поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.04.2010 Спорт

АЛИСӘ ГАЛЛӘМОВАНЫҢ "БЕЗНЕҢ СПОРТ"КА БИРГӘН ИНТЕРВЬЮСЫ

Моннан берничә ел элек исеме күпләрнең теленнән төшмәгән атаклы шахматчы бүгенге көндә спорт сөючеләр игътибарыннан читтә калды кебек. Бу хәлне, минемчә, хәзерге заман вәзгыяте дип бәяләргә кирәк, чөнки соңгы елларда футбол, хоккей кебек спорт төрләренә игътибар артты, алар халык арасында да популярлашты. Заманында «Советский спорт» газетасы тарафыннан «Россиянең иң матур хатын-кыз спортчысы» исеменә лаек булган Алисә Галләмова ел башында шахматка янә әйләнеп кайтты һәм Россия чемпионы исемен яулады. Әлеге әңгәмәбез якташыбыз һәм аның тормышы, эшчәнлеге белән бәйле башка яңалыклар турында.

ЯУЛЫК ЯБЫП КЫНА БУЛМЫЙ

 

– Алисә ханым, белүемчә, сезнең нәсел тамырлары Актаныш якларына барып тоташа...

 

– Әниемнең туган ягы ул, әбием шунда яшәде. Әбием вафатын-нан соң Актанышка кайтканым юк. Мин үзем Пермьдә туганмын. Ә болай һәрвакыт Казанда яшәдем, хәзерге көндә дә биредә гомер кичерәм. Украина якларына гына кияүгә барып кайттым. Тик элеккеге ирем Василий Иванчук белән 15 ел инде аралашмыйбыз. Кияүдә түгелмен. Дөресен әйткәндә, шәхси тормышны яктыр-тасы килми. Анда барысы да гади: ике улым бар, берсенә – 18, икенчесенә 2 яшь.

 

– Татарча сөйләшәсезме?

 

– Өйдә генә, әни белән, чөнки башкалар белән татарча аралашканда, сүзләрне, җөмләләрне дөрес әйтмәм дигән курку бар.

 

– Шахмат белән балачактан кызыксынасызмы?

 

– Шахматны 9 яшьтә уйный башладым. Без үскән вакытта мөмкинлекләр күп иде: гимнастика, җыр түгәрәгенә йөрдем. Тик шахматта нәтиҗәләр күренә башлагач, бөтен игътибарымны шуңа юнәлттем.

 

– Бервакыт яулык япкан идегез. Хәзер дә ислам кануннары буенча яшисезме?

 

– Эш бит яулыкта гына түгел, күңелең белән нинди булуда. Әгәр дә синең уйларың начар икән, яулык ябып, намаз укып кына яшәү дөрес булмас иде. Мин илаһи көчкә ышанам. Бу дөньяда бер әйбер дә очраклы барлыкка килмәгән, димәк, ниндидер илаһи көч бар. Иң атаклы галимнәр дә инде хәзер шундый фикердә.

 

– Хоббиегыз?

 

– Укырга яратам, психология белән кызыксынам.

 

КОМПЬЮТЕР ҺӘМ ИНТЕРНЕТ

 

– Компьютерга каршы шахмат уйнауга ничек карыйсыз?

 

– Танылган шахматчылар уйныйлар, тик җиңү мөмкинлекләре бик аз, чөнки компьютерлар хәзер бик көчле. Менә Интернет башкача. Ул бик вакытлы пәйда булды. Анда көненә йөзәрләгән партия уйнала. Ике ил, ике кыйтга вәкилләре үзара хәтта турнирлар да оештыралар. Уен барышын телевизордан караган кебек күзәтеп тә була. Башка бер генә спорт төрендә дә юк мондый нәрсә. Олы улым да уйный анда, җиңгәне дә бар.

 

– Ә көннәр буе компьютер артында утыруның тискәре яклары турында нәрсә уйлыйсыз?

 

– Нәрсәнең начар ягы юк бүгенге көндә? Интернеттагы шахмат уеннары белән кызыксынган үсмерләр һич югы теләсә кайда теләсә нәрсә эшләп йөрмәячәкләр.

 

– Сезнеңчә, шахматны спорт төре дип атап буламы?

