|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2019 Мәдәният
Әтнә театры Казанда музыкаль феерия күрсәтәчәкБыел Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры өчен яңа театраль сезонны тарихи дип атасак та ялгыш булмас. Данлыклы Әтнә театрының 100 еллык юбилее – Казан арты төбәге өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга. 1918 елда заманында Сәйяр труппасында уйнаган, ул чакта исә Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин районда беренче театр оештыра. Ил казандай кайнаган болгавыр елларда дөньяга килгән театр туганда ук чыныгып туа, ахры. Үз тарихында нинди генә авыр чорлар кичермәсен, исән кала, алай гына да түгел, 1966 елда Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә, 1968 елда халык театрларының Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек була. 2011 елда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелде. Бүген ул – Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.
Театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә, 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль Бердәм Россия партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән, 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм проекты кысаларында тормышка ашырылды. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк.
Морис Метерлинк әсәре буенча куелган “Бәхет кошы” феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар - Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар "Дорога из города" бию театры аша таныш).
Мюзиклда 60ка якын бала катнаша, әлеге хәл – татар театрлары арасында беренче тапкыр. Спектакльдә катнашучы балалар – барысы да Әтнәнеке, алар – “Созвездие-Йолдызлык” фестивале гран-при ияләре “Алчәчәк” бию
төркеме, “Конфетки” ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары.
Яңа ел төнендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил янына Тылсымчы Бөрелинә килә. Тылсымчының оныгы авырый һәм аны бары тик Күк кош кына терелтә ала икән. Бөрелинә балаларга һәрнәрсәнең яшерен асылын ачып бирә алырдай могҗизалы бүләк ясый. Сәгать, Ут, Су, Икмәк кебек җансыз әйберләр үзләренә генә хас холык-фигыле булган тереклек ияләренә әвереләләр һәм балалар белән Күк кошны эзләп юлга кузгалалар...
Әкияти декорацияләр, сыйфатлы, профессиональ музыка, җыр-биюләр, режиссерның үзенчәлекле трактовкасы, артистларның гаҗәеп оста уены кушылуыннан сәхнәдәге могҗиза беркемне дә битараф калдырмый.
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Морис Метерлинк әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) феериясен 27 февраль һәм 26 мартта Казан тамашачысына да тәкъдим итә. Спектакль “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә уйналачак.
--- |
Иң күп укылган
|