поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.02.2019 Милләт

"Мәктәптә 8 ел немец теле укытканнан соң, «Гүзәлем» туй агентлыгы оештырдым"

Яшьтән үк тормышта үз сукмагын тапкан, үзенә тәгаенләнгә юлдан атлап киткән кешеләр сирәктер мөгаен. Без, адәм балалары, үз-үзебезне гомер буена эзлибез бугай. Һәм... һич көтелмәгән бер очраклылык сине бөтенләй яңа сукмакка бора да җибәрә. Минем белән дә шулай булды: чит телләр факультетын тәмамлап, мәктәптә 8 ел немец теле укытканнан соң, «Гүзәлем» туй агентлыгы оештырдым.

Пермь шәһәрендә «Никах теркәү тантанасы» конкурслары уза башлагач, мин дә кызыксынып барып карадым. Татарча никах теркәү буенча бер генә чыгыш бар иде, анысы да бик чиле-пешле. Шунда минем бөтен күңелем актарылды: безнең халкыбызның туй тантанасы белән бәйле әллә никадәр матур йолалары бар бит! Нигә шуларны күрсәтмәскә! Мин менә болай эшләр идем, тегеләй итәр идем, дип, шунда ук бу күренешне күзаллый да башладым һәм, киләсе елга мин моны күрсәтергә тиеш, дип үз-үземә сүз бирдем. Балачактан әбиемнән сеңеп калган рухи тәрбия, татар биюенә булган кызыксыну менә шунда бәреп чыкты! Үз тирәмдәге яшьләрне җыеп, «Гүзәл Чулман» бию ансамбле төзедем дә, никах теркәү йоласын сәхнәләштердек.
 
Ә инде 2011 елда Пермьда үткән «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашу безгә чын мәгънәсендә яңа бер дөньяга ишек ачты. Анда татар халкының төрле этник төркемнәре белән танышып, һәр төбәкнең үзенә генә хас фольклор үрнәкләрен, костюмнар төрлелеген күреп хәйран калдым.
 
Икенче елны Самарада узган «Түгәрәк уен» фестиваленнән мин инде алга таба ничек эшләргә икәнлеген тәмам аңлап, максатларымны тәгаенләп кайттым: безгә дә үз җирлегебездә казынырга-эзләнергә кирәк икән бит.
 
2013 елда татарның мәркәзе Казанда үткән фестивальдә без инде үзебезнең ирен-сылва татарларының костюмнарын торгызып, бу якларда
 
гына биелгән «Кәтинкә» биюен күрсәтә алдык. Әлеге биюне куяр өчен Орда, Көнгер районнарына фольклор экспедициясе оештырып, җирле халыктан сорашырга, музейларда актарынырга туры килде. (Тырышлыгыбыз бушка китмәде, 2015 елда без фестивальнең иң зур бүләгенә — Гран Прига лаек булдык.) Нәкъ менә шул экспедицияләр вакытында халык хәтерендә, халык күңелендә никадәр бай мирас саклануын аңладым мин. Бу мирасны җыйнап, югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурыч бит, дигән уй яңа эзләнүләргә этәрде дә инде.
 
Узган 2017 елда Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының Грантын оту исә алдагы эшчәнлегебезгә ныклы нигез булды: Пермь краеның берничә районына фольклор экспедициясе оештырдык. Октябрь һәм Барда районнарында аеруча күп материал туплый алдык. Төп максатыбыз халык биюен, бию көйләрен өйрәнү булганга, шактый күп бию үрнәкләрен, бу якларда уйнала торган «Кәтинкә» бию көенең төрле вариацияләрен видеотасмага яздырып алдык. Безнең белән очрашуга милли киемнәрен, борынгы читекләрен киеп, гомерлек юлдашлары булган гармуннарын, тальяннарын кыстырып килгән, күңел байлыклары белән ихластан бүлешкән апа-абыйлар (яндырып биюләрен күргәч, бик олы яшьтәгеләренә дә әби-бабай дияргә тел әйләнми) безнең өчен чын хәзинә булды!
 
