поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.01.2019 Әдәбият

Кытай һәм Казакъстан башкалаларына сәфәрләр

Ничек шулай чыккандыр — анысын белмим, әмма 2018 елның декабре минем өчен чын мәгънәсендә сәяхәтләр ае булды. Әле ноябрьдә генә Финляндиягә барылган иде. Декабрьнең ике атнасы эчендә — янә чит илләргә сәфәр. Хәтта аларның берсе гомергә аяк басмаган Кытай. әби-бабайлар теле белән әйтмешли, җәһәннәм тишегендәге җир. Минем бер-бер артлы бу сәфәрләрем хәтта ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән хатыным Рәмзиянең дә нервыларына тия башлады.

«Яңадан да шулай чыгып китсәң, кертмим», дип тә искәртеп куйды. Аның бу сүзләренә мин: «Карчыгым, быел (ә инде бу елның 4—5 кенә көне калган иде) беркая да бармыйм», — дигәч ул тынычланып та калды бугай.
 
Без галим-голяма катламының күпчелек сәфәрләре, нигездә, гыйльми-мәдәни чаралар (конференция-семинарлар, симпозиум, форум һәм төрле кичәләр...) белән бәйле. Гадәттә әүвәл (еш кына берничә ай кала), я гомуми (син эшләгән оешмага), яисә үзеңә конкрет атап чакыру килә. Анда инде уздырыла торган чараның таләп-шартлары (шул исәптән бару-кайту, тору чыгымнарының да кем хисабына икәнлеге) күрсәтелә. Катнашырга риза буласың икән, доклад-тезисыңны, үзең хакында соралган мәгълүматларны җибәрәсең. Бераздан оештыручы якның кабул итү-итмәве турында сиңа җавабы килә, юл-тору-ашау... кебек чыгымнарның да кай тарафтан булуы искәртелә. Соңгы елларда еш кына транспорт билетләренең дә электрон вариантларын алдан ук җибәреп куялар. Шөкер Ходайга, мин, нигездә, бу төр гыйльми-мәдәни чараларга оештыручылар хисабына йөрдем. Соңгы ике сәфәрем дә моннан чыгарма түгел. Юл, тору, ашау чыгымнарының (Кытайга виза алудан башкасын) Пекин халык университеты һәм Астанадагы Казакъстан Милли Академик китапханәсе күтәрде (Рәхмәт үзләренә!).
 
Казаннан Кытай башкаласына туры самолет рейсы юк. Астана белән ике арада андыйлар булса да, көннәре туры килмәде. Шуңа да Казаннан һәр ике ил башкаласына да Мәскәү аркылы (Шереметьево аэропорты) аркылы барырга-кайтырга туры килде (30 сәгатькә якын). Поезд, машина белән йөргәндә бу юлларны үтү өчен, мөгаен, айдан артык вакыт кирәктер (Ә бит безнең борынгы әби-бабаларыбыз ул юллардан атта да, җәяүләп тә йөргән. Бу бит үзенә күрә бер бөек батырлык, фидакарьлек!).
 
Инде хәзер бу сәфәрләрнең һәр икесенә дә аерым-аерым тукталып китик.
 
1. Пекинда 3 көн
 
Дистәләгән чит илдә булсам да, алдарак искәрткәнемчә, Кытай туфрагына аяк басканым юк иде. Дөресен генә әйткәндә, бу борынгы, серле мәмләкәткә бер барып чыгасы килә иде. Ул бит элек-электән дөнья цивилизациясе үзәкләренең берсе. Кешелекнең күп кенә ачышлары Кытай (бу атаманы галимнәр татар-төрек сүзе дип саныйлар. Кытайлылар үз илләрен Чин дип атый) белән бәйле. Халкы миллиард ярымга (1,34 млр.) якынаеп килүче, гаять зур мәйданны (Рәчәйдән һәм Канададан кала 3 нче урында) биләп торучы бу ил хәзер дә дөнья тормышында бик тә мөһим роль уйный. Шунысын да искә төшерик: безнең борынгы әби-бабаларыбызның зур өлеше — Алтай, Себер, Монголия якларыннан. Алар хәзерге Кытай, аның халкы составына кергән төрле мәмләкәтләр һәм кавемнәр белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә торганнар. Сәүдә, мәдәни хезмәттәшлектән тыш, төрле сугыш-бәрелешләрнең дә булуы мәгълүм. Бу илнең бөтен төньягы буенча 8851,8 километрга сузылган «Бөек Кытай стенасы»ның (ул яңа эрага кадәр IV—III гасырларда төзелә башлап, безнең эраның III гасырында төгәлләнә)төньяк күчмә халыклардан саклану өчен корылуы да күп нәрсә хакында сөйли. Ә бит аларның зур өлешен «татар» кабиләләре һәм бишенче йөздән «төрки» атамасы белән дә йөртелә башлаган кавемнәр тәшкил итә. Бу хакта Кытай чыганакларында, Э. Паркер, Н. Бичурин (Йакинф.), В. Бартольд, Л. Гумилев һәм кайбер башка авторларның хезмәтләрендә күп төрле факт-мәгълүматлар бар. Татар тарихы, халкыбыз язмышы да (гәрчә моны безнең аерым каләм әһелләребез, Мәскәүгә ярарга тырышып, кире кагарга омтылса да) Чыңгыз, Батый ханнар, «татар-монгол походлары» белән шактый бәйле. Пекинда вакытта шундый бер кызык вакыйга булды. Кытайның урысча белә торган бер профессоры мине һәм Монголиядән килгән бер галимне янәшә бастырды да, тирә-юньдәге халыкка болай диде: «Чыңгыз ханның әтисе монгол, әнисе татар булган. Менә сез икегез бергә шул бөек зат нәселенең дәвамчылары булып торасыз». Галим-голяма елмаешты, безнең белән истәлекле фотога да төштеләр.
 
