|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова Мәскәүдә Витас белән җырлаячак, ә биюләрен "Тодес" куя30 март 18.00дә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда зур концерт булачак. Бәйрәм чарасы Globex promotion оешмасы белән бергәлектә Рәсәйнең төп сәхнәсендә әзерләнә. Бүген бу проект өстендә 200гә якын кеше эшли. Алла Духованың дөньякүләм билгеле “Тодес” бию төркеме махсус биюләр куя. Витас белән дуэт әзерләнә, Динә Гарипова, Согдиана белән белән дә дуэтлар булачак. “Казан” бию ансамбле һәм Дагестаннан “Лезгинка” дәүләт ансамбле киләчәк. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм тагын бик күп артистлар көтелә. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, сценография өстендә танылган Мәскәү режиссерлары эшли. “Без бу концертка 15 ел әзерләндек! Көтәбез сезне, дуслар!” – ди Гүзәл Уразова.
Һәм иң кызыгы! Мәскәү концертына бушлай эләгеп була! Моның өчен инстаграмдагы шушы пост астында ике дустыңны билгеләргә кирәк. Бәйгенең нәтиҗәсе 8 мартта ясалачак.
Билетларны комиссиясез urazova.ru сайтында, шулай ук Кремль залы кассаларында һәм сайтында алырга була
Телефоннар:
+7 915 387 82 45
+7 985 200 30 20
--- |
Иң күп укылган
|