Түбәнавылда гармунчы Әхнәф Булатов, авыл имамы Мәүлиҗан Зимасов, 90 яшьлек Тәрҗемә Маматовалардан кызыклы мәгълүматлар алдык. Сараш Мәдәният йортында Сараш, Солтанай, Башап Түз авылларыннан җыелган абый-апалар бию үрнәкләрен дә күрсәттеләр, такмаклар да әйтеп бирделәр. Матди мирасны да кадерләп саклаганнар. «Әниемнән калган читек бу, 1901 елда тегелгән, бик кадерләп саклап кына киям», — диде Мөнибә апа Мәсәгутова аягындага читекләргә ымлап. Фәрит абый Туктамышев исә: «Минем гармуныма да инде 50 елдан артык, Бардада эшләнгән, элек гармун ясаучы осталар булган бу якта», — дип, үзенең гармуны белән таныштырып алды да өздереп уйнап та бирде. Биюче апалар: «Бездә болай итәләр», — дип, иң элек түгәрәк сызган төсле берничә адым атлап үтәләр дә, аннан соң гына биеп китәләр. Бу якларда сакланган йолаларны да искә төшердек. Арада бу төбәккә генә хас булган «Тын тыңлау» йоласы аеруча кызыклы тоелды. Халыкта аны «Плаушинья кич» (Благовещенье сүзеннән алынган) дип тә йөртәләр икән. Апрельнең алтысыннан җидесенә чыккан төндә киләчәкне юрау йоласы бу.
 
Танып авылында «Каенсар» фольклор төркеме (җитәкчесе — Таһирә Әҗмәгулова) күрсәткән «Тастымал», «Бармак төртү» уеннары да, Минзимә апа Габҗәлилова сөйләгән хикмәтле хәлләр дә гаять кызыклы тоелды. Үзенең биюе белән барыбызны да сокландырган Сәкинә апа Латыпова: «Әниебез оста биюче иде, без — бертуган алты кыз, барыбыз да биеп үстек», — диде.
 
Барда районында халык хәтерендә да, гаҗәеп бай музейларында да өйрәнәсе кызыклы мәдәни мирас та, матди мирас та тулып ята әле. Бер экспедиция кысаларында гына аларны барлап бетерү мөмкин түгел әлбәттә.
 
Үзләрен «Ботык татарлары» дип атаучы Октябрь районы татарларыннан да бу якларга гына хас шактый кызыклы мәгълүмат алдык. Бары тик Октябрь районында гына әби-бабайлар бүгенге көндә дә татар кадриле — «Общий круг» бииләр. Алар аны нәкъ шулай — «Общий круг» дип әйтәләр, бу бию биредә төрле милләтләрнең (татар, рус, удмурт, мари...) аралашып-кушылып яшәүнең бер күрсәткече. Бары тик Әтнәгүҗи әбиләре генә «Кәтинкә»не авыз гармунында уйнап бииләр. Әри-Түз авылында гына юкәдән чыпта сугу станогын күрә алдык. «Сарыкино бук» (сарык тизәге була инде ул) даруы һәм «Аяклы көзге» турындагы сөйләкләрне дә бары тик монда гына ишеттек.
 
 
Ботык татарларыннан язып алган кайбер фольклор үрнәкләрен журнал укучыларына да җиткерәсем килә.
 
«Әри базар» һәм «Чәт Ярминкә»
 
Октябрьски районында елга ике ярминкә үткәрү йоласы булган. Сабантуйга ике атна кала «Чәт Ярминкә», ә көзен, 20 сентябрьдә, «Әри
 
базар» үткәрелгән. Ярминкәне күреп калган өлкәннәрнең сүзләренә караганда, Әри базарда сәүдә эше гөрләп барган, сату гына түгел, товар алмашу да бик киң таралган булган. Татар авылларыннан күкәй, эремчек, май, балык (Самар авылы), җиләк-җимеш, чабата, чыпта, бау, кәрҗин, көянтә, балта, кисмәк, ат камытлары алып килгәннәр. Аларны сатып, кулга кергән акчага тоз, чәй, эре шикәр, кызыл прәннекләр, “әтәч”ләр; чуен тоткыч, чуен, тукыма, кием-салым, бизәнү әйберләре алганнар.
 
Әри базарга барулары турында: «Бала чакта, биш тиенлек кызыл су (морс) эчәргә товар поезды белән Әригә бара идек. Ул тәмле суга су буе чират була торган иде...»; «Көянтә-чиләк асып җәяү йөри идек инде, күкәйләрне гәҗиткә төреп тутыра идек чиләккә», — дип сөйләделәр Әри Түз авылы кешеләре.
 