 

– Ничек кенә әле! Спорт ул зур мускуллар гына түгел, ул – ихтыяр көче, күнегүләр, киеренкелек, ә иң мөһиме – шахматка бөтен тормышыңны багышларга кирәк.

 

– Әмма барыбер интеллект өстенлек алып тора. Фикерләү сәләтен ничек итеп камил-ләштерергә соң?

 

– Даими күнегүләр белән. Бөтен эштә дә күнегү кирәк. Шахматчы да, җиңәсе, үсәсе килсә, көн саен шөгыльләнергә тиеш. Һәр эштә дә талант һәм эш сөючәнлек беренче урында. Башка спорт төрләрендә соң башлап та нәтиҗә күрсәтеп була әле, шахматта киресенчә. Мин үзем дә соң башладым дип уйлыйм.

 

– 9 яшь соңмы?

 

– Бүген 12 яшьлек гроссмейстерлар бар. Шахмат белән 3-4 яшьтә ныклап шөгыльләнә башларга кирәк.

 

КЫЗЛАР ҺӘМ ИРЛӘР

 

– Сезнеңчә, шахмат хатын-кызлар спорт төреме, әллә ирләрнекеме?

 

– Ирләрнеке дип уйлыйм. Беренчедән, алар инде күптән уйныйлар, хатын-кызлар шахматка 20 ел элек кенә килделәр. Югары дәрәҗәдәге турнирларны күз алдында тотып әйтәм. Сан ягыннан да ирләр күбрәк.

 

– Хатын-кызлар ирләр арасында көрәшәләр, ирләр хатын-кызлар белән көч сынашамы?

 

– Юк һәм ул алай булырга тиеш тә түгел. Балалар ярышларында гына кызлар малайлардан бер дә калышмый, үсә төшкәч, егетләр барыбер алдырып китә.

 

– Хатын-кызлар арасында бүген иң көчле шахматчы кем дип уйлыйсыз?

 

– Юдит Полгар.

 

– Рейтингта үзегезне ничәнче урынга куяр идегез?

 

– Беренче унлыкка керермен дип уйлыйм.

 

– Минтимер Шәймиев белән шахмат уйнаганыгыз булдымы?

 

– Аның белән күрешкәнем бар, әмма шахмат уйнарга насыйп булмады.

 

АКЧАСЫЗ БУЛМЫЙ

 

– Шахмат дөньясында иң зур дәрәҗә нинди? Сез аңа ирештегезме әле?

 

– Дөнья чемпионы титулы. Элегрәк дөнья чемпионаты өч елга бер тапкыр үткәрелә иде. Илюмжинов килгәч, ел саен уздырыла башлады. Бәлки, бу хәзерге көн вәзгыятенә туры киләдер, кем белә. Тизлек заманасы бит. Үзем исә кызлар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы титулын алсам да, хатын-кызлар арасында ике тапкыр финалда гына уйнадым: 1999 һәм 2006 елларда оттырдым.

 

– Көндәшләрегез белән аралашып торасызмы?

 

– Ярышларда гына.

 

– Якын араларда нинди бәйгеләрдә катнашырга әзерләнәсез?

 

– Шахмат Олимпиадасында катнашырга җыенам. Хәзер яшьләр бик көчле, мин тормышка реаль карыйм: җиңә алмасаң, нигә барлык турнирларда да катнашырга?

 

– Чемпионнар тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнәме?

 

– Зур дәрәҗәдә уйнаучылар – юк. Элегрәк дипломатлар, галимнәр дә булганнар. Ә хәзерге көн шахматчыларының бернәрсәгә дә вакытлары җитми, чөнки көн саен шөгыльләнергә кирәк.

 

– Акчалары җитә алай булгач?

 

– Россия чемпионатында җиңгән өчен 350 мең сум акча бирделәр, ирләрнеке өч тапкыр күбрәк. Халыкара ярышларда да шулкадәр. 60 мең доллар – бу иң күбе. Моннан тыш оештыручылар гонорар бирәләр. Хәзер инде приз фондлары да бераз яхшырды.

 

– Димәк, Сез дә акчага мохтаҗлык кичермисез алайса?

 

– Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм, бина салып чыктым, аны арендага бирәм, чәчтарашханә ачтым. Эш җитәрлек, зарланмыйм.

