поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2019 Тарих

Беренче адымнар

Быел Самара өлкәсе татарларын өч зур юбилей көтә: «Туган тел» татар җәмгыяте оешу, Җәмигъ мәчете төзелә башлау һәм вакыты белән “Яктылык” татар мәктәбенә әверелгән 15 санлы эшче яшьләр мәктәбендә татар якшәмбе мәктәбе ачылуның 30 еллыгы. Шушы уңайдан “Туган тел” оешмасы тарихына, анда җиң сызганып эшләгән шәхесләргә багышланган мәкаләләр сериясе бастырырга ниятлибез.

Шуларның беренчесен укучыларыбызга Самара төбәгенең татар тарихчысы Шамил Галимов тәкъдим итә.

 
Билгеле, үткән гасырның 80нче елларында өлкәбездә милли газеталар да, интернет-сайтлар да юк иде. Куйбышевта беренче мәртәбә үткәрелгән Сабан туе, “Нәүрүз” кебек бәйрәмнәр, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале турында рус телле газеталар язып чыктылар, халык җыелышлар, радио һәм телевидение хәбәрләре аша ишетеп белде. Бу бит илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлап, төрле милләт халыкларының ихтыяҗларына игътибар арткан чак иде. Шуңа күрә татар милли чаралары турында белдерүләр урнаштыру кыен булмады.
 
Рус газеталары редакцияләрендә милләттәшләребез эшләве дә файдага иде, әлбәттә. Лилия Шәфигуллина, Рәфгать Әһлиуллин, Шамил Галимов милли һәм рухи яңарышның беренче карлыгачлары булдылар. Шуңа күрә үткән гасырның 80 - 90нчы елларына караган вакыйгалар турында шушы авторларның мәкаләләренә, шаһит булучыларның сүзләренә таянып эш итәчәкбез.
 
“Хөрмәтле дусларыбыз, без биредә татар җәмәгатьчелеге алдында торган җитди проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Аларны хәл итү өчен яңа принципларга таянып эш планы эшләп чыгарырга кирәк булачак һәм алдыбызга куелган бурычларга карап, өлкә хөкүмәте безнең нәрсәгә сәләтле булуыбыз турында фикер йөртәчәк”, - дип башлаган иде сүзен милли-мәдәни җәмгыятьне оештыру буенча инициатив төркем әгъзасы Шамил Әхмәров. Бу хәл 1989 елның 21 январенда булды.
 
 
Ерактан матуррак күренә, дип юкка гына әйтмиләр. Гомер узгач кына бу җыелышның әһәмияте калкып чыкты: анда татар җәмгыяте генә оешып калмады, ул татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу буенча милли хәрәкәткә әверелде. Чөнки бүген, “Туган тел”нең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, бездәге милли күтәрелешне илебездәге үзгәрешләр контекстында күрергә хаклыбыз.
 
“Туган тел”нең һәм аннан соң барлыкка килгән башка милли оешмаларның казанышлары турында матбугат чараларында күп язылды, күләмле чараларда сөйләнде инде. Кем татар җәмгыяте тирәсендә йөри, мәдәниятебезне һәм телебезне саклау эшенә үз өлешен кертә, кем аның киләчәге өчен борчылып, милли оешмалар эшчәнлегендә катнаша – аларны халык та белә, хөрмәт тә итә.
 
Ә менә сәхнә артында гына тамашачы күзенә күренми торган катлаулы эш башкаручыларны халык белеп бетерми шул әле. Ә бит нәкъ шушы булышчыларыбызның риясыз хезмәте меңләгән кеше катнашындагы чараларны уңышлы, оешкан төстә үткәрергә ярдәм итә. Шундый тыйнак оешмадашларыбызның казанышлары да һич кенә дә бәяләнмичә калырга тиеш түгел, юбилей язмаларында аларның һәрберсенең исеме аталырга тиеш.
 
