поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2019 Фаҗига

Татарстанда йортта бикләп калдырылган өч яшьлек бала янып үлгән

Татарстанда йортта бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгын чыгарган һәм шунда янып үлгән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 13.34 сәгатьтә Апас районы ашыгыч хезмәтенә Шәмәк авылында Һади Такташ урамында ике фатирлы йорт януы турында хәбәр килгән. Чакыру буенча Урта Балтай янгын сүндерүчеләре һәм 106нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын урынына кузгалган», – дип ачыклык керттеләр ведомство хәбәрендә.
 
Гадәттән тыш хәл урынына килгән янгын сүндерүчеләр бер катлы кирпеч йорттан куе төтен чыгуын күргән. Алар янгынны 10 минутта сүндергән.
 
 
Ачыкланганча, бер фатирда ана кеше 3 яшьлек улын бикләп, мунчага кер юарга киткән. Эштән кайткан ата кеше ишеген ачкан һәм куе төтендә ишек янында идәндә яткан улын күргән. Ир-ат улын урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган. Ата-ана табиблар килгәнче балага ярдәм итәргә теләгән, әмма табиблар баланың төтен исенә агуланып үлүен раслаган.
 
Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән, дип яза агентлык. Янгын баланың ут белән шаяруы аркасында чыккан дип фаразлана.
 
 
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны үзләрен генә өйдә калдыру бик куркыныч булуын кисәтә. «Мөһим кагыйдәләрнең берсе – балаларны караучысыз калдырмагыз! Мәктәпкәчә яшьтә алар актив һәм аларның физик мөмкинлекләре арта, кызыксынучан, мөстәкыйльлеккә омтылучан булулары еш кына имгәнүләргә китерә. Ата-аналар исегездә тотыгыз: баланың куркынычсызлыгы сезнең тарафтан кисәтү һәм саклану чараларына бәйле!» – диелгән ведомство хәбәрендә.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»