|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2010 Җәмгыять
КАЗАННЫҢ КЫЗЫЛ ЙӨЗЕИкенче ел Казанда яшәсәк тә, шәһәрнең күп урыннарында “кунакта” булган юк. Шул хатаны төзәтү нияте белән, без, ике төркемдәш кыз, башкала буйлап сәяхәткә чыктык. Үзәктәме, чүплектәме?
Традиция буенча юлны Кремльдән башладык. Үзәктә тормыш гөрли, Казан кайный! Акрынлап башкаланың “яшеренеп” яткан урамнарына юнәлдек. Үзәк урамнардан аермалы буларак, шәһәрнең күп “тыкрыклары”, кызганыч, соры тормышка чумган. Ишелергә торган өйләр, чүплек оясына әверелеп баручы урамнар йөрәкне әрнетә.
Хәер, үзәк урамнарда да мескенлек чалымнары шактый. Универсиада дип нинди генә объект төземиләр. Ләкин иске биналарны реставрацияләү яисә бөтенләй чистарту турында уйламыйлар бугай әле. Мәскәү урамындагы Колхоз базары тирәсендәге биналарны гына күз алдына китерегез. Тарихи кыйммәткә ия булган, Тукай яшәгән кунакханәне күз ачып йомганчы юк иттеләр. Ә шәһәрне ямьсезләп торучы башка биналар утырып калды.
Шул урыннан ерак түгел генә, Островскидан Ульянов-Ленин урамына менә торган тау янындагы манзара да күзләрне “иркәли”. Авыл чүплеген хәтерләтүче әлеге “полигон”га, билләһи, җен-пәриләр ояларлык. Җәяүлеләргә монда йөрү аеруча куркыныч. Чүплектә яшәүче хуҗасыз кыргый этләр кешеләрне күрүгә ташланырга гына тора. Этләр белән бергә чүплектә гомер итүче сукбайларны да очратырга була биредә.
Казан үзәгенең битлек астына яшеренгән йөзен күреп уйга калдык. Әгәр үзәктә шундый хәлләр икән, районнарда ничек булуын күзаллавы кыен түгел...
Без, кызлар, һәр кибетне, һәр бутикны, һәр кафены тикшереп, карап йөрибез. Бу юлы да гадәтләребезгә тугры калдык. Тик матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп торучы биналарның элмә такталарын укуга гайрәт чигеп куя.
Мәсәлән, Бутлеров урамында урнашкан бер поликлиника тактасында “хастахәнә” дигән сүз дә бар. “Хастахәнә” түгел, хастаханә ул, җәмәгать!
Ә Колхоз базарында урнашкан бер чәй йортына “Чәйхана” дип исем биргәннәр. Әлеге хатага тап булгач, бөтенләй сүзсез калдык. Башта бары бер генә уй: биредә чәй эчсәң, сиңа - “хана”! Исеменә күрә җисеме, ди, бит халык.
Шул ук Колхоз базары каршындагы иске биналарның берсендә эленгән тактада болай язылган: “Бәйрәм ташлаулары. Туган көннәргә ташлаулар. Дисконт карта системасы”. Моны аңлатыр өчен сүз табып булмый.
Йөри торгач, иң күп хата “Ә” хәрефен язуда дигән фикергә килдек. Казан үзәгендә бина түбәләрендәге “Элемтэ”, “Мэгариф” – моңа ачык мисал.
Декабристлар урамындагы бер даруханә хуҗалары исә татар теленең чын патриотлары булып чыкты. Алар шул ук элмә тактада “Даруханә тәүлек буе әшли” дип язып куйган. Әмма шул ук җөмлә астында “Якындагы даруханәләр Чистополь, Четаева урамында урнашкан” дип сырлаганнар. Милләттәшем! Чистополь татарча – Чистай урамы була. Ә Четаева русча “винительный падежда” кулланылган. Татарча исә Четаев урамы дип языла!
Татар теле сай булганнар өчен проблемалы хәрефләр булып тагын “у” һәм “ү” тора. “Корзина” сәүдә үзәкләре яныннан үткәндә дәү-дәү хәрефләр белән “Саудә йорты” дигән язуларны күрмәгән кеше аздыр. Шундый ук хәл Мәүлетов тукталышында урнашкан “Саудә” үзәкләренең берсендә күзәтелә. Бер үк кибетнең тышында “саудә” һәм “сәүдә” комплексы дип язылган.
Идел буе базары тирәсендәге кибетләрнең реклама язуларында да татар телен белмәү ярылып ята. “Халял ит”, “Икмак” дигән сүзләрне Тукай, Такташлар күрсә, үзләре үк кабергә кереп ятар иде.
Урам исемнәрендәге хаталар турында дәшми калырга булдык. Алдагы берничә елда аларны төзәтеп бетереп булырмы икән?! Шикләндерә...
Саный, эзли китсәң, мисалларны бик күп табарга була. Универсиада алдыннан чүпләр белән бергә татарча язулардагы орфографик хаталарны да “себереп” түгәрләр дип өметләнәсе генә кала.
Лилия ЛОКМАНОВА, Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|