Туксанынчы еллар башында өлкә татар иҗтимагый хәрәкәте буш урында барлыкка килмәгән, әлбәттә. Элек тә татарлар дин, милли мәгариф оешмалары тирәсендә оешып яшәгәннәр. Ә менә милли җәмгыять буларак оешу тик совет чоры ахырында гына мөмкин булды. Советлар Союзының яңа җитәкчесе Михаил Горбачев бөтен илне үзгәртеп кору кирәклеге турында белдергәч, татар җәмәгатьчелеге дулкын булып күтәрелде. 1988 елның җәендә Казан дәүләт университетының тарих факультеты доценты булган Марат Мөлеков җитәкчелегендә фәнни интеллигенция Бөтентатар оешмасы булдыру турында белдерү ясады. Идеяне Советлар Союзының төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар күтәреп алалар.
 
 
Куйбышевка бу хәбәр “Курумоч” аэропорты очучысы Фаикъ Фәрукшин аша килеп ирешә. Ул шундук шәһәр мәчетеннән һәм Металлурглар мәдәният сараеннан фикердәшләр эзли башлый һәм таба да. Көзен “Ялкынлы яшьлек” концерты вакытында сәхнә артында җыелышлар уза башлый. Аларны Фаикъ Фәрукшин, Авиация заводы инженеры Азат Надиров, ”Ялкынлы яшьлек” ансамбле теләктәшләре Әхмәт Нәфыйгин, мәчет картлары Вагыйз Кадыйров, Марат Сафин һәм Шамил Яһудин оештыралар.
 
Шул ук вакытта юрист булып эшләгән Шамил Әхмәров, Әхмәт Абдрәфыйков һәм Нурислам Шәрәпов, мөстәкыйль рәвештә, икенче инициатив төркем булдыралар һәм оешма ачу өчен документлар әзерли башлыйлар. Ә 5 декабрьдә, Фаикъ Фәрукшинның Аврора һәм Дыбенко урамнары чатындагы фатирында, бу ике төркемнең уртак җыелышы уздырыла. Шунда уртак эш планы кабул ителә, КПССның өлкә комитетына һәм өлкә советына булачак татар милли-мәдәни оешмасының максатлары күрсәтелгән мөрәҗәгать кабул ителә, ә беренче оештыру комитетының рәисе итеп Шамил Әхмәров сайлана.
 
Җәмгыятьнең икенче мөһим адымы - 1989 елның 21 январенда “Яшьләр йорты”нда уздырылган гомум җыелыш. Кулдан язылып завод проходнойларына, шәһәр транспорты тукталышларына эленгән белдерүләрне күреп, җыелышка 150ләп кеше җыела. Күбесе тулы канлы татар-мөселман оешмасы булдыру буенча конкрет тәкъдимнәр белән киләләр.
 
 
“Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барылачак: фәнни-тикшеренү, укыту һәм тәрбия, эш һәм гаилә, оештыру һәм пропаганда һәм башкалар, - дип яза 1989 елның 9 февралендә “Волжcкая коммуна” газетасы хәбәрчесе Рәфгать Әһлиуллин. - Җыелышта чыгыш ясаган Азат Надиров, Шамил Галимов һәм Илгиз Колючев, имам-хатыйб Вагыйз Яруллин һәм башкалар бу идеяне һәм программаны хуплап, үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр. Көнүзәк тема буларак татар телен саклау проблемасы яңгырады. Чөнки бу вакытта инде татар авыллары мәктәпләрендә татар теле сәгатьләре кими бара иде. Кызганычка, башка шәһәрләрдә бу проблемага артык зур игътибар бирелмәде.
 
Җыелышта татар телле газета ачу, күпмилләтле радио- һәм телетапшырулар оештыру проблемасы да күтәрелде. Шунда ук андый мөмкинлек булуы да ачыкланды. Тик техник мәсьәләләрне хәл итү өчен акча гына кирәк икән”...
 
Өлкәнең төп газетасында басылган шушы күләмле язманы укып, “Туган тел”нең ничек башлануы, беренче җыелышта нинди проблемалар күтәрелүе, ә еллар узгач, нинди казанышларга ирешүебезне күрергә мөмкин.
 
