поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.04.2010 Авыл

“ИНТЕЛЛИГЕНТ”

Мактаулы кәләш туйда һава бозган, ди. Берәр түрәне, алдына-артына төшеп, бик-бик мактый башласалар, шундук шик уяна. “Алай ук түгелдер лә...” Кызганыч, гадәттә, бу мактауларның артында түрәнең шомлыкларын яшерергә маташу ята. Аның юньлесенең юньле икәне тешкә сыларлык мактамасаң да билгеле. Ютазы районы газетасының беренче битен шәхси мактау тактасы иткән район башлыгы да шундый шикләргә этәргән иде, юкка түгел икән.

“Ремонт ясамасалар, яхшырак булыр иде!

 

Ютазы авылындагы (ул район үзәге Урыссудан 15 чакрым ераклыкта урнашкан) ике катлы дүрт йортта яшәүчеләр фатирларына ясалган ремонт белән канәгать булмаулары хакында күптән әйтеп шалтыраталар иде. Үзләре янына килеп чыккач, зарларының урынлы икәне ачыкланды. Ремонтны сул аяк белән ясаганнар боларга. Ишегалдындагы асфальтны җимереп бетергәннәр. Ремонт урамнан күренгән якка ясалган, каршы якта стенада нигездән түбәгә кадәр бармак сыярлык ярыклар... Идәннәрен җимергәннәр, такталар биеп, салкын сызгырып тора. Һава йөри торган торбаларны дөрес сузмаганнар, кайбер фатирларда сөрем газы җыелып утыра, ә кайберәүләрнең фатирларына шул торбалардан тамчы тама икән.

 

Ничә кешедә булдым – барысының да җылыту системасы дөрес эшләнмәгән, торбалардан су тама. Ремонт узганнан соң, 15 мең сум түләп, торбаларны алыштырган кайберәүләр. “Ни өчен үзләренә дәгъва белдермәдегез?” – дип сорыйм. “Авыл җирлегенә дә барып зарландык, ремонт ясаучыларга да, әйтеп файда юк, алар барыбер бернәрсә эшләми, йортларны кабул иткәндә дә халыкны җыеп маташмадылар”, – дип сукранып сөйлиләр иде бер фатирда, журналистлар килгәнне ишетеп, Ютазы авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина килеп керде. “Миңа мондый дәгъва белдергәннәре юк”, – дип сөйләп китмәкче иде бу, фатир хуҗасы ялган сөйләүнең бик начар икәнен халыкчан сүзләр белән итагатьле итеп аңлатып биргәч, урамга чыгып сызды. “Моңарчы халыкның бу проблема белән мөрәҗәгать иткәне булмады”, – дип сөйләде безгә. Мин инде кемгә ышанырга да белмим – егерме фатир хуҗасынамы, әллә бер авыл җирлеге башлыгынамы? Һич икеләнмичә, шушы йортта яшәүче теләсә кайсы кешенең ишеген кагарга була – барысының да әйтер зары бар. Хәзер ремонттан риза булмаганнар имза җыя.

 

“Ишелмәгән бит әле!”

 

Ютазы халкының иң авырткан урыны – амбулатория. Берничә ел элек стационарны бетереп, амбулатория итеп калдырганда ук барчасы зар елаган булган. Ә хәзер анысы да ябылу алдында. Өч ел элек амбулаториянең түшәменнән су ага башлый. 2001 елдан бирле биредә җитәкче булып эшләүче Наилә Хөснетдинова башта үзенең җитәкчесе – үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ленар Хәлиуллиннан ремонт эшләтүне сорый. Тегесе хәл итмәгәч, проблеманы башка җитәкчеләргә дә җиткерә. Даулап йөри торгач, амбулаториянең түбәсен ремонтларга акча бирергә дигән карар пәйда була.

 

– Түбәнең проекты эшләнгән иде, аны ямап кына булмый, үзгәртеп корырга кирәк, – ди Наилә Хөснетдинова. – Ләкин район башлыгы ул проект өчен акча бирмәде. Ремонт бригадасының түбәне ямарга гына килгәнен белгәч, бер атна буе аларны эшкә җибәрергә рөхсәт бирмичә, тоткарлап тордым. “Эшләмәгез, начаррак кына була”, – дидем. Шулай килеп чыкты да...

 

Сүтеп корырга кирәкле түбәгә ямау салуның нәтиҗәсе шул – тагын да ныграк су ага башлый. Бер елдан соң бичара түбәгә кабат ремонт ясыйлар. Су тагын да матуррак агарга тотына.