Чәт Ярминкәдә сәүдә эшеннән тыш, күп төрле уеннар да оештырылган.
 
Чәт Ярминкә турында Самар авылында мондый хатирәләр язып алдык: «Без Ярминкәгә махсус «Общий круг» биергә йөри торган идек. Бу биюне татарлар гына бии, әмма өндәмәләр барысы да рус телендә әйтелә: «Мужики», «Забрать пары», «Вперед», «Обрат», «Навстречу» һ. б.; «Граммофонга «Краковяк», «Коробочка», «Катюша», «Барыня (Господская)»ларны бии идек».
 
Халык арасында Әри базар һәм Чәт Ярминкә турында бүгенгә кадәр бик күп мәзәкләр йөри. Аларның күбесе рус телен начар белүдән килеп чыккан мәзәк хәлләр турында.
 
«Сарыкино бук» (Ишем, Янапай авылларында язып алдык.)
 
Бер оста абзый сарык тизәген буяп, «теш сызлаганнан дару» дип базарда саткан. Кайбер беркатлылар бу төймәләрнең файдасын да күргән хәтта!
 
«50-100» (Әри Түз)
 
Бер хатын базарда килосын 150 сумнан эремчек сатмакчы булган. Бәясен «йөз илле сум» дип урысча әйтә белмәгәч, «Күпме тора?» — дип
 
сораучыларга, «Пятьдесят сто» дигән. Кешеләр, 500 сум тора икән, дип, баш чайкап китеп баралар икән.
 
«Пирожки» (Әри Түз)
 
Бабайның пирожки ашыйсы килгән. 5 данә алмакчы икән, тик «пять»не оныткан бит. Алай да аптырап калмаган, сатучыга килгән дә: «Дай мне шесть пирожков, но одну не надо!» — дигән.
 
«Чи күкәй» (Ишим)
 
Кечкенә малай ачыккан да күкәй урларга булган. Шыпырт кына килеп, күкәйне чәлдергән дә элдергән бу. Сатучы аның артыннан: «Чей парень, чей парень?» — дип кычкыра икән. Моның сүзләрен «Чи күкәй, чи күкәй!» дип аңлаган малай, эченнән генә, «Ә миңа чи дә ярый» дип көлемсерәгән.
 
«Четыр-мытыр!» (Әри Түз)
 
Бер егет рус авылына эшкә урнашырга барган. Аны эшкә ялламакчы мужик, бәясен килешмәкче булып: «Четыре рубля» дигән икән, «Мне не надо четыр-мытыр, давай за три!» дигән җавап ишетеп шаккаткан.
 
Хәрби хезмәткә озату (Ишем, Янапай)
 
Улларын хәрби хезмәткә озатканда, ата-ана берничә ритуал йола башкарган. Рекрут егетне матча астына бастырып, кулларына яңа пешкән икмәк тотып, догалар укып, аның тирәли өч кат әйләнеп чыкканнар. Шуннан соң улларына ипидән бер кисәк тешләткәннр дә калган икмәкне сөлгегә төреп, аулак урынга алып куйганнар. Егет әйләнеп кайтканчы ул шунда сакланган. Егет, әти-әнисенә һәм туган йортына карап (туган нигезгә исән-сау әйләнеп кайту өчен), өйдән урамга арты белән чыккан. Хәрби хезмәткә китәргә берәр атна кала, якын туганнары рекрутны кунакка алып сыйлаганнар. Аны бөтен авыл җыелып, гармун белән җырлап-биеп озатканнар. Апа-сеңелләре, сөйгән кызлары махсус кулъяулыклар чигеп бүләк иткәннәр. Йола буенча, егет бер кулъяулыкны артына ташлаган. Яулыкны алган кеше әйләнеп кайткан солдатны һичшиксез ашка алырга тиеш саналган. Ир-атлар булачак солдатка тәңкә акчалар биргәннәр. Ул бу тәңкәне саклап, хуҗасына кайтарып бирергә тиеш булган. (Исән-имин әйләнеп кайту өчен эшләнгән йола.)
 
Чана ясау серләре (Ишим)
 
Өлкән буын вәкилләренең чана ясау алымнары турында сөйләүләрен тиңлау бик кызыклы булды. Чана төбендәге фанерага бер кат боз, шуның өстенә тирес катырганнар. Аннан тагын боз, тагын тирес... Шулай итеп 6-7 кат боз-тирес катырылгын чаналар бик ныклы булган, ярылмаган.
 
