поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.02.2019 Ана теле

“ТНВ каналы татар телен бик "чүпли""

Ялганмалык канунына багышланган язмалар тәлгәшен тәмамлавыбызга карамастан, интернетчыларыбыз, укучыларыбызның аларга карата фикерләре өстәмә бер йомгак ясарга сәбәп булды. Сөйләмебезне баетуда, тәэсирле итүдә телебезнең ялганмалык хәзинәсенең әһәмияте моңа торадыр да.

Үзегез дә тоясыздыр: кайсы гына әдибебезнең тел осталыгы турында бәян итмим, һичшиксез аның телебезнең иҗек хәзинәсеннән, фәнчә әйтсәк, морфочарасыннан иҗади файдалануын искәртми калмыйм. Чөнки һәр иҗатчы ана теленең үзе әйтергә теләгән, ниятләгән теләсә нинди фикри мәгънәне,  хис төсмерен җиткерергә сәләтле барлык берәмлеген (аваз, иҗек, кушымча, ярдәмлек-мөнәсәбәтлекләр һ.б.), өстәвенә әле телдән башка чараларын (ым, ишарә, тавыш, хәрәкәт һ.б. пара,-экстралингвистик чараларын) да күз уңыннан ычкындырмый. Бер караганда һәр шагыйрь шигырь язганда кайсы мәгънә һәм хис төсмерен ап-ачык тәгаенләү өчен телнең кайсы чара-коралын табып куярга  икәнен  табигый сәләте белән, ана сөте биргән  тел тоемлау хәсияте белән үзеннән-үзе эзләп таба кебек. Күпчелек иҗатчы мәгънә бөртеге, хис хәсияте дип сүзгә мөкиббән китә, эзләү башы итеп шуны таный. Ә аның эзләгәне бәлки гап-гади бер аваз белән белдерелә аладыр, гап-гади иҗек-кушымчадан, грамматикада ярдәмче берәмлек дип аталган гап-гади мөнәсәбәтлектән  гыйбарәттер. Тавышының бер үзенчәлекле кылы – аһәңе белән, басымлы бер авазы белән әлләкүпме хис төенен  яңгыраткан  шагыйрьләрне хәтерлибез бит!    
   
Инде интернетчы фикеренә килгәндә, иҗеккә кагылышлы язма уңаеннан Мансур Сәгъдиев болай дигән: “ТНВ каналы татар телен бик "чүпли". Венера Аитова, Зөлфәт Зиннуров сөйләмендә "кайчан булды микән?", "кем булган микән?" кебек җөмләләр очрап тора. 21 гыйнвар "Манзара" тапшыруында Камал театры артисты Ирек Кашапов та шул ук хатаны кабатлады”. Безнең язмаларга даими игътибар бирүе, урынлы, кирәкле фикерләр әйтергә иренмәве өчен кардәшебезгә зур рәхмәт. Каләмдәшләребезгә карата тәнкыйть сүзләре  “тәмле шәй” түгелдер, әлеге хаталарны без генә дә, Матбугат.руда гына да берничә кат кисәттек, югыйсә; тел хатасыннан тиз генә котылып булмый шул. Тәнкыйтьне танып, хатаңны үз сөйләмеңдә тойган очракта да. Ә бит хатаны тоймыйча, хәтта аны хата дип танымыйча яшәүчеләр дә аз түгел. Бер генә мисал. “Азатлык” радиосы сайтында Татарстан Президентының кыска гына постында 14 хәреф хатасы табып, “шау-шу” куптарып алдылар. Хәлне төзәтү өчен алфавитны камилләшү, орфография кагыйдәләрен яңарту, шуны хәл итүен үтенеп, таләп итеп Президентның үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк тә бит, юк шул, сүз боткасы пешерү җиңелрәк, күрәсең.    Шулай да “боткада”  бер “бөртек”кә диккать ителде. ИнтернетчыҖәмилә Президентны тәнкыйть иткәндә аның  “татарстаннарны” дигән сүзенә  ташланган: “Бәлки Татарстанлыларны дип, татар телегезне камилләштерү
өстендә эшли башларсыз!” ди. Илбашыбыз моны укыганмы, укыган булса, яисә аңарга моны җиткергән булсалар, ул ни уйлаган, безгә бимәгълүм, ә без менә ни уйлап куйдык. Сөйләмдә еш очрый торган бу фактор турында күптән түгел без шушы тәлгәш язмаларыбызның берсендә болай язган идек.  “Артык -лы/-легә килгәндә, шөкер,  Тукайга тугрылар  да бар: Болгар радиосы: Казаннар, диде. Бүтән кайберәүләр кебек “Казанлылар”, димәде”. Моннан шактый еллар  элегрәк, Әтнә театрының 90 еллыгы уңаеннан Г.Камал исемендәге театрда булган тантанадан соң болай дип язганмын:   ”..Тукайның  театрда “күрерсең тормышың нинди: җитешме; җитеш булмаса, кай җире җитешми?” дигән хакыйкате бу юлы да чагылыш тапты. Тантанада сөйләүчеләрнең кайберләре – күпчелегендә Әтнә ягы кешеләре үзләре “әтнәләр” диде, ә кайберләре – башлыча рәсми оешма вәкилләре, яисә бүтән як кешеләре “әтнәлеләр” диде. Сөйләм нормасының болай бозылуын тоемларга  нигез Тукайның “тотсамәскәүләр якаң” гыйбарәсе булуы бәхәссездер. Башка бүтән бернинди дәлил кирәкми! Татар бары шулай гына әйтергә тиеш! Акыллы татар беркайчан да баулылылар, чүпрәлелеләр, чаллылылар дип әйтә алмый!  “Әтнә кешеләре” дигән мәгънәне белдерү өчен -лы/-ле кушымчасын өстәү ихтыяҗы юк, ул кушымча “кешенең нәрсәседер бар” мәгънәсен белдерү өчен кулланыла: миңле кыз, талантлы артист. орденлы театр һ.б. Әтнәләрнең берлек шәкеле – Әтнә ( Бәрәзә, Киме, Оры) кешесе. Безнең якта язма сөйләмдә электән Болгарый, Мәңгәри, Мәрҗәни,  (сүз тартык авазга беткәндә) һәм Әтнәви, Бәрәзәви, Кимеви, Курсавый, Орывый (сүз сузык авазга беткәндә) формасы да кулланыла. Әлеге әйтелешле-язылышлы исемнәр мәгълүм тарихи шәхесләребезнеке. Әдәбияттә шулай языла да.
   