 

Быелгы кышта амбулаторияне чын мәгънәсендә су баса. Бүлмәләр, коридорлар чиләк-ләгәннәр белән тула, хәтта электр щитлары өстеннән су агып утыра. Әйтсәң, кеше ышанмас дип, амбулатория хезмәткәрләре шушы күренешне видеога да яздырып алалар. Соңрак, ток сугып, кеше үләр дип куркып, икенче катны электр челтәреннән өзәләр.

 

– Стоматология кабинеты эшләүдән туктады. Физкабинетны дә ябарга туры килде, җиһазларны аскы катка ташыдык. Анда эшләүче шәфкать туташы, берәрсен ток сугып үтергәнче дип куркып, эштән китте... Хатын-кызлар бүлмәсен дә ябарга туры килде, чөнки бер авырлы хатынны караганда врач белән икесе өстенә түшәмнән бер кисәк җимерелеп төшкән...

 

Туктаусыз су агу сәбәпле, бина акрынлап җимерелә башлый, штукатура, стенага беркетелгән электр приборлары кубып төшә. Физкабинет бүлмәсендә авария куркынычы туа – тышкы ягындагы плитәләр, кирпечләр куба, тәрәзә өстендәге блок ярты кирпечтә генә эләгеп тора башлый.

 

Ремонт ясыйм дип сикереп төшкән кеше күренмәгәч, Наилә ханым тагын да активлаша. Бөтендөнья татар конгрессының вәкиле һәм район хатын-кызлары берлеге рәисе булуыннан да файдаланып, җитәкчесенең тыюына да карамастан, төрле кабинетларга йөри башлый, депутатларга, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә. 17 февральдә Ютазыдагы авыл җыенында ремонт мәсьәләсен күтәреп чыга. Район хакиме Алмас Сәхапов проблеманы урынында ук “хәл итә” – трибунадан “мөдирне эшеннән алырга” дигән боерык яңгырый. “Ишелмәгән бит әле, – ди башлык. – Ишелсә, амбулаторияне ябып куярбыз”. Наилә ханымны авылдашлары яклап чыга. Кирәксә, кирәкмәсә дә үзен “интеллигент” дип атарга яраткан Алмас Сәхапов монысына: “Сөйләшә белмәгән авызга караганда, т... белмәгән к... яхшы”, – дип җавап бирә. Шуның белән җыен тәмам, проблема чишелде дип игълан итәләр.

 

Берәү булса, эшемнән куарлар дип куркып, җитәкчеләргә койрык болгый башлар иде. Ләкин Наилә ханым андыйлардан түгел. Авызына су кабарга уйламый да. Проблеманы 26 февральдә узган район советы сессиясендә күтәреп чыга. “Анда бит Казаннан килгән вәкилләр, Дәүләт Советы депутатлары да бар иде, безнекеләр булмаса, алар ишетер, дидем”. Кайбер депутатлар Наилә ханымны яклап чыга, ләкин Алмас Сәхапов: “Бу сорауга җавап бирдем инде”, – дип, сөйләргә ирек бирми. Ә 1 мартта Наилә Хөснетдинованы районның баш табибы чакырып ала һәм амбулатория мөдире вазыйфасыннан азат ителүе хакында белдерә.

 

Амбулатория халыкка кирәк!

 

Сарман районыннан килеп, гомерен шушы авыл халкын дәвалауга багышлаган Наилә ханым барыннан да бигрәк “проблеманы хәл итеп китә алмадым” дип борчыла.

 

– Амбулатория бу авылга гына түгел, барлыгы өч мең ярым халык өчен кирәк. Ул бит миңа эш урыны буларак кирәк түгел, түрәләр шуны аңласын иде. Минем беләнме, миннән башкамы, ул халыкка кирәк. Ничә ел эшләп, безнең амбулаториядә гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде, балалар үлеме юк, ул яктан безне тәнкыйтьләүче булмады.

 

– Хәзер авырулар кая бара?

 

– Курыкмаганнары амбулаториягә йөри. Машинасы булганнар 15 километр ераклыктагы Урыссуга бара, ләкин анда чиратлар бик зур... Башкортостанның Октябрьский шәһәренә йөриләр. Бүгенге заманда шушындый хәлдәге социаль объектлар булу бер дә матур күренеш түгел, шуны түрәләр аңламый... Дөрес, үземнән дә җаваплылыкны төшермим. Миннән соң шушындый амбулатория кала, бу проблеманы хәл итеп китә алмадым, минем дә гаебем бар...

 

Ремонт артыннан йөри торгач, шундый нәтиҗәгә килдем – түрәләр дип аталган машинаны урыныннан кузгату мөмкин түгел. Аны селкетергә маташкан кешеләрне эшләреннән куып, проблеманы хәл итәләр. Районда андый гына акча бар. Теләк юк.