 

– Алисә Галләмова исемендәге турнир хәзер дә оештырыламы?

 

– 10 ел рәттән Актанышта минем исемгә үткәрелгән тур-нир хәзер Казанда уздырыла. Мәктәп укучылары арасында. Быел 4 нче тапкыр уздырылачак. Иганәчеләр һәм үземнең акчага оештырабыз.

 

– Россия чемпионатын откач, Европа беренчелегенә бармадыгыз...

 

– Минем катнашмавым финанс мөмкинлекләргә бәйле булмаса да, Татарстан хатын-кызлар командасына акча табылмавы кызганыч булды. Бездә бөтен акчаны футбол, хоккей алып бетерә. Шахматка акча юк, диләр.

 

БИНАЛАР БАР, ТРЕНЕРЛАР ЮК

 

– Шахматны кайсы милләтнең уен төре дип саныйсыз?

 

– Россия аны үзенең милли уен төре дип саный ала, минемчә. Гомумән, кайсы уен төрендә нәтиҗә бар, шул милли уен була да инде, бу – минем фикер. Гәрчә шахмат Һиндстанда барлыкка килгән дип сөйләсәләр дә. Дөрес, бүгенге көндә Россиянең шахмат дөньясындагы өстенлеге бетте. Кытайлылар яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Аларда сайлау зур һәм финанс яктан яхшы тәэмин ителгәннәр. Тренерларның да иң яхшыларын чакыралар.

 

– Ә бездә?

 

– Бездә бөтен төрләр буенча да тренерлар җитми, һәм бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Олимпиададан соң сөйләшүләр күп булды, ә уңай якка үзгәреш кайчан сизелер, билгесез. Соңгы елларда спорт биналары күпләп ачыла. Аларда эшләргә тренерлар җитмәсә, нәтиҗә дә булмаячак. Ә тәҗрибәле тренер 5-7 мең сум хезмәт хакына гына эшләмәячәк. Махсус уку йорты да ачарга кирәк.

 

– Татарстанда шахмат өлкәсендә хәлләр ничегрәк?

 

– Турнирлар күп үткәрелә. Тимофеев дигән егет югары нәтиҗәләр күрсәтә (Артем Тимофеев турында сүз бара. – И.Ф.). Шулай да яхшы тренерлар командасы булдырмый торып, шахматны да спорт төре буларак үстерү мөмкин түгел.

 

– Бер шахматчыга ничә тренер кирәк?

 

– Ким дигәндә, 3-4 тренер. Бу дөнья күләмендәге ярышларда катнашырга һәм җиңәргә теләсәк.

 

– Алар үзара эшне ничек бүлешә?

 

– Шахмат партиясендә өч этап бар: дебют, миттельшпиль һәм эндшпиль. Иң мөһим этап – дебют, чөнки ул – партиянең башы. Әгәр партияне дөрес башламасаң, уенда җиңеләчәксең. Шуның өчен дебютны анализларга, яңа йөрешләрне өйрәнергә кирәк, ә моның өчен бер кешенең генә башы җитми. Ярдәмчеләрсез ул кадәр мәгълүматны кабул итеп бетереп булмый. Тренерлар төрле йөрешләрне өйрәнәләр, спортчыга анализлап бирәләр. Аннан соң көндәшләрнең уеннарын карап анализларга кирәк, ә уеннар бер көнгә ничәдер йөз дә булырга мөмкин. Шахматчы үзе дә компьютер кебек булырга тиеш: мәгълүматны истә тотарга, вакытында дөрес йөрешне кулланырга һ.б. Хәзер ярышта кемнең тренерлары һәм технологияләре көчле, шулар җиңеп чыга.

 

– Шахмат белән шөгыльләнергә теләүчеләргә киңәшләрегез?

 

– Интернет аша шахмат уйнарга өйрәнергә мөмкин. Кем белән телисең, шуның белән уйныйсың. Үзенең турнирлары, приз фонды бар. Шәхсән үзем рәсми рәвештә дөнья чемпионатына сайлаулар да Интернет аша үткәрелергә тиеш дип саныйм.


Илназ ФАЗУЛЛИН
Безнең спорт
№ 7 |
Безнең спорт печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»