Соңгы дәвер татар фәнендә, шулай ук безнең язмаларда да еш кына «төрки-татар» атамасы иркен кулланыла. Гадәттә, бу сүзләрнең беренчесенә гомумирәк, киңрәк, борынгырак, ә икенчесенә таррак, конкретрак, хронологик яктан соңгырак мәгънәләре салына. Үзара әңгәмә вакытында бер кытай галиме бу мәсьәлә буенча минем белән бәхәскә дә кереп алды. “Татар” атамасы, — диде ул, — борынгыдан, яңа эрага кадәр үк кулланылып килә. Шул исемдәге шактый күп санлы, кодрәтле кавем безнең әби-бабаларыбыз белән озак гасырлар буе аралашып килгән.Ә “төрки” этнонимы исә V йөзләрдә генә телгә алына башлый. Шуңа күрә “төрки-татар” дип түгел, ә “татар-төрки” дип әйтү тарихи чынбарлыкка туры килә”. Әңгәмәдәшемнең бу фикерендә, әлбәттә, шактый гына уйланырлык, хакыйкый мәгънәләр бар.
 
Чин белән мөнәсәбәтләр, Кытай тематикасы, сюжет-мотивлары, образлары татар-төрки фольклорларында, язма истәлекләрендә дә шактый зур урын алган. Кытай һәм татар музыкаларының пентатоник табигатьле булуы, бер-беренә якынлыгы шулай ук очраклы гына күренеш түгел. Кытай белән сохбәт-багланышлар яңа заманда да дәвам иткән һәм итә. Күп кенә татар сәүдәгәрләре бу илдән товарлар алып, аларны Евразия киңлекләрендә сатып йөри. Мәшһүр милләттәшебез Әхмәд Вәли Мәңгәр (1891—1978) төзегән «Мәңгәрләр ширкәте» Кытайда да уңышлы гына эшли. Бу ил составындагы «Уйгурстан»да, шулай ук Ерак Шәрыктагы Харбин, Хайлар, Мукден шәһәрләрендә шактый гына милләттәшләребез гомер кичерә.
 
Аларның үз мәктәпләре, мәдәни-дини учаклары була, гәҗит-журналлар чыгаралар, китаплар бастыралар. 1935—1945 елларда Мукденда нәшер ителгән «Милли Байрак» гәҗите мөһаҗирлектәге татарлар арасында аеруча киң таралыш таба. Шакир Мөхәммәтов, Гаяз Исхакый, Рәшит Рәхмәти Арат, Мансур Арсланбәк, Хөсәен Габдүш, Миркасыйм Госманов, Хәмит Төхфи, Мөнир Юрзин һәм кайбер башка әдип-галимнәребезнең дә тормышы һәм эшчәнлеге теге яки бу дәрәҗәдә Чин мәмләкәте белән бәйле. Буа төбәгендә туып үскән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Берлин университетында белем алган, гомеренең зур өлешен Кытайда яшәп, бу мәмләкәтнең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булып танылган Борһан Шәһиди (1894—1989) исеме күпләргә таныш (Казанда аның исемен йөртүче урам да бар). Ул фәндә югары бәяләнгән «Уйгур—кытай—урыс телләре сүзлеге»н төзүче дә.
 
Соңгы елларда Татарстанның төрле тармаклар буенча Кытай белән хезмәттәшлеге аеруча көчәйде. Мәсәлән, бу илдән Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар да күп. Алар арасында татарлар да шактый гына. Пекинда әңгәмә вакытында аның бер галиме «Рәчәйдә Кытайны бик беләләрме?»— дип сорап куйды. Мин моңа уңай җавап бирдем дә, «Безнең кибет-базарлар Кытай товарлары белән тулган; әмма аларның тиешле сыйфатта булмавын әйтүчеләр дә бар»,— дип өстәдем. Моңа әңгәмәдәшемнең, «Әлбәттә, без сыйфатлы, әйбәт товарларыбызны үзебездә калдырабыз, ә башкаларын читкә, аеруча Рәчәйгә чыгарабыз»,— дигән уены-чыны катнаштырылган аңлатмасы да яңгырады. Шулай итеп мин әдәбсезрәк әйтелгән сүземә, арбасына күрә чанасы дигәндәй, тиешле җавапны алдым.
 
2018 ел тарихка, кайбер башка истәлекле вакыйга-хәлләр белән бергә, Чыңгыз Айтматов елы буларак та кереп калды. Бөек әдипнең тууына 90 ел тулу уңае белән төрле илләрдә, аеруча элеккеге СССР составындагы милли республкаларда күп төрле чаралар уздырылды. Казанда, мәсәлән, ике халыкара конференция үткәрелү үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Татар—кыргыз улының түгәрәк датасы кытайлыларның да игътибар үзәгендә икән. 13—15 декабрьдә Пекинда уздырылган чаралар — шуның ачык бер мисалы. Аларның төп оештыручылары — Пекин халык университетының филология Институты, Азияне өйрәнү Үзәге һәм Кыргызстанның Кытайдагы илчелеге. Юбилей чараларында бу мәмләкәтнең гыйлем, мәдәният, мәгариф әһелләре, студентлар, хакимият вәкилләре, дипломатлар, чит ил кунаклары катнашты. Ч. Айтматовның асыл Ватаны — Кыргызстаннан зур делегация килү бәйрәмне тагын да бизи төште. Аның составында бу илнең экс-президенты Роза ханым Отунбаева да бар иде. Кыргыз артистлары тамашачылар алдында матур итеп уйнадылар һәм җырладылар. «Җәмилә»спектакленнән өзекләр дә күрсәтелде. Кыргызстан кунаклары арасында бөек әдипнең улы Илдар (ул халыкара Чыңгыз Айтматов фондының президенты), сеңлесе Роза ханым да бар иде. Үзебезнең ярымкыргыз — ярымтатар кардәшләр белән мин бик кыска гына вакыт эчендә сөйләшеп алдым, аларга Татарстанда Айтматовка багышланган чаралар хакында да бераз мәгълүмат бирдем. Рәхмәт әйттеләр.
 
Конференциядә без фәкыйрегез, «Рәчәй гыйльми-мәдәни җәмәгатьчелегенең бердәнбер вәкиле» сыйфатында тәкъдим ителде. Күршедәге Казакъстаннан, нишләптер, галим-голяма күзгә ташланмады. Юбилей чараларының күпчелеге Пекин университетында (ул — биниһая зур шәһәрчек) һәм Кытай Милли китапханәсендә уздырылды. Бөек әдип әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән совет, урыс, кытай, кыргыз фильмнары башкаланың берничә кинотеатрында күрсәтелде. Миңа аларның икесен («Җәмилә», «Беренче мөгаллим») карарга туры килде. Тамашачыларның күпелеге, залның шыгрым тулы булуы мине шаккатырды. Яңа дөнья күргән басмалары, әдипгә багышланган фото һәм китап күргәзмәләре дә исең китәрлек иде. Ни кызганыч, Ч. Айтматовның бик күп телләрдә һәм илләрдә нәшер ителгән китаплары арасында татарча басмаларны таба алмадым (Бәлкем, эзли белмәгәнмендер!?).
 