“Яшьләр йорты”ндагы җыелышта КПСС Куйбышев өлкә комитеты хезмәткәре Рәшит Шакиров, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Владимир Сластенин, “Яшьләр йорты” директоры Владимир Петров, Яшьләр үзәге директоры Александр Мескин, өлкә халык мәгарифе бүлеге белгече Дамир Гатин, өлкә яшүсмерләр китапханәсе мөдире Разия Букина һәм башка түрәләр катнашты. Алар да татар милли-мәдәни үзәген булдыру идеясен хупладылар һәм ярдәм вәгъдә иттеләр. Вакыт узу белән бу җитәкчеләрнең буш сүз сөйләп утырмавы, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итә алулары ачыкланды.
 
Казан тапшыруларын Куйбышевта күрсәтү турында язылган тагын бер язмага тукталып үтәргә кирәк. Эш шунда ки, 1987 елның ахырында “Прогресс” заводы хезмәткәрләре Минәхмәт Сәгыйров һәм Шамил Галимов бу мәсьәлә буенча Куйбышев телерадиокомитетына һәм өлкә теле- һәм видеодулкыннарны тапшыручы техника үзәгенә мөрәҗәгать итәләр. Бу оешмаларда Казан тапшыруларын карау өчен абонент түләве кебегрәк система тәкъдим итәләр. Димәк, ул вакытта ук түләүчеләргә генә татар тапшырулары күрсәтү мөмкинлеге булган.
 
Мәсьәләне тикшерү һәм сөйләшүләр бик озакка, 1989 елда үткәрелгән җыелышка кадәр сузыла. Нәкъ шушы җыелышта халыкка бу мәсьәлә буенча мәгълүмат бирелде. Дөрес, анда радио һәм телевидение булдыру идеясе тиешле нәтиҗәгә китермәсә дә, шул вакытта без өченче санлы радиоүзәк директоры Николай Бакумов белән элемтәләр урнаштырдык һәм өч ел да узмады, күпмилләтле "Радио-7" тапшырулары эфирга чыга башлады.
 
Хәзер инде беренче җыелышка әйләнеп кайтыйк. Анда бөтен кирәк юридик процедуралар үтәлеп, документлар кабул ителә, татар милли-мәдәни үзәген оештыру комитеты сайлана. Җыелыш протоколы буенча аның беренче әгъзалары буларак Ш. Ахмеров, Р. Абдуллов, А. Абдрәфыйков, Л. Галиева, Э. Кабиров, А. Надиров, Н. Шәрәпов, Д. Субеева, Р. Сәйдуллаев, А. Вәлишев, А. Нәфыйгин, Ф. Давыдов, Ф. Фәрукшин, Р. Яһудин, Н. Галимова, Н. Шәмаков, Г. Камальдинова, Ш. Галимов, Г. Сәйхетдинова, М. Сафин һәм Ф. Вәлиева теркәләләр.
 
Ә икенче көнне, 22 январьда, оештыру комитеты җиң сызганып эшкә керешә. Шул ук “Яшьләр йорты”ның 26 санлы кабинетында татар телен һәм мәдәниятен торгызу буенча эшләргә әзер булган кешеләр җыела. Оештыру комитеты әгъзаларыннан тыш бирегә Мансур Ямалетдинов, Асия Ногманова, Марат Гыйбадуллин һәм тагын берничә кеше дә килә. Нәкъ шушы кешеләр оешманың беренче адымнарын ясау буенча план билгеләделәр дә инде. Ә 3 февральдә беренче тапкыр татарларның очрашу кичәсе оештырыла...
 
Шуннан соң инде “Туган тел” оешмасы гөрләп эшли башлады. Хәтта февральнең 17сендә Вагыйз хәзрәт Яруллин, Идеал Галәүтдинов, Әлфия Гыйниятуллина, Мурат Сафин, Фаикъ Давыдов, Шамил Әхмәров һәм Диләрә Габбасова Казанның Галиәcгар Камал театры бинасында күтәренке рухта узган “Халык хәрәкәте үзгәреш өчен - Татар иҗтимагый үзәге” корылтаенда катнашып, Куйбышевта татар милли оешмасы барлыкка килү хәбәрен бөтен дөньяга ишеттерделәр.
 
 
Татарлар да шуны гына көткән кебек, “Аврора” клубында уздырылган беренче очрашу кичәсенә күпләп килделәр. Ә 27 февральдә Авиация заводының Спорт сараенда уздырылган “Кышкы Сабан туе” үз тирәсенә меңләгән кешене җыйды.
 
