|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда поезд тоткыннарны йөртә торган вагоннарны бәрдергән (ВИДЕО)Казанда кар чистарту поезды тоткыннарны йөртә торган вагоннарны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Казан» станциясе хезмәткәре, тимер юл угы дөрес хәлдә торуына инанмыйча, тоткыннарны кабул итү һәм җибәрү өчен билгеләнгән юлга чыккан. «Татар-информ» язуынча, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә кар чистарткычның махсус вагоннарга бәрелүе турындагы мәгълүматны расладылар һәм ул вакытта вагоннарда тоткыннар булмаганлыгын әйттеләр.
Социаль челтәрләрдә инцидент нәтиҗәсендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең каравыл башлыгы зыян күргән, дип язганнар. Әмма рәсми рәвештә бу мәгълүмат әлегә расланмаган.
--- |
Иң күп укылган
|