|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2019 Әдәбият
Казанда Рабит Батулла белән очрашу узачакИртәгә, 6 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу була. Язучының әдәби арсеналында татар, рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә басылган туксанга якын китап бар. Күптән түгел, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның Татарстан китап нәшриятында ун томлык әсәрләр җыентыгы дөнья күрде.
Әлеге томнарда язучының төрле елларда иҗат иткән (1963 - 2018) проза, публицистика, әдәби-публицистик мәкаләләр, истәлекләр, интервьюлар, пьесалар, билгеле шәхесләр белән әңгәмәләр, Рудольф Нуриев турында кинороман һәм башка әсәрләр урын алды.
Мәшһүр язучы белән очрашу Казанның тарихи урынында - Бауман урамының 19нчы йортында, элекке Матбугат йорты, бүген "Ногай" кунакханә комплексы бинасында, "Тукай" конференц-залында узачак. Керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|