“Туган тел”нең бурычы, әлбәттә, җыр һәм бию генә түгел иде. Беренче җыелышта яңгыраган тәкъдимнәр эзлекле рәвештә тормышка ашырылып барды - 12 санлы кичке мәктәп директоры Хәридә Дашкина инициативасы белән татар мәктәбе оештыру, өлкә татар газетасы ачу буенча җитди эш башланды. Татар дәресләре 1989 елның 9 сентябрендә үк башланган булса, 1990 елның 25 апрелендә инде “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрде. Аның беренче хезмәткәрләре Рәфгать Әһлиуллин, Идеал Галәүтдинов, Шамил Галимов һәм Әминә Шәмсетдинова дәртләнеп эшкә алындылар.
 
Шул ук чорда “Туган тел” активы Минәхмәт Сәгыйров, Әлфия һәм Фәрхәт Мәхмүтовлар, Гөлсинә Нуруллина кебек актив әгъзалар белән тулыландырылды. Ә 16 апрельдә Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда уздырылган беренче “Уйна, гармун!” фестивале Шамил һәм Наилә Баһаутдиновлар өчен беренче чирканчык булды. Шуннан соң алар әле тагын егерме дүрт ел буе күләмле ча-раларның режиссерлары һәм алып баручылары булып калдылар. Баһаутдиновлар шулай ук өлкә радиосында “Иделкәем-илкәем”, 1992 елның июненнән күпмилләтле “Радио-7” тапшыруларында (беренче директоры - Әминә Шәмсетдинова) алып баручылар булып эшләделәр. “Туган тел”нең беренче чараларын оештыруда Әлфия Гыйниятуллина, Идеал Галәүтдинов, Раилә Галләмова-Сафина (ул вакытта Куйбышевның мәдәният институты студенткасы, ә соңыннан Камышлы районы администрациясендә мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе булып эшләде) катнаштылар. Оешманың күләмле бәйрәм чараларын оештыру эшендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевның хезмәте бәяләп бетергесез зур булды.
 
Хәер, яңа һәм яшь көчләргә ул вакытларда кытлык юк иде. Бер-бер артлы оешмага килгән Шәүкәт Хәйбуллов, Рәфыйк Әбдиев, Гали һәм Хәйдәр Гәрәевләр, Илшат Каюмов, Асия Әхмәтова, Марат Әхтәмов, Наил Хәлиуллин, Гүзәл Ямалетдинова, Лилия Әбдрәфыйкова, Наилә Зимукова, Резедә Бадыйкова, Вилия Хәйбуллина, Нияз Хәбибуллин, Раушания Мингазова, Ринат һәм Рәйсә Гыйбадуллиннар, Ринат Шәрифуллин, Нил Шәмәков, Назиф Ибраһимов, Фәһимә Рәҗәпова, Розалия Хәлилуллова, Әкълимә Кантемирова, Сәрия Маннанова, Салих Вәлиәхмәтов, Әсфәндияр Вәлитов, Җәүдәт Борһанов, Рәфыйк Шәфигуллин, Флорида Локманова һәм башкалар оешма эшенә саллы өлешләрен керттеләр. Чөнки өстә атап үтелгән юл ярып баручыларның күпчелеге әле дә оешманың эше белән кызыксынып, ярдәм итәргә әзер торалар.
 
Кызганычка, бакыйлыкка китүчеләр дә байтак – Наилә Галимова, Шамил Яһудин, Әкълимә Кантемирова, Нияз Хәбибуллин, Вагыйз Кадыйров, Рәфыйк Әбдиев, Минәхмәт Сәгыйров, Дания Нәфыйгина, Равил Яһудин һәм Мурат Сафиннарның якты истәлеге киләчәк буын татарларына үрнәк булсын иде.
 