Кагыйдә буларак, әдипләргә, күренекле затларга багышланган юбилей чараларында төп урынны конференцияләр алып тора. Пекинда да шулай булды. «Чыңгыз Айтматов дөнья мәдәни контекстында» дип исемләнгән гыйльми мәҗлес университетның зур конференц-залында үткәрелде. Ул университет ректоры Лю Вэйнең, Кыргызстанның элеккеге президенты Р. Отунбаеваның рәсми тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Алга таба пленар утырышта бөек әдип эшчәнлегенең һәм иҗатының төрле мәсьәләләренә багышланган 7 доклад тыңланды. Миңа өченче итеп сүз бирделәр (Аудиториянең бик тә җаваплылыгын тоеп, башта бераз дулкынланган идем. Аннан бик тиз генә нормаль хәлемә кердем). Әүвәл татарча котлау сүзләре әйттем, алга таба урысча сөйләдем. Минем 15 минутлык чыгыш залга кытай һәм инглиз телләрендә дә җиткерелеп барды. «Ч. Айтматов һәм татарлар» дип исемләнгән докладымда мин әүвәл тарихи яссылыкта татар—кытай мөнәсәбәтләренә тукталдым. Борынгы һәм соңгы дәвер багланышлары да телгә алынды. Пентатоникага корылган безнең музыкаларның да якынлыгы искәртелде. Алга таба Ч. Айтматов иҗатының аерым үзенчәлекләре, популярлык сәбәпләре дә искә төшерелде. Чыгышымның төп өлешендә сүз, әлбәттә, бөек әдипнең татарлар белән күп төрле бәйләнешләре хакында барды. Татар дөньясында Ч. Айтматовның бик тә популяр булуын, 90 еллык юбилееның зурлап уздырылуын, конференцияләр үткәрелүен, спектакльләр куелуын, төрле мәкалә-хезмәтләр язылуын искәрттем. Фәүзия Бәйрәмованың бөек әдипнең әнисе Нәгыймә ханым хакындагы күп төрле факт-мәгълүматларга бай булган китабын да телгә алдым (Аны китапханә җитәкчесенә шунда ук бүләк тә иттем, кытай теленә тәрҗемәгә дә лаек булуын ассызыкладым).
 
Минем доклад (аның аннотациясе конференция җыентыгында кытайча да басылган иде) катнашучыларда зур кызыксыну тудырды (аеруча әдипнең татар кавеме белән тыгыз бәйләнеше). Ахырда мине чорнап алдылар, төрле сораулар бирделәр. Мин юбилейда катнашучыларның игътибар үзәгенә эләктем. Хәтта бәйрәм чараларын оештыручыларның берсе — профессор Лян Кунь: «Сезнең чыгыш безнең халыкны, аеруча хатын-кызларны бик тә җәлеп итте. Мөгаен, үзегезне Кытайга кабат та чакырырбыз»,— дип куйды.
 
Алга таба конференция үз эшен секцияләргә бүленеп дәвам итте. Кызганыч, мин аларында катнаша алмадым.
 
Ч. Айтматовның 90 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Пекин шәһәренең иң затлы кунакханәләренең берсендә уздырылган кичә белән төгәлләнде. Кыргызстан илчелеге тарафыннан рәсми рәвештә үткәрелгән бу чарада конференция кунаклары, хакимият вәкилләре, чит ил дипломатлары, әдәбият, сәнгать әһелләре катнашты. Анда Ч. Айтматовның олылыгы, иҗатының дөньякүләм әһәмиятле булуы янә бер мәртәбә расланды, җыр-музыка яңгырады.
 
Ч. Айтматов бәйрәменең Чин башкаласында киң күләмдә һәм югары дәрәҗәдә узуы юкка гына түгел. Аның бу мәмләкәттә бик тә билгеле булуын инде моңа кадәр дә ишеткән бар иде. Пекин башкаласындагы чаралар моны артыгы белән раслады. Пекин университеты ректоры һәм янә кайбер чыгыш ясаучылар Ч. Айтматовның Кытайда популярлык ягыннан дөнья әдипләре арасында беренче бишлеккә керүен кат-кат искәрттеләр. Баксаң, аның әсәрләре кытай телендә миллионлаган тиражлар белән кат-кат басыла икән. Аларга нигезләнеп кинофильмнар төшерелүе, сәнгатьнең төрле тармакларында иҗат җимешләре тудырылуы кат-кат телгә алынды.
 
Дөньяда, шул исәптән Кытайда Ч. Айтматов иҗатының гадәттән тыш популярлыгы, әсәрләренең киң таралуы нәрсә белән аңлатыла соң? Бу сорауга кистереп җавап та биреп булмый. Чөнки анда төрле факторлар бар. Миңа калса, иң беренче чиратта, әдипнең көчле талантка ия булуы, әсәрләренең югары әдәби-сәнгати кимәлдә язылуы иң мөһим факторларның берсе булып тора. Ч. Айтматов иҗаты күп гасырлар буе кешелек җәмгыятек туплаган инсани рух, әхлакый кыйммәтләр белән сугарылган. Кыргыз халкы, аның яшәеше, гореф-гадәте, табигате аша автор гомумкешелек идеалларын, гаделлек төшенчәләрен алга сөрә, үз укучыларын шулар рухында тәрбияли. Өченчедән, Ч. Айтматов иҗаты өчен борынгы тотемистик фикерләү, хәзергечә әйткәндә, синкретик бөтенлек, планетар тереклек гармониясе хас. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, бер тәннең әгъзалары кебек, үзара тыгыз бәйләнешле. Аларның берсенә зыян килү икенчеләренә дә тискәре йогынты ясый. Ч. Айтматов иҗатының фәлсәфилеге, мифологик фикерләү белән керешүе автор тудырган әдәби дөньяның гомуми, гавами, планетар характердагы төшенчәләр белән табигый рәвештә ялганып, кушылып китүенә юл ача. Шунысын да искәртик: төрки-кыргыз мифологиясенең, табигатенең Кытайдагы кавемнәргә шактый якын, охшаш булуы да аның әсәрләрен Чин укучыларына якынайта төшә. Кытайда элек-электән шактый гына уйгур, кыргыз, казакъ, татар һәм кайбер башка төрки халыкларның да гомер кичерүен, тюркология фәненең зур үсешкә ирешүен, төркичә китапларның киң таралуын да онытмыйк. Ч. Айтматов әсәрләрендә, автор яшәгән чынбарлыкка нисбәтән, марксизм-ленинизм идеяләре, социализм төзү өчен көрәш тәгълиматы да шактый дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан. Бу төр караш-фикерләр хәзерге Кытай тормышына да аваздаш. Чин тамашачысының иҗтимагый-социаль эчтәлекле «Беренче мөгаллим» кинофильмын йотылып, бирелеп каравын үз күзләрем белән дә күрдем.
 
