|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2019 Шоу-бизнес
Бузова түгел. Евровидениегә кем барачагы билгелеРоссияне Евровидение-2019 җыр бәйгесендә Бузова түгел, ә Сергей Лазарев тәкъдим итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хәтерләсәгез, конкурста катнашырга дәгъва итүчеләр арасына алып баручы һәм җырчы Ольга Бузованы да керткәннәр иде, әмма бу кандидатура музыкаль тәнкыйтьчеләрне аптырашта калдырган.
Россияне популяр җырчы Сергей Лазарев тәкъдим итәчәк. Артистның Евровидениедә катнашу тәҗрибәсе бар инде: 2016 елда ул You Are the Only One композициясе белән өченче урынны алган иде.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара конкурс 14-18 май көннәрендә Тель-Авивта "Үзеңә хыялланырга ирек бир" дигән девиз астында узачак.
--- |
Иң күп укылган
|