Куйбышев өлкә татар җәмгыятен оештыру эшләре 27 майда оештыру конференциясендә төгәлләнде. Ул шул ук “Яшьләр йорты”нда, Татарстанның Татар иҗтимагый үзәгеннән килгән халык иҗаты белгече Рәшит Җәгъфәров (1946 - 2008) катнашында узды. Шуннан соң инде яңа туган оешмабызга өлкә башкарма комитетының юстиция бүлегеннән исәп-хисап счеты алырга мөмкин булды.
 
...Утыз ел гомер утыз көн кебек кенә узды да китте. Өлкәбезнең татар тормышы күзгә күренеп үзгәрде: күпсанлы җәмәгать оешмалары барлыкка килеп, Самара өлкә хөкүмәте, шәһәр һәм район администрацияләре белән хезмәттәшлектә халык арасында массакүләм агарту эшләре алып баралар. 1989 елда башланган хәерле эшебез татар хәйриячелеген торгызу өчен дә уңдырышлы җирлек булды бугай. Самара, Тольятти, Сызран һәм башка шәһәр һәм авылларның эшкуарлары Равил Яһудин, Умәр Әмиров, Вазыйх Мөхәммәтшин, Шамил Хисаметдинов, Сания Каюмова, Али Сөләйманов, Хәмит Әюпов, Минәхмәт Хәлиуллов, Ильяс Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Рифкать һәм Тәлгать Хуҗиннар, Әнвәр Бульхин, Әнвәр Горланов, Разия Әюпова, Фәния Хәкимова, Хәбил Бикташев, Расих Латыйпов, Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин, Җәмил Әхмәдулла улы Вәлиуллин һәм башка бик күп эшкуарлар Сабан туй, Нәүрүз, балалар фестивальләре кебек чараларга, мәчетләргә һәм татар мәктәбенә, милли газеталарга һәм китаплар бастырып чыгаруга хәләл малларын жәлләмәделәр. Дөресен әйткәндә, милли-мәдәни оешмалар һәм мөселман оешмалары активистларының эшчәнлеге һәм шушы риясыз кешеләрнең ярдәме белән генә Самара татарларының иҗтимагый тормышы яшәп килә дә.
 
Туксанынчы елларда һәм аннан соң татар иҗтимагый хәрәкәтенә Фәридә Зиннәтуллина, Гөлфия Азизова, Наил Заһретдинов, Рамил Төхвәчин, Алсу Баязитова, Ринат Ишмеев, Марс Бикбаев, Фәрит Биктимеров, Фәния Биккулова, Равил Ваһапов, Тәлгать Гәрәев, Данияр Сәйфиев кебек талантлы яшьләр килде һәм эшне заманчарак борып җибәрделәр. Яшьләр Казанның җәйге лагерьларында дөнья татарлары белән таныштылар, анда күргән-белгәннәрен өлкәбезгә дә яраклаштырдылар. Мәсәлән, Самара татар яшүсмерләре өлкәбезнең “Космос-2” лагеренда ял иткәндә үзләре өчен бик күп файдалы информация алалар, талантларын ачалар, белемнәрен арттыралар.
 
Утыз ел эчендә “Туган тел” оешмасы белән Рәшит Абдуллов, Азат Надиров, Вазыйх Мөхәммәтшин, Шамил Баһаутдинов, Әнвәр Бульхин, Фәхретдин Канюкаев, Илгиз Колючев җитәкчелек иттеләр. Соңгы елларда оешма Ильяс Шәкүров кулы астында бик тә уңышлы эшләп килә. Тора-бара “Туган тел”дән - милли-мәдәни өлкә татар автономиясе (башта - Минәхмәт Хәлиуллов, хәзер Әнвәр
 
Горланов җитәкчелек итә) һәм шәһәр автономиясе (башта - Рифкать Хуҗин, хәзер - Ленар Сабиров), өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Фәхретдин Канюкаев) һәм “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды (Гомәр Батршин) үсеп чыктылар.
 
Куйбышевта татар җәмгыяте оешканын күреп, Тольятти һәм Сызран шәһәрләре, Похвистнево һәм Шенталы районнары татарлары да кузгалды. Ә берничә ел элек Новокуйбышевскида - Ринат Ситдыйков (хәзер Ринат Азизов), ә Жигулевскида Илдар Шәрәфетдинов татар оешмалары ачып җибәрделәр.
 