Пекинда Ч. Айтматов юбилеенда катнашу янә бер хакыйкатьне раслады. Бөек иҗат әһелләренең роле аларны тудырган, үстергән халыкның гына түгел, ә гомумән дөнья кавемнәренең рухи тормышында да гаять зур икән. Ч. Айтматов,— иң беренче чиратта, кыргыз язучысы. Ул бу халыкның символы, визит карточкасы, заманча әйтсәк, брендына әйләнгән, бу кавемне дөнья мәйданына чыгаруда һәм танытуда искиткеч зур роль уйный. Шул ук вакытта бу әдип төрки халыкларның, аеруча татарларның да күренекле вәкиле. Бу исә безнең күңелләрдә билгеле бер канәгатьләнү, горурлану хисләре дә тудыра. Греция драматургы Эсхилгә шундый юллар нисбәт ителә. «Күп белүчедән бигрәк, белгәне белән иленә, кавеменә файда китерүче даһи зат исеменә лаек». Ч. Айтматов исә күп белүе, таланты, илләргә, кешелеккә файда китерүе, хезмәт итүе белән бөтен яктан даһи дип аталырлык.
 
Кытайлыларның дөньяда иң күп санлы халык булуын инде әйткән идек. Пекинда йөргәндә, ничектер, алар тагын да күбрәк тоела. Бөтен җирдә
 
кытайлылар гел кайнап торалар. Һәркайда кытайча сөйләм яңгырый. Моңлы-музыкаль, әдәпле. Кычкыру-сүгенү ишетелми. Эчкән, исерек кешене мин бөтенләй күрмәдем. Конференциядә катнашучылар арасында инглиз, урыс телен белүчеләр дә очраштыргалады. Алар күбрәк чит ил кешеләре, галим-голяма, студентлар, волонтерлар. Шуңа күрә аралашу, нигездә, шулар ярдәмендә, тәрҗемәчеләр катнашында барды. Миңа шәхсән бу эштә Пекин университетында укучы кыргыз студентлары, үзен «Юра» дип таныткан яшь кытай галиме (ул Мәскәүдә дә укыган), Кыргызстан илчелеге хезмәткәре Айзада туташ ярдәм итте. (Рәхмәт үзләренә!). Морад исемле егет мине Пекин аэропортында каршы да алды, илтеп тә куйды. Шунысын да әйтим: Пекинда шактый гына кыргыз яшьләре һәм кызлары белем ала икән.
 
Кытайда берничә мең милләттәшебез яшәве дә мәгълүм. Ләкин Пекинда вакытта мин аларның берсен дә очратмадым. Әмма бер кызыклы очракны искә төшермичә булмый. Мин урнашкан университет кунакханәсе янында югарыда телгә алынган «Юра» белән такси көтеп торабыз. Шунда мин янәшәдәге кибеткә күз ташлап кына алыйм дип кердем. Каршыда урта яшьләрдәге бер ир-ат безгә аңлаешлы телдә: «Мин уйгур, сез татар бит»,— диде. Мин гаҗәпләнеп: «Ничек белдегез?»— дип сорадым. Ул: «Эчке тоем белән. Минем Казан телевидениесендә сезне күргәнем дә бар», — дип куйды. Такси килде дә, безнең сөйләшү өзелеп калды. Уйгур кардәшемнең кемлеген белә алмый калдым.
 
Кытай-Чинның бик мөһим бер символы — аның графикасы — иероглифлар. Чуклы-чачаклы, серле бу язулар Пекинның бөтен җирен, ничектер, бизәп тора. Галимнәр раславынча, иероглифлар яңа эрага кадәр XVI—XI йөзләрдә үк барлыкка килгән. Берничә мең ел буе кулланылуына карамастан, бу графика артык җитди үзгәрешләр кичерми. Аларның санын, мөгаен, төгәл белүчеләр юктыр: 40 меңнән 87 меңгә кадәр дип йөртәләр. Уртача укымышлы кеше өчен кимендә 10 мең иероглифны белүне лязем саныйлар. Шартлы, тамга-сызыклы, фигуралы бу графика аерым авазларның фонетик ягы белән бик бәйләнмәгән. Сүзнең гомуми яңгырашы мөһим. Бу графикадагы тамгалар билгеле бер дәрәҗәдә телдәге сүз берәмлекләрен хәтерләтә. Сүзләр бер генә иероглиф белән дә белдерелә ала. Әмма еш кына бер мәгънәне белдерү өчен ике яки берничә иероглиф кулланыла. Мине озатып йөрүче кытай галиме бу уңай белән бер кызыклы мисал да китерде. «Менә,— диде ул, — сезнең президентның исеме ике иероглифтан тора: беренчесе — генерал, икенчесе — Пекин мәгънәләрен белдерә. Шуларның икесен бергә кушсаң, Путин (Пудин) исеме килеп чыга». Бу шаяру гынамы, әллә чыннан да шулаймы — анысын төгәл әйтә алмыйм.
 