Чыпта сугу (Ишим, Самар, Әри Түз).
 
Октябрь районында яшь юкә кабыгыннан чыпта сугу һөнәре бик киң таралган булган. Үзләре куллану өчен дә, сатарга дип тә махсус зур станокларда чыпта сукканнар. Кечерәк станоклар капчыклар, букчалар, тартмалар сугу өчен җайлаштырылган. Укучы балалар шул букчалар белән мәктәпкә йөргәннәр. Кышларын чана-кошовка, җәйләрен арба төпләренә чыпта җәйгәннәр. Чыптага салып ашлык ташырга да бик җайлы булган. Ишим авылында чыпта сугу станогының аерым фрагментларын гына күрә алган идек, Әри Түздә тулы станокка тап булдык.
 
Кәлҗемә (Ишим)
 
Ачлык елларында кырда калган черек бәрәңгене җыеп, пешереп-төеп кәлҗемә ясаганнар. Ул кәлҗемәне хәтерләүче картларның сүзләренә караганда, аннан да тәмле нәрсә булмаган!
 
Аулак өй (Әри Түз)
 
Мондый кич утырулар әти-әнисе кунакка киткән кыз өендә оештырылган. Җыелган кызларның һәркайсы, хәленнән килгәнчә, ни дә булса алып килгән: он, күкәй, май... Егетләр килешкә кызлар җырлый-җырлый пилмән әзерләгәннәр. Гармун уйнап кергән егетләр өйгә бәйрәм рухы алып килгәннәр. Бергәләп биешкәннәр, бер-берсенә төртмәле такмаклар әйтеп күңел ачканнар. Егетләрдән берсен чишмәгә суга җибәргәннәр, кемдер мичне кабызырга чыра телгән. Егетләр, кызлар бер-берсенә бүләкләр дә бирешкәннәр: кызлар сөйгәннәренә янчыклар, кулъяулыклар чиккән, егетләр
 
исә көмеш тәңкәдән үзләре ясаган балдаклар бүләк иткәннәр. Балдак ясар өчен тәңкәнең уртасын тишкәннәр дә махсус җайланмага кигезеп, әйләндергәннәр.
 
Юрау (Әтнәгүҗи)
 
Кышын кызлар кияү юраганнар: капка аша итек ташлаганнар — итекнең башы кайсы якка караса, кияү шул яктан килә дип фаразланган. Караңгы абзарда сарыкны аягыннан тотып, кияүнең яшен дә юраганнар: яшь сарык эләксә, яшь, матур кияү килә; сарык карт икән, кияү дә карт булачак. Мендәр астына пилмән салып йокласаң, кияүең һичшиксез төшеңә керәчәк дигән ышану да булган.
 
Кыз урлау (Янапай)
 
Гадәттә, егет белән кыз алдан килешенеп урлаганнар, әмма кызның берни белми урланган очраклары да булган. «Егетем белән ике ел очрашып, хатлар алышып йөрдек. Бервакыт, кич белән, әни белән чыпта сугып утырабыз, күршебез кереп: «Күрше авылга артистлар килгән, концерт куялар», — диде. Мин, киемнәремне дә алыштырып тормастан, башыма яулыгымны яптым да, өстемә пәлтәмне элеп урамга чыктым. Берничә метр ара үтүгә, мине гәүдәле өч егет эләктереп алды да чанага салды. Карышып маташуымның файдасы тимәде, булачак ирем мине бик нык тоткан иде. Аның өенә кайтып җиттек, анда инде килен каршыларга барысы да әзер: өстәлдә — самавыр, мичтә — шәңгә. Булачак кайнанам миңа алъяпкыч кидерде дә, кайнатама йөземне күрсәтмәс өчен, башыма яулык каплады. Шулай итеп, бу йортта яшәп калдым», — дип сөйләде бер апа.
 
Җен алыштырган кыз (Танып авылы. Минзимә Габҗәлилова сөйләгәннәрдән.)
 
Күп заманнар элек булган хәл инде бу. Бервакыт, эңгер-меңгер төшкәч, авыл башындагы хуҗасыз калган иске мунчадан сәер тавышлар ишетәлә башлый: мунча эчендә әле кемдер җырлый, әле кемнәрдер сөйләшкән кебек була. Билгеле инде бу хакта хәбәр бик тиз авылга тарала.
 
