|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2019 Фаҗига
16 яшьлек кыз хастаханәгә барганда җан бирәАй башында Авыргазы районында фаҗигале хәл була. Тряпино авылында яшәүче 16 яшьлек кыз чирләп китә. Аны Толбазыга педиатрга җибәрәләр. Анда үсмер кызга диагноз куеп кайтаралар, табиб аңа тиешле препаратлар билгели. Икенче көнне кызның хәле яхшыруга таба бармый. Өйгә фельдшер чакырталар, ул дәвалаучы табиб кушуы буенча кирәкле укол кадый. Ләкин укол да ярдәм итми! Үсмер кыз хәле начарайганнан-начарая. Әти-әниләре ашыгыч ярдәм станциясе медикларын чакырта, ләкин фельдшерлар, буш машиналар юк дип, Тряпинога килми. Әти-әнисе авыруны үзаллы хастаханәгә илтергә карар итә, ләкин юлда кыз бала җан бирә.
Мәрхүм кыз баланың әти-әнисе сүзләре буенча, фельдшерга баргач та, педиатрга баргач та, алар кызларын хастаханәгә салырга тели. Әмма ләкин педиатрия бүлегендә урыннар юк дип, аларны кире борып кайтаралар.
Әлеге вакытта хокук саклау органнары фаҗиганең бөтен нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль. “Район хастаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан ялгышлык буенча балигъ булмаганның үлеменә китергән тиешсез хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Әйткәндәй, шушы җинаять эшенә кагылган тикшерү эшләре кысаларында 18 айлык бала һәм бер өлкән кешенең үлеменә дә хокукый бәя биреләчәк. Хастаханә хезмәткәрләренең үз эшләренә ваемсыз карау югарыда язылган үлемнәргә китергәнме – юкмы, моны тикшерү ачыклаячак.
--- |
Иң күп укылган
|