|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2019 Җәмгыять
"Бишенче ноктасын рекламалый": урамдагы ярымшәрә кыз Казанда гауга кузгатты (ВИДЕО)Казан халкы "Казан" гаилә үзәге янында купальниктан көенчә урамда йөгереп йөрүче кыз сурәтләнгән видео буенча актив фикер алыша. Урамдагы һава торышын исәпкә алганда, бәхәсләшер сәбәп, чыннан да, бар кебек. "Рухи күтәренкелек, грация һәм пластика": социаль челтәрләрнең берсендә урнаштырылган видеоны шундый исем белән элгәннәр. Дөрес, видеода грация һәм пластикага әллә ни урын бирелмәгән. Туташ әллә йөгерә, әллә тик урында бөтерелә шунда. Моны беренче чиратта казанлылар да билгеләп үткән.
- Барысы да аңлашыла. Ә грация кайда? Автор беләме, нәрсә ул грация? - дип яза берсе.
- Арт санын күрәм. Ә вәгъдә ителгән грация һәм пластика кайда? – дип шулай ук кызыксына икенчесе.
- Кыюлык һәм акылсызлык, - дип шәрехли өченчесе.
- Бишенче ноктасын рекламалый, - дип хуплый аны калганнар да.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|