Җәйге кичтә кунактан кайтып баручы егетләр арасында мунчадагы сәер хәлләр турында сүз чыга. Арадан бер егет бик батыраеп:
 
* Нигә аптырап торырга, керергә дә карарга кирәк, — ди.
 
* Бик батыр булгач, кер дә кара, әйдә. — диләр иптәшләре.
 
Әйткән сүз, аткан ук, дигәндәй, шомланса да, егеткә кире чигенер юл калмый. Җитмәсә:
 
* Мунчага кергәнеңне раслау өчен мунча миченнән бер уч көл алып чыгарсың, — дигән шарт та куялар.
 
Егет, куркуын җиңеп, мунчага кереп китә. Мунча эче тыптыныч: бер кем дә күренми, тавыш та юк. Мунча мичен ачып кулын сузуы була, кулыннан кемдер бик нык итеп эләктереп тә ала.
 
* Нәрсә бу? — ди егет аптырап. Куркудан, белгән догаларын да кабатлап ала. Шунда:
 
* Әгәр миңа өйләнергә сүз бирсәң, җибәрәм, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелә.
 
Коты алынган егет, «Сүз бирәм!» — ди дә чыгып йөгерә. Дусларына булган хәлне сөйләп бирә. Барысы да аптырашта калалар: нәрсә бу — җенме, кешеме?
 
Ә төнлә төшендә егетнең колагына мунчадагы тавыш тагын ишетелә. Һәм бу хәл һәр төндә кабатлана башлый. Аптырагач, егет мулла янына бара һәм башыннан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, мулла:
 
* Хатын-кыз киемнәре алып, мунчага бар да ишекне ачып: «Мин сине алырга килдем», — дип киемнәрне эчкә ыргыт, ди.
 
Кичке эңгер төшкәч, егет дуслары белән мунчага юнәлә. Мулла кушканча, барысын җиренә җиткереп үти. Бераздан ишектән сылу гәүдәле, бик чибәр яшь кенә кыз чыга. Барысы да бу хәлгә таң калалар. Егет кызны өенә алып кайтып китә. Яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Яшь килен бик ипле, уңган, якты йөзле, тәмле сүзле булып чыга. Кавышуларына бер ел дигәндә, килен әйтә:
 
* Әйдә, минекеләрне дә барып күрик инде, — ди.
 
* Кая барабыз соң? — дип аптырый ире.
 
Яшь хатынның җавабы кыска була:
 
* Баргач, күрерсең!
 
Ат җигеп чыгып китәләр болар. Байтак баргач, бер авылга барып керәләр. «Бу минем туган авылым», — ди хатын. Алты почмаклы зур йорт янына килеп җиткәч, «Бу — минем туган йортым», дип, атны туктатырга куша.
 
Өйгә узалар. Килеп кергәч тә, килен өй эчендәгеләргә:
 
* Мин табибә, сезнең авыру кызыгыз булырга тиеш, миңа шуны күрсәтегез әле, — ди.
 
* Ул инде 18 ел шулай бишектә ята, — дип, аңа кешегә дә охшамаган бер куркыныч җан иясен күрсәтәләр.
 
* Хәзер, мин аны дәвалыйм, — ди дә, хатын баланы алып идәнгә бәрә. Идәнгә барып төшәүгә бала дигәнең вак-вак кыйпылчык ташларга әйләнеп чәлпәрәмә килә.
 
* Сезнең кызыгыз түгел ул! Сезнең кызыгыз — мин! Моннан 18 ел элек сез мине — нарасый баланы — ялгызымны калдырган идегез... — дип елый башлый хатын. Аны кочаклап, әти-әнисе дә елыйлар...
 
Телебездәге «җен алыштырган» дигән гыйбарә юктан гына килеп чыкмаган. Бүген дә халык арасында, сабый балаларны да, мәетне дә ялгыз калдырга ярамый, дигән ышанулар яши.
 
Әлеге экспедиция вакытында җыйган материаллар безнең өчен бик зур байлык. Без аларны үзебез генә файдаланып калмыйча, киләчәккә дә тапшыра алырбыз дип ышанам.

Гөлүзә ХӘМЗИНА
Түгәрәк уен
№ --- | 04.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»