Чиннар элек-электән алга киткән, уйлаучан, зәвыклы халык. Монда, мөгаен, иероглифларны өйрәнү, язу да мөһим роль уйныйдыр. Чөнки берничә дистә меңнән торган графиканы дөрес үзләштерү үзе генә дә гадәттән тыш тырышлыкны, ныклап һәм озак фикерләүне таләп итә. Иероглифларны язу — гадәти каллиграфия генә түгел, ә чын мәгънәсендә сәнгати гамәл кылу да ул. Кытайда 50 дән артык кавем яшәвен искәртәләр. Иероглифлар аларны дәүләти планда берләштереп тә тора. Болардан тыш, дистәләгән кавемнәрнең (уйгур, казакъ, татар) үз язулары, үз графикалары бар. Мәсәлән, бу илдәге төрки халыкларда гарәп, латин, кирилл язулары да билгеле бер дәрәҗәдә кулланыла. Чин теле, иероглифлар дөньяда көннән-көн ныграк тарала бара. Мәсәлән, Мәскәү аэропортларында (аеруча Шереметьевода) язу-белдерүләр кытай язуында һәм телендә дә башкарыла.
 

Бик аз гына вакыт эчендә дә миңа кытайда күпне күрергә , күпне ишетергә туры килде. Заманында татар-төрки исемен дә («Ханбалык» — «Ханнар каласы») йөрткән Пекин гаҗәеп зур шәһәр икән [Мәскәүдән ике мәртәбәгә зур дип әйтүчеләр дә булды]: искитмәле йорт-биналар, төрледән-төрле корылмалар, төзек, чиста урам-бакчалар, елык-елык итеп торучы рекламалар, катлы-катлы юллар. Машиналар (аларның ниндие генә юк!) арасында, ишегалларында, тыкрыкларда йөрүче мотоцикл-велосипедлар. Бездә мотоцикллар тавыш чыгарып, тынычлыкны бозып чаба. Аларда исә электр белән, батареяга эшләүче бернинди тавыш-гөрелте чыгармыйча йөрүче мотоцикллар. Яшь чакларны искә төшереп, аларга утырып та йөрисем килде. Кибетләрдә муллык. Бигрәк тә мине ашханә-кафелардагы ризыклар төрлелеге шаккатырды: әллә ниндиләре бар. Кытай чәе бездә бик мәшһүр. Әмма анда чәйне бик эчмиләр бугай — күбрәк җылымса су. Табында, нигездә, ике таякчык белән ашыйлар. Мин интегеп беттем. Миңа кытайлылар хәтта ашны да шул дирижерныкы кебек таякчыклар белән ашыйлардыр кебек тоела башлады. Ризыкларның шактые, «татарча әйткәндә» — «острый». Пекин — матур, зур. Әмма Кытайда, башкаладан тыш та, тагын да зуррак, матуррак шәһәрләр барлыгын әйттеләр. Бу яктан аеруча Шанхайны еш телгә алдылар. Шунысы да мәгълүм булсын: Чин мәмләкәтендә миллионнан артык халык яшәгән шәһәрләр саны йөзнең теге ягында икән.

 
Пекин үзе генә түгел, аңа бару-кайту да минем кебек өлкән яшьтәге кешегә яңалык булды. Минем әле моңа кадәр самолетларда болай озаклап очканым юк иде: барганда — 8, кайтканда 9 сәгатькә якын. Зур самолет. 400 дән артык пассажир. Хезмәт күрсәтү, ашау-эчү әйбәт. Кайткач миннән хезмәттәшләрем, аеруча хатын-кызлар: «Ничек тугыз сәгать буена оча алдыгыз?»— дип сорадылар. Мин: «Барганда ялыктырды. Әмма кайтканда тагын тугыз сәгать очарга да була иде. Чөнки балериналар белән аралашу вакытны гел сиздермәде»,— дип шаяртыбрак әйтеп куйдым.Мәскәүдән Пекинга очканда гел кытайлылар иде диярлек. Кайтканда исә Пекиннан гастрольдән кайтучы бер төркем артистлар — Петербургтагы атаклы Маринский театр биючеләре белән бергә очтык. Минем белән янәшәдә бу театрның әйдәп баручы балеринасы утырып кайтты. Үзен Наталья Попова дип таныштырды . Бик тә матур бу хатын-кыз белән танышу да кызыклы булды. Янәшәдә утыра. Китергән ризыклардан да баш тартты. Сәбәбен сорагач: «Мин балерина, теләсә нинди ризык белән тукланмыйм»,— дип җавап бирде. Гастрольдә булуларын әйтте. «Маринский театр» дигәнне мин әүвәл «Мари театры» дип аңладым, күршеләребез нинди дәрәҗәгә ирешкәннәр дип көнләшебрәк тә куйдым. Әңгәмәдәшем «Мари түгел, Маринский театр»,— дип төзәтмә кертте. Шуннан бу гүзәл зат һәм хезмәттәшләре белән төрле темаларга сөйләшеп кайттык...
 
Бу язмада мин Кытай сәфәре хакындагы төп тәэсирләроем белән уртаклаштым. Аларның кайберләрен инде мин «Татарстан — яңа гасыр» телевидениесеннән ясаган чыгышымда, Татарстан Язучылар Берлеге һәм КФУның филология институты сайтларында язмача һәм фотоиллюстрацияләр аша милләттәшләремә җиткергән идем. Бу сәфәр турында минем Х. Йосыпов имзасы астында «Ватаным Татарстан» гәҗитендә (19. 12. 2018) «Татар-кыргыз улын Кытай да зурлый» дигән мәкаләм дә басылган иде (Әмма анда Роза ханым Отунбаеваны «экс-президентның хатыны» дип төзәтеп, төгәлсезлек җибәргәннәр).
 
Мин инде сиксән яшен тутырып бара торган кеше. Кытай телен белмәсәм дә, ерак Чин мәмләкәтләренә бер үзем исән-сау барып кайттым. Шөкер Ходайга. Шиһабеддин Мәрҗани хәзрәтләре «Гыйлемне Кытайдан булса да, барып ал»,— дигән. Мин дә, шул васыятькә тугры калып, бу сәфәрем вакытында шактый гына белем-мәгърифәтемне арттырдым. Үзем дә булдыра алган кадәр Кытайга бик аз гына гыйлем орлыкларын чәчеп калдырдым.
 
