|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2019 Криминал
Татарстанда 2006 елда юкка чыккан хатынны базда туракланган килеш тапканнарТатарстанда бер гаражның базында юкка чыккан йорт хуҗабикәсенең пакетка салынган сөякләрен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «6 февральдә Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә бер гаражның базында 1,5 метр чамасы тирәнлектә берничә пакетка салынган кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», - диде агентлыкка Андрей Шептицкий.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге сөякләр 2006 елның июнендә югалган гараж хуҗабикәсенеке булырга мөмкин. Суд-медицина һәм молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән. Хәзер тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|