Ни кызганыч, театр юбилее уңаеннан язмаларында да кайбер газетлар “әтнәлеләр” диде. Ул көннәрдә түбән орылылар, чаллылылар, казанлылар, ярославльлеләр, чүпрәлелер дип гайре татарча “-лыкылдаган/-лекелдәгән” газетларны санап китсәңме!? Тукаебызның чәче үрә торыр иде... Ә бәлки сөенеп тә куяр иде: моңарчы әле әйткән хатаны җибәргәләгән “Әтнә таңы” газеты  юбилейдан соң биргән репортажының баш исемен “Әтнәләрне Казан алкышлады” дип куйган иде (2009, 25 март).
   
Аннан да элегрәк бер китабымда мондый сүзләр бәян ителгән икән:  Гасыр башында Габдулла Тукай: «Тотса мәскәүләр якаң...», дип язган. Мәскәүлеләр димәгән. Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый шулай язган. Безнең чорда Мостай Кәрим Чишмәләр, дип, Мөхәммәт Мәһдиев Актанышлар дип язды һәм сөйли иде. Гомәр Бәширов, Хәсән Сарьян әсәрләрендә дә шулай. Барыннан да бигрәк халык үзе,– телнең чын хуҗасы,– шулай уйлый, шулай сөйли, яза. Ә менә журналистлар, татар теле укытучылары баулылылар, чүпрәлелеләр дип азаплана.  Янәсе, фикерне төгәл белдерергә, ике төрле аңларга юл калдырмаска омтылалар. Сүздә аерым-аерым, бер-берсенә бәйләнешсез караганда гына шундый шик ихтимал. Ә болай, урысчага тәрҗемә иткәндә арчалар дисәң, күп арча мәгънәсе килеп чыга дип шүрләү урыс нәрсә әйтер, дип як-ягына каранып, урысча уйлап  яшәргә күнеккән түрә-чиновникларга һәм дә формалист галим-голәмәгә генә хас.
   
Бу фикер-нәтиҗәләр ул заманда шактый күп тиражлы газетларда басылган, абруйлы радиода сөйләнгән, интернетта да бәян ителгән иде, галимнәрдән, укучылардан ризасызлык белдерүче булмады,бәхәс-фәлән кузгатылмады, югыйсә, ә нигә бүгенге интернетчыбыз ул хатаны кабатлый, нигә аның хатасын дәрәҗәле радио-сайтыбыз бернинди искәрмәсез бөтен халыкка җиткерә?!
   
Ярар, үзебез дә сәясәткә кереп батмыйк, язмабызның төп максатын – телебезнең ялганмалык канунына багышланган йомгагын иҗек турындагы белемебезне азмы-күпме арттыру хәстәрен күреп тәмамлыйк.
   