Әлбәттә, узган 30 елны тоташ җиңүләр чоры дип атарга мөмкин түгел. Монда бит эш татар оешмалары активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклау теләгеннән генә тормый. Татарларның ихтыяҗлары күп очракта система киртәләренә барып төртелә. Шуңа да Самара өлкәсендә милли мәгариф системасын торгызу эше бердәнбер татар мәктәбен ачу белән әлегә тукталып калды. 70нче еллардан бирле өлкәдә дистәләгән татар мәктәпләре ябылды.
 
Ә татар оешмалары ягыннан андый омтылышлар булмады түгел. Туксанынчы елларда Самараның 85 санлы мәктәбендә (укытучылары Әминә һәм Дамир Гатиннар), 8 санлы мәктәптә (Р. Кузнецова) татар теле дәресләре керә башлаган иде. Ләкин мәгариф органнары ягыннан ярдәм булмаганлыктан, алар озак эшли алмадылар.
 
Шулай ук 40 һәм 139 санлы мәктәпләрдә дә татар класслары ачу буенча эш алып барылган иде. Иң мөһиме, ата-аналар да, балалар да татар телен укырга риза булдылар. Тик ул факультатив та, якшәмбе мәктәбе дә түгел, ә тулы укыту программасына кертелгән “Яктылык” мәктәбендәге кебек ана теле дәресләре булырга тиеш иде. Ул эшебез дә барып чыкмады шул.
 
Ләкин татар җәмәгатьчелеге һәм ата-аналар бу мәсьәләдән кире кайтырга җыенмыйлар. Әлегә изге хыялларыбыз һаман шул “мәгариф системасы мөмкинлекләре” дигән сүзләргә барып төртелә.
 
Хәер, хөкүмәттә генә түгел, үзебездә дә җитешсезлекләр бар, әлбәттә. Шушы дәвердә без “Уйна, гармун!” фестивален, Румия Валькаеваның - “Сабый”, Халидә Вәлиеваның “Таң йолдызлары” түгәрәкләрен югалттык. Ә бу бит олыларга да, кечкенә балаларга да талантларын ачарга, халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирә иде. "Азан" газетасының басылуын да туктаттылар.
 
90нчы еллар башында үткәрелеп килгән музыка фестивальләрен дә бүген күпләр хәтерләмидер инде. Аларны башлап йөрүче һәм оештыручы “Туган тел” оешмасы башында торган Мансур Ямалетдинов иде. Бу идея Самара шәһәре администрациясенә дә бик ошады һәм моңа берничә ел буе акча да бирелеп торган иде. Фестивальләрдә, милләтенә карамастан, музыка мәктәпләрендә һәм училищеларында укучы яшь музыкантлар катнашып килде. Бердәнбер таләп - татар композиторлары көйләрен, җырларын башкару иде. Берничә этапны узып, йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукына ия булган нәни артистларны берзаман РСФСРның атказанган артисты Рафаэль Билалов һәм скрипкачы Алмаз Монасыйпов тыңлаганнар иде, икенче бер фестивальдә Шенталыда Марат Рәсүлев һәм Исмәгыйль Мостафин оештырган “Татар мәдәнияте көннәре”ндә катнашканнар иде.
 
Әйе, “Туган тел” оешканнан бирле күп сулар акты шул. Алар белән бергә илебез дә, җәмгыять тә бик нык үзгәрде. Милли телләр һәм гореф-гадәтләрне төссез массакүләм культура һәм глобализация кысрыклап килә. Татар милли хәрәкәте алдында яңа бурычлар калкып чыга, чор милли эшләрне башкачарак хәл итүне таләп итә. Егерме ел элек эшләнгән эшләр бүген актуаль түгел инде. Шуңа күрә башка милли оешмалар барлыкка килә, һәм алар милли һәм рухи-әхлакый чараларны уздыру эшенең бер өлешен үз өстенә алалар. Милли эшләр тирәсендә инде башка, яңа буын кешеләре мәш килеп эшләп йөри. Тик милли татар хәрәкәте алдында, гомумән, халкыбыз алдында һаман шул бер мәсьәлә - туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау бурычы тора.
 
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 02.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»