2. Мәскәүдә — 1, Астанада 2 көн
 
2018 елгы декабрь сәфәрләремнең икенчесе Казакъстан башкаласына булды. Пекиннан үзгә буларак, минем инде бу шәһәрне 60 нчы елның урталарыннан башлап күп мәртәбәләр күргәнем бар. Хатынымның әти-әнисе Караганда да яшәгәндә мин «Казакъстан кияве» сыйфатында бу каланы (ул вакытта Целиноградны) берничә тапкыр узып китәргә туры килде. Соңгы дистә елда исә Астанага бармыйча калган ел юк (Хәтта аерым елларда 3—4 әр мәртәбә).
 
Казакъстан башкаласына Казаннан, көне, рейсы туры килгәндә, турыдан-туры да, яисә Алматы һәм Мәскәү аркылы да (бу шәһәрләрдә тукталыш ясап та) очарга мөмкин. Чакыручы як бу сәфәремнең маршрутын Рәчәй башкаласы аркылы көйләгән иде. Әмма (мөгаен, «Алла боерса» сүзен ныклап әйтмәгәнмендер) тәүге планнар шактый үзгәреп китте. Һава начар булу сәбәпле, Казаннан Аэрофлот самолеты Мәскәүгә соңга калып төште. Мин Астана рейсына өлгермәдем. Күпме очып та бер дә мондый хәлгә юлыкканым юк иде. Гаять зур, буталчык, терминаллар арасы шактый ерак булган Шереметьево аэропортында озаклап йөрелде. Минем кебек соңга калучы пассажирлар күп; оператив ярдәм күрсәтүчеләр янына барырлык та түгел, һәркайда чират. Ике-өч сәгать болганып йөри торгач, ахыр чиктә билетны бер тәүлектән соңга Астана рейсына көйләп бирделәр; аэропорттан артык ерак булмаган «Nowotel» кунакханәсенә юллама да тоттырдылар. Гадәттә, провинциядән килгән кунакларга Мәскәүнең бик исе китми; ул үзе сыйлаудан бигрәк, үзен сыйлаганны ярата. Бу юлы исә киресенчә булып чыкты (төфү-төфү, күз тимәсен!). Кунакханәнең бер кешелек, уңайлы, шактый затлы номерына урнаштырдылар, иртә, төш, кич — өч мәртәбә җаның теләгәнчә ашаттылар. Барысы да бушка. Мәскәүдә күп мәртәбәләр булсам да, мондый кадер-хөрмәтне күргәнем юк иде. Бу уңай белән күңелгә «Һавалар бозылып, рейслар ешрак тоткарланып торсын иде», дигән ярамаган уйлар да килде.
 
Мәскәү авиарейсы төнлә (гадәттә — 4 сәгатькә якын) очып Казакъстан башкаласына иртән иртүк килеп төшә. Тоткарлануым хакында чакыручыларга соңрак кына хәбәр итә алдым. Астана аэропортына мине каршы алырга килгәннәр. Казан кунагы юк. Борчылып эзләү башланган. Ахыр чиктә «Пассажирыгыз Мәскәү кунакханәсендә ял итә» дигән хәбәрне алганнар. Чыннан да, мин искәрмәгән-көтелмәгән шартларда Рәчәй башкаласында бер көн булса да онытылып ял иттем (һавалар бозылуның, авиарейслар тоткарлануының файдасы, әйбәт яклары да бар икән).
 
Ниһаять, 24 нче декабрь көнне иртүк Астана аэропортына килеп төштем. Көн бик салкын: 30 градус тирәсе. Каршы алып, әйбәт кенә (дүрт йолдызлы) кунакханәгә урнаштырдылар. Шул ук көнне гаҗәеп матур, зур Милли Академик китапханәдә халыкара тюркологик форум башланды. Анда фән, мәдәният, мәгариф, сәнгать әһелләре, чит ил кунаклары белән беррәттән, Казакъстанның хакимият вәкилләре (өч министры, президент аппараты хезмәткәрләре), күпләгән журналистлар да катнашты.
 
Мәгълүм ки, тюркология төрки халыкларның үткәнен һәм бүгенгесен, телен, сүз сәнгатен, гореф-гадәтләрен..., үзара һәм башка кавемнәр белән мөнәсәбәтләрен, кыскасы, аның яшәешен комплекслы өйрәнә.Ул Урта гасырларда ук оеша-шәкелләнә башлап, XIX—XX йөзләрдә шактый зур уңышларга ирешә. Гыйльми, мәдәни, этник, иҗтимагый-сәяси максатларны күздә тотып, хәзерге Казакъстанда тюркологиягә гаять нык игътибар ителә, бу юнәлештә бик күп эш-гамәлләр кылына, хезмәтләр языла [Дөрес, аларның кайберләрендә төрки атамасы астында казакъның ролен гадәттән тыш күтәрү, бу кавемне һәм аның илен төрки дөньяның төп үзәге, кендек-күчәре рәвешендә күрсәтүләр дә бар... Әмма, куанычка каршы, бу төр фикер-карашлар хәзергә азчылык урынны алып тора].
 
Казакъстан хакимиятенең «Тюркская цивилизация: от истоков к современности» исемле стратегик характердагы проектында, аеруча президент Н. Назарбаевның күптән түгел басылып чыккан «Семь граней Великой степи» («Олы даланың җиде кыры») мәкаләсендә дә тюркологик проблемалар мөһим урынны били, бу юнәлештәге эш-гамәлләр тагын да хуплана. Астанадагы тюркологик форум да илбашы куйган нәкъ әнә шул бурычлар яктылыгында оештырылган иде. Әүвәл Милли Академик китапханәдә бик тә тантаналы шартларда Бейсенбай Кенжебаев (1901—1987) һәм Немат Келимбетов (1937—2010) исемнәрен йөртәчәк. «TURKOLGY»залы ачылды [Аның лентасын кисү кебек шәрәфле вазыйфа без фәкыйрегезгә йөкләнде]. Бу ике зат — казакъ рухи тормышында тирән эз калдырган мөгътәбәр шәхесләр [Бейсенбай аганың хатыны Миңкамал —татар кызы. Галим безнең гыйлем ияләре, аеруча Мөхәммәд ага Гайнуллин белән аралашып тора]. Аларның әдәбият, фольклор, тюркология буенча күп санлы хезмәтләре бар. 35 яшеннән соңгы гомерен урын өстендә, инвалид арбасында уздырырга мәҗбүр булган Немат Келимбетов галим-тюрколог кына түгел, күренекле әдип, тәрҗемәче дә. Аның әсәрләре бигрәк тә автобиографик характердагы «Не хочу терять надежду» повесте (1988) күп төрле телләргә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителгән. Бу затның эшчәнлеге Казакъстанның рухи тормышында югары бәяләнә. Тюркологик конференциянең аңа багышлап уздырылуы да күп нәрсә хакында сөйли. Бу гыйльми мәсҗлестәге доклад-чыгышларның шактый өлеше Н. Келимбетовның шәхесе, күпкырлы эшчәнлеге турында булды.
 