Урынлы-урынсыз, төгәл мәгънәсез кушымчаларга барлык сүз төркемнәрендә дә юлыгырга мөмкин. Әйтик, элек комбайн ура, суга, җилгәрә иде, хәзер урдыра, суктыра, җилгәртә. Солдат Берлинны алуда турыдан-туры катнашкан, димәк, ул Берлинны  алган. Ә безнекеләрне үз журналистларыбыз ук алышкан дип кимсетә. Күренә ки, төгәллекне көчәйтәм дип, аерым кушымчага ябышып ятып, киресенчә, төгәлсезлеккә, ялгышка да таруың ихтимал.
   
Кушымчаларны кыскарту күренеше дә иҗат итү, эзләнү нәтиҗәсе дип карала ала, дидек. Моңа инде затларның ярашмау, шул сәбәпле тавтологик (ягъни мәгънәви кабатлана торган) кушымчалардан котылу мисалын китердек. Менә Хәсән Туфаннан бер мисал: Айлар буе, еллар буе юксындырсаң, нишләрем.  Нишләрмен, түгел.
   
Бу яктан шигырь, җырларда үрнәк мисал, чыннан да, күбрәк: “Татар түгел, димә, башың ватармын», дигән Дәрдмәнд (башыңны);  «Синең янга барып кайтам», диелә «Җомга» җырында (яныңа); «Кигән киемең күрсәм дә үзең күргәндәй булам», диелә бүтән бер җырда (киемеңне, үзеңне). «Артыклыклар»дан котылырга омтылу  матур әдәбияттә генә түгел, башка сөйләм төпләрендә дә кулланыла. Мәсәлән, кайбер килеш кушымчаларын кыскарту журналистик-публицистик сөйләмдә, хәтта фәнни, рәсми сөйләмнәрдә дә күзәтелә:хезмәт җитештерүчәнлеге “хезмәтнең җитештерүчәнлеге” һ.б.
   
Асылында бит бу уңай алым халыкның үзеннән килә. Халык җырларында, әйтем, мәкальләрдә, телбизәкләрдә моңа мисалны күпләп китерергә була. Менә: Ышанма дустыңа, ут ягар кушыңа дигән мисалда (Әтнә) кушыңанәрсә ул? Сөйләмдә авазларны, иҗек, кушымчаларны кыскарту кагыйдәсе искә төшә: алып китәм – апкитәм;  Монда исә куышыңа кушыңага әйләнгән. Яисә сөйләмдә  авазларның үзгәрүе: Үнәре (һөнәре) бар үргә йөргән(Әтнә).
   
Татар кешесенең исрафлыкка юл куймау сыйфаты көндәлек сөйләмендә дә чагылмый кала алмый: «Абзыйның туган көнен онытмагансың?(онытмагансыңдырмы?).
   
Әлбәттә, монда сөйләмеңә гамьсез караудан, кушымча кебек чараның асылын, үзенчәлек, мөмкинлекләрен, төрләрен белмәү –наданлык аркасында, яисә гомуми тел шапшаклыгы сәбәпле җибәрелгән хаталар, диалектизм, жаргон күренешләре иҗат җимеше булып таныла алмый. Әнә берәү радиодан ук: «Колакка йомшак ишелгән сүз”, ди (ишетелгән). Кайда урынына кая дип, аңарга (тере затка) урынына аңа дип өтекләндерүләр дә очрап тора. Мондый гамьсезлек кайвакыт  хатага да китерүе ихтимал.  Бервакыт «Азатлык» радиосы: «Библиягә кул куеп ант итте», диде. Кул кую бездә имза кую, имзалау синонимы буларак кабул ителгән. Димәк, бу текстта гыйбарә: «Библиягә кулны (кулын) куеп», булырга тиеш иде.
   
Күрәбез ки, телебезнең иң асыл сыйфатларыннан берсе– ялганмалык сыйфатының нигезен тәшкил иткән кушымчаларны сөйләм максатларында  кыскартырга да, өстәргә дә мөмкин икән. Тик бу шөгыль максатчыл, иҗатчыл булырга тиеш.
   
Ана телебезнең төп яшәү шартларыннан  – тел кануннарының берсе – ялганмалык канунын  өйрәнүгә багышланган язмаларыбызны күренекле язучыбыз, тел галиме – тел фәнендә иҗек теориясе-нәзәриясенә зур өлеш керткән  Нурихан Фәттахның гыйбрәтле нәтиҗәсе белән тәмамлыйк: “Телне, сүзне борынгы кеше изге дип, хәтта җанлы дип белгән һәм телгә, сүзгә, иҗеккә карата аеруча сак һәм сизгер булган. Борынгы кешедә телгә-сүзгә карата шундый мөнәсәбәт булмаган булса, кешелек җәмгыяте, гомумән, бүгенге үсешкә ирешә алмаган булыр иде, күрәсең (Н.Фәттах. Шәҗәрә, 32 б.).
                                                      Илдар Низамов,
                                        филология фәннәре докторы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»