|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2019 Мәдәният
Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский Гүзәл Уразовага зур бүләк тапшырдыКичә 1 февраль көнне Камал театры залында Татарстан Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясе узды. Рәсми чарада мәдәният өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шулай ук Россия Федерациясенең Мәдәният министры Владимир Мединский катнашты. Коллегиядә мәдәният өлкәсендә булган проблемалар, күп сораулар турында зур мөнбәрдән сүз йөрттеләр. Ә ахырдан мәдәни тормышта саллы уңышка ирешкән шәхесләрне бүләкләү булды. Россия Федерациясенең Мәдәният министры Владимир Ростиславович Мединский һәм Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразовага Рәхмәт кәгазе тапшырды. Рәсми документта “Культура үсешенә керткән зур өлеше һәм күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен” диелгән.
--- |
Иң күп укылган
|