Күптән түгел Алматының «Раритет» басмаханәсендә Ш. Ибраев. редакциясендә урыс, казакъ һәм инглиз телләрендә (өч китап булып) «Бөтендөнья тюркология тарихы»н [Тюркология. История всемирной тюркологии» — 448 с. ... «Turkoloqy». The History ofs Global Turkology». — 416 р.] шактый күләмле монография дөнья күргән иде. Д. Насилов һәм А. Дыбо (Мәскәү), К. Райхл (Бонн), Н. Рахмонов (Үзбәкстан), Рәмиз Әскәр (Азәрбайҗан), А. Кара (Төркия), А. Акматалиев (Кыргызстан), Ху Чжэyхуа (Кытай), Ш. Ибраев (Казакъстан) һәм Евразиянең кайбер башка билгеле галимнәре тарафыннан язылган бу җитди хезмәттә дөнья тюркология фәненең оешу-шәкелләшүе, үсеше, хәзерге торышы, төп үзәкләре, күренекле вәкилләре билгеле бер система рәвешендә шактый тулы яктыртыла. Күп кенә галимнәр фикеренчә, бу күмәк монография тюркология фәнендәге казанышларны бергә туплавы, гомумиләштерүе белән аеруча әһәмиятле. Анда шактый гына яңа фикер-күзәтүләр, кызыклы факт-мәгълүматлар бар.
 
Мәгълүм ки, тюркология буенча хезмәтләр гаять күп. Әмма аларның шактые географик яктан Төркия, Европа, элеккеге Рәчәй, СССР империяләре белән чикләнә. Бу китапта исә Кытайдагы тюркология тарихына, аның хәзерге торышына зур урын бирелә. Баксаң, Чин мәмләкәтендә бу фән нык үсеш алган икән: төрледән-төрле хезмәтләр, китаплар язылган, гаять мөһим ядкярләр нәшер ителгән. Мәхмүд Кашгарый сүзлегенең (1072—1074), Йосыф Баласагуни әсәренең (“Котадгу белек”, 1069) оригиналда, төрле тәрҗемәләрдә кат-кат басылуы үзләре генә дә күп нәрсә хакында сөйли.
 
Тәкъдим ителүче (презентацияләнүче) бу хезмәтнең «Казан тюркология мәктәбе» дигән бүлеге без фәкыйрегез тарафыннан язылган.
 
Аның шактый күләмле тексты 2016 елда аерым китап рәвешендә дә Казанда басылган иде. Күмәк монографиядә безнең язманың икенче өлеше (анысы да бераз кыскартылып) бирелгән. Шуны исәпкә алып мин аның Алматы басмасына кермичә калган тәүге өлешен «Предыстория формирования казанско-татарской тюркологической школы» исеме астында Астана форумына тәкъдим иткән идем. Һәм ул конференциянең махсус һәм саллы җыентыгында басылып та чыкты (30—40 битләр).
 
Кызганыч ки, урыс, казакъ һәм инглиз телләрендә дөнья күргән бу монографиянең тиражы бик аз. Шулай да мин аның бер данәсенКФУның Фәнни китапханәсенә дип алуга ирештем. (Аны инде кайту белән тапшырдым да.Үземдә бер данәсе бар).
 
«Тюркология» монографиясен тәкъдим итү (презентацияләү), нигездә, конференция белән кушылып барды. Аның эчтәлеге, яңалыгы, әһәмияте хакында бик күп уңай фикерләр әйтелде.
 
Миңа доклад өчен конференциянең пленар утырышында сүз бирделәр. Үз чыгышымда мин Казан татар тюркологик мәктәбенең аерым үзенчәлекләренә тукталдым. Шулай ук, аудиториянең үтенечен исәпкә алып, Пекинада Ч. Айтматов юбилее хакындагы тәэсирләрем белән дә уртаклаштым. Конференция кунаклары арасында кызыклы гына шәхесләр бар иде. Аларның кайберләре миңа электән теге яки бу дәрәҗәдә таныш. Шуларның берсе — москвич Георгий Пряхин — күренекле әдип. Ул миңа Мәскәүдә нәшер ителгән күләмле ике китабын да бүләк итте. «Личная версия» (2016. - 752 б.), «Екатерина Джугашвили встречается с сыном Йосифом» (2016. — 512 б.). Аларда, нигездә, соңгы дәвернең күренекле, билгеле затлары, реалистик вакыйга-хәлләр тасвирлана. Г. Пряхин Рәчәй башкаласындагы атаклы «Художественная литература» нәшрияты директоры. Ул милли әдәбиятларны яхшы белә. Аның ярдәмендә күп кенә төрки әдипләренең әсәрләре дөнья күргән. Казакъ язучылары да аны үз итә, якын күрә. Моннан берничә ел элек Алматыда вакытта аның классик язучысы Ә. Нурпеисов белән дусларча очрашуларына, туганнар кебек әңгәмә коруларына сокланып торган идем. Баку профессоры Рәмиз Әскәр Казанга да еш килеп тора. Роберт Миңнуллинның шигырьләрен тәрҗемә итүче, аның җан дусты. Ул да Астанада матур гына доклад сөйләде. Калын, мәһабәт гәүдәле, көчле тавышлы, күбрәк үзе генә сөйләргә, башкаларны тыңлатырга яраткан Әбүзәр Багиров (1954 елгы) хакында инде минем элегрәк тә ишеткәнем бар иде. Ул фән докторы, Мәскәү Халыкара мөнәсәбәтләр Институтының кафедра мөдире. Бу зат белән мин якыннанрак та таныштым. Аның миңа бүләк иткән «Московская азербайджанская литературная среда» монографиясе (М., 2017. — 336 б.) һәм «Поэты азербайджанцы-москвичи» антологиясе (М., 2015. —512 б.) гаҗәеп кызыклы, эчтәлекле. Бу басмалардан үрнәк алып безнең Мәскәүдә гомер кичергән яисә яши торган әдипләребез хакында да китаплар дөнья күрсә, әйбәт булыр иде дигән фикер дә туды. Астанада вакытта мин күптәнге танышларым Шакир Ибраев, Сәйит Каскабасов, Күлбәк Ергобәк, Куныпия Алпысбаев, Каербәк Кеменгер кебек казакъның билгеле затлары — профессорары белән да аралаштым, аларның кыйммәтле фикер-сүзләрен зиһенемә сеңдерергә тырыштым .
 