 

Наилә ханым мөдирлектән куылуының төп сәбәбе итеп ремонт даулавын саный. Дөрес, моңарчы баш табиб белән бер конфликтка кереп алган булган. Үзәк сырхауханә җитәкчелеге, Ютазыда амбулатория бар дигән булып, бу як авылларга “Ашыгыч ярдәм” машиналарын җибәрүне тыярга дигән карар чыгара. “Оптимизация”. Амбулатория хезмәткәрләре дежур торып, “Ашыгыч ярдәм” функциясен үтәргә тиеш була. Кыскасы, болай. Табиб эшенә бара, өенә кайта, ләкин ул әле дежурда санала. Берәр әбинең хәле авыраеп киткән икән, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында телефон аша “Ашыгыч ярдәм”не түгел, дежур табибны чакыртачак. “Дежур” үз техникасы белән барып дәваласын.

 

Амбулаториягә караган кайбер авыллар Ютазыдан 7-8 километр ераклыкта. Мондый җаваплылык өчен табибларга бернинди өстәмә түләү каралмаган. Хезмәткәрләр дә, Наилә ханым да бу фәрманга каршы чыга. Районда тулы бер штат “Ашыгыч ярдәм” ни өчен кирәк, алайса? Ютазы амбулаториясе табибларын район прокуроры да яклап чыга, баш табибның әлеге фәрманын законсыз дип табалар. Бу тарихны тыңлагач, Наилә ханымны эшеннән куганда районның баш табибы артык нык хәсрәтләнеп, вөҗдан газаплары кичермәгәндер дигән уйга килдем.

 

“Түбәгә менеп кар көрәсеннәр

 

Ютазы амбулаториясенә килеп керүгә үк, проблеманың түбә тишек булуда икәнлеге күренеп тора. Бинада гына түгел, районда да... Су инде беренче катка ук төшеп җиткән, икенче этажда ләгәннәрне алыштырып өлгермәгәннәрме, әллә су стена буйлап акканмы? Буяулары кырылып беткән такта идәннәр, штукатуралары купкан стеналар... Инде евроремонт ясалган амбулаторияләр күреп ияләшкәнгәме, бу медицина учреждениесе түгел, абзар булып тоела. Электр булмау сәбәпле, бөтен җиһазлар эшләүдән туктаган, суыткычлар ишекләрен ачып сәлам биреп утыра. Монда даруларны ничек саклыйлардыр?

 

– Җиһазларны стерилизация өчен район үзәгенә – унбиш километрдагы Урыссуга җибәрәбез, – дип аңлатты амбулаториянең завхозы Әлфия Вахитова.

 

Хәер, Ютазыда проблемаларны оригиналь хәл итүгә ияләнеп беткәннәр, ахры. Район башлыгы да үзенчәлекле фикер иясе бит.

 

– Түбәдән су ага дигәч, район башлыгы Алмас Сәхапов, табиблар түбәгә менеп кар көрәсеннәр, диде. Ярар, кышын көрәрбез ди, ә язгы бураннар вакытында нишләргә, түбәдә дежур торыргамы? Ә җәен зонтиклар белән түбәдә басып торырга тиеш булабызмы?

 

Кем белән генә сөйләшмә, барысы да район башлыгының авыл җыенында әйткән “матур” гыйбарәсен искә төшерә.

 

– Район башлыгы бөтен гомерен шушында авыруларны дәваларга багышлаган Наилә Хановнага алай әйтергә тиеш түгел иде, – диде Әлфия ханым да. – Трибунадан эшеннән алырга дип әйттеләр, алып та ташладылар. Проблема бик куркыныч бит, бездә икенче Оренбург кабатланырга мөмкин (2008 елда Оренбург өлкәсендә мәктәп ишелеп, биш бала үлгән иде). Килүчеләр ярты кирпечкә эләгеп торган блокны карыйлар да, ах та ух киләләр, ә ремонт ясыйм дигән кеше юк.

 

Ютазы халкы амбулаторияне ябып куярлар дип курка. Ул хакта сорасаң, дөрт итеп кабынып китәргә генә торалар. Амбулаториягә килгән авырулар бөтенләй ярсу.

 

– Ярар, стационарны яптылар, хәзер чирле кеше унбиш километр ераклыктагы Урыссуга барып ятарга тиеш. Әле анда сине көтеп тормыйлар, үз авырулары да су буе чиратка тезелгән. Бездә бит өлкәннәр күп, монысын да япсалар, нишләрбез? Кая барырга тиеш без? Элек стоматолог та бар иде, хәзер теш сызласа, керер тишек тапмассың...

 

Амбулатория каршында гына яшәүче Варис Шәрифуллин теге мәгълүм җыенда актив катнашкан икән. Ремонт хакында бик бумаланып бәян итте:

 

– Анда бит орден-медальле ветераннар да утыра иде. Район башлыгы ул сүзләре белән бөтен халыкны мыскыл итте. Бер кешене генә түгел!

