе иде”, - дип әйткән булган. Бу турыда миңа ишеттерделәр, әлбәттә. Ә мин: “Бер атнадан барырмын... Бу юлы булмады инде, икенче айга вакыт табармын”, - дип бу очрашуны әледән-әле кичектереп тордым. Кызганычка, күрешеп булмады, - диде һәм Фәнис Яруллин истәлегенә багышлап “Үкенечләр түгел бу” дигән җырын тәкъдим итте.
 
Концертта Салаватның якын дусты, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин, шәкертләре Рәзил Исмәгыйлов, Айгөл Миндиярова да чыгыш ясадылар.
 
Самаралылар концерттан канәгать калдылар. Дөрес, артистның утызынчы программасы ошап бетмәгән кешеләр дә булды. Интернет челтәрендә дә бу турыда каршылыклы фикерләр йөри. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты, мәдәни күзәтүче Рузилә Мөхәммәтова: “Салават - яңа татар җырының атасы, лидеры, яңа татар эстрадасының короле”, - дип җырчының үзен мактаса да, программасына “перезагрузка” кирәк дип язган. “Салаватның “свита”сы мораль яктан картайган, ә шәкертләре “төссез” имеш. Әйе, кешеләр күпме булса - фикерләр дә шул хәтле. Салават үзе дә бу концертта: “Журналистлар сенсация артыннан гына куа”, - дип безне яратып бетермәвен белдерде. Хәер, без дә бу сүзләр белән килешеп бетә алмыйбыз, арабызда төрлесе бар. Шулай ук, җырларның һәм җырчыларның да. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый - үзебезнең шәхси кичерешләргә генә карап, нәтиҗә ясау дөрес түгел, минемчә.
 
Салаватның концертында күңелгә кереп калырлык тагын бер вакыйга булды бит әле. Шәһәребездә уздырылган һәр чарада, татар концертларында “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре басмага язылу оештыралар. Бу юлы да шулай булды. Өстәлдә, гадәттәгечә, танылган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның музеена акча җыю өчен махсус тартма куелган. Менә тәнәфес вакытында бер кызчык килеп: “Апа, ә кем соң ул Гакыйль Сәгыйров?” - дип сорады. Мин каһарман якташыбызның аянычлы язмышы турында кыскача сөйләп, “Менә Гакыйль абыйның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән йорт-музей ясарга телиләр”, - дидем. “Ә кайчан төзеп бетерерләр икән?” - дип кызыксынды ул. Балага нәрсә әйтергә дә белмичә: “Акча булса төзерләр, әлбәттә”, - дип куйдым. Ул янтыгына элгән букчасыннан бер уч тәңкә акчалар (туңдырмага җыйган булгандыр инде) алды да: “Минем дә өлешем керсен”, - дип тартмага салды. Сабыйның бу изге эшеннән гаҗәпкә калып, аның исемен дә сорарга өлгермәдем, ул шунда ук халык арасына кереп югалды.
 
 
Ә концерттан соң мин аны фойеда очраттым. Кызның исеме Алинә Сәгъдиева булып чыкты. Аңа 11 яшь, Самараның 119 санлы мәктәбендә укый икән. Әнисе Лилия ханым сүзләренчә, Салават Фәтхетдинов Алинәнең иң яраткан җырчыларының берсе. Гаиләдә, мәктәптә алган тәрбиядән тыш, Салават абыйсының җырлары да, бәлки, аның күңеленә игелек өстидер. Концерт ахырында җырчы күңел көзгебезне ни белән тутыруыбыз бары тик үзебездән генә тора диде. Киләчәктә дә Алинәнең күңел көзгесе бүгенге кебек якты, матур булсын иде, дигән теләктә калабыз.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»