Казакъстанда уздырыла торган гыйльми чараларда иҗат әһелләре актив катнаша. Астанадагы тюркологик формуда да шактый гына әдип-шагыйрьләр күзгә ташланды. Мәсәлән, күренекле язучы, кинодраматург Смагул Елубиев (Алматылардан махсус килеп) утырыш-мәҗлесләрдә тел, милләт, әдәбият хакында чыгышлар ясады. Күпкырлы талант иясе (акын, чичән, әдип, драматург, кинорежиссер, рәссам, актер...), дистәләгән мактаулы исемнәргә лаек булган Баянгали Әлимҗанов [Баян Гали (1954 елгы)] үзе уйнап, кыргыз телендә «Манас»ны көйләве белән безне тәмам әсир итте. Бу мөхтәрәм зат безнең халыкны, әдәбиятны да яхшы белә. Роберт Миңнуллинны да телгә алып куйды. Татарларга багышланган берничә шигыре дә бар («Татар», «Чәкчәк», «Бер гомер»). Аларда безнең милләткә ихтирам рухы бөркелеп тора [Аның бу шигырьләре , Алла боерса, әле татарча да яңгырар дип уйлыйм]. Баян Галинең 2018 елда Астанада дөнья күргән «Түгел түрiк баласы. Баурлар җыры» җыентыгында төрки кавемнәргә багышлап язылган шигырьләре урнаштырылган.
 
Астанадагы тюркологик форум үзенең югары дәрәҗәдә үткәрелүе, мәгънәви эчтәлеге белән анда катнашучыларда җылы тәэсир калдырды. Аларның берсе буларак, мин бу гыйльми-мәдәни чараны оештыручыларга миңа анда катнашырга мөмкинлек тудыручыларга, иң беренче чиратта, Казакъстан Милли Академик китапханәсе директоры, фән докторы Умуткан ханым Муналбаевага (әнисе татар), аның ачык йөзле, тырыш хезмәткәрләренә, шулай ук язучы, нашир Рәйхан Маженкызына, Немат Келимбетовның улы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Кайрат әфәндегә һәм башкаларга ихласи рәхмәтемне белдерәм.
 
Ике-өч көнгә сузылган Астана сәфәре дә күз ачып йомганчы узып китте. Казанга кайтуның икенче көнендә үк (27 декабрьдә) Зәй шәһәренә юнәлдек. Капиталь ремонттан соң анда район Үзәк китапханәсе ачылды. Балкып торган матур бина, чын мәгънәсендә гыйлем, мәгърифәт, мәдәният учагы. Анда бик тә мәгънәле, күркәм кичә булды. Зәй районының җитәкчеләре катнашкан бу чарада Казаннан махсус чакырылган Рабит Батулла, Наил Дунаев, Фаяз Хуҗин, Геннадий Максимов, Хатыйп Миңнегулов кебек якташлары — әдип-галимнәр, сәнгать әһелләре дә чыгыш ясады. Бик тә җылы, истәлекле кичә булды бу.
 
* * *
 
Үзенең куаныч-шатлыклары, югалту-табышлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2018 ел да тарих куенына кереп, артта калды. Минем өчен шәхсән ул шактый тыгыз, борчулы һәм нәтиҗәле дә булды. Иң мөһиме — мин аны үз аягым, үз зиһенем белән йөреп уздырдым. Сәяхәт-сәфәрләр дә булып торды: биш чит илгә (Төркия, Таҗикстан, Финляндия, Кытай, Казакъстан) барырга, аларның башкалаларында, шулай ук Истанбулда докладлар сөйләргә туры килде. Мәскәү татарлары чакыруы буенча Рәчәй мәркәзендә бөек шәхесебез Гаяз Исхакый турында чыгышлар ясау да минем өчен бик истәлекле булды. Узган елда өч китабым (берсе — соавторлыкта) дөнья күрде. Татар, урыс, инглиз, кытай, казакъ, таҗик һәм кайбер башка телләрдә, илдә һәм чит мәмләкәтләрдә ике дистәдән артык мәкаләм басылып чыкты. Төрле гыйльми чараларда 25 доклад ясалган (шуларның 10 сы — халыкара конференцияләрдә). Мәктәпләр, төрле уку йортлары белән даими бәйләнештә торам. Радио-телевидение аша еш кына чыгышлар ясыйм. Иң әһәмиятлесе һәм куанычлысы шул: аз ставкага булса да, минем өчен бик тә якын, газиз университетта дәресләр бирүемне, булдыра алган кадәр студентлар белән эшләвемне, аралашуымны дәвам итәм. 5 докторантның [барысы да Казакъстаннан (Астана, Төркестан, Костанай, Павлодар калаларыннан)] фәнни җитәкчесе — консультанты булып торам. Узган ел мин Г. Ибраһимов исемендәге институтның «Мирасханә»сенә, Болгар Акадлемиясенең гыйльми китапханәсенә йөздән артык кулъязма һәм басма китап бүләк иттем. Аларның күпчелеге гарәп язуында һәм безнең рухи мирасыбызга кагылышлы кыйммәтле ядкярләр. 2018 ел минем өчен янә бер истәлекле вакыйга булды: соңгы елларда чыккан ике монографиям өчен миңа Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге премиясе бирелде (бөек мәгърифәтченең тууына 200 ел тулу көннәрендә).
 
Инде менә 2019 ел да (әкренләп тә, кызулап та) үз көннәрен ваклый башлады. Ул нинди булыр, нинди шатлык-кайгылар китерер — анысы Ходай Тәгалә кулында. Иминлеккә, яхшыга өметләник!
 
Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры
 
6. 01. 2019

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»