 

Районда бу амбулаторияне ремонтларлык кына акча барлыгын да аңлатып күрсәтте Варис бабай.

 

– “Самообложение” дигән булып салым җыялар. Башта кеше башыннан 20 тәңкә иде, аннары 50 сум булды. Быел, имеш, аз, халык теләге буенча дип 100 сум җыя башладылар. Мин әби белән аена 200 сум түлим! Имеш, шушы акча урамны яктыртырга тотыла. Урам чатында да ут янмый, асфальтның эзе дә юк, ул акча кая китә торгандыр?

 

Мин дә шуны уйлап куйдым. Ютазыда ике мең ярым кеше яши, һәр кеше ай саен йөз сум түли башласа, 250 мең сум була түгелме соң? Елына 3 миллионга якын җыела! Амбулатория түбәсен ремонтларга 1 миллион ике йөз мең кирәк ди... Ә бабай тетә генә:

 

– Җыенда нигә газ, су бәяләре арта дигән идек, район башлыгы, ул минем эш түгел, базар шартларында яшибез, ди. Тегесен сорасаң да шулай ди, монысын сорасаң да. Мин шунда аңа: “Ә нигә район башлыгы кирәк соң безгә, бернәрсәне дә хәл итә алмыйсыз икән?” – дигән идем, ошатмады.

 

Стационарны яптылар, “Ашыгыч ярдәм” килми. Берәүгә пычак белән кадаганнар иде, машина килмәде. Бер “Ашыгыч ярдәм” кайсыдыр авылга киткән булган, икенчесе Яшел Үзәнгә. Нишләгәндер ул анда? Ә калган алты машина тик тора. Беркем дә килмәде, үлде. Берәү дә җавап бирми шуңа. Бөтен кеше чыш-пыш район башлыгын сүгә, кычкырып әйтергә куркалар. Хәер, әйтәсең икән, эшеңнән куалар. Әле базарда ике әби сөйләшеп тора, берсе район башлыгына, су кертегез, дип сорап барган икән, әби, нигә сиңа су, үзеңнекен яшәгәнсең бит инде, дигән. Менә шул булдымы сүз?

 

Фермер Раил Гәрәев авыл җыенында су мәсьәләсен күтәреп чыккан. Ютазы районы “Водоканал”ы ни өчен шәхси кулларга сатылган дигән сорау би-ик күпләрне кызыксындыра. Бөтен районның су һәм канализация челтәрен нибары 25 миллион дип бәяләгәннәр. Сатып алучы табылмаган дигән сылтау белән, имеш, район башлыгы тапкан инвесторга 6 миллион сумга сатканнар. Инвестор дигәннәре инвестицияләр тыгып мәшәкатьләнми, тарифларны күтәрү белән шөгыльләнә башлый. Ютазы тау итәгендә утыра, су чишмәләрдән агып төшә. Барысы да совет елларында төзелгән. Чыгымнар – минимум, бәя – максимум.

 

– Казанда шәһәр буйлап кудырылган суның да бәясе 8 сум. Бездә таудан агып төшкән суның хакы 35 сум. Мондый бәя бер җирдә дә юк, Африкада булса гына инде, – ди фермер. – Район башлыгы “сез аз, шуңа күрә су кыйммәт” ди. Ә нигә Бөгелмә, Азнакайда арзан? Аларда суны скважиналардан кудыралар, барыбер арзан, Ютазыда таудагы чишмәләрдән агып төшә. Чистартылмый, бернәрсә эшләнми. Мин җыенда шулай дип әйттем, шуны кемдер газетага язып җибәргән. Бу мине чакырды да, син оештыргансың, ди. Әллә нинди сүзләр белән сөйләшеп киттек... Бигрәк ачу саклый торган кеше, дүрт тапкыр районнан комиссия килде, берни таба алмыйлар, тагын киләләр, тагын җибәрә глава... Каршы чыксаң, сытып үтерә, беләсеңме... Районда хуҗалыкларны берләштерәләр. Кушылгач, аларның маллары күбәергә тиеш бит инде? Ә бездә берләшкәннән соң маллар азая. Менә шундый арифметика... Инде дүрт авыл шулай юкка чыгып бара, үлгәннәрне күмәргә кеше табып булмый...

 

“...Ничек бар, шулай әйттем

 

Фермер яныннан бик авыр уйларга чумып киткән идем, районның баш табибы урынбасары Юлия Әскәрова куандырды. Барысы ал да гөл, ник килгәнмендер дип уйлый башладым.

 

– Бина авария хәлендә түгел. Моңарчы халыктан жалулар булмады. Электрны ялгаячакбыз. Ә май аенда ремонт башланачак. Район бюджетыннан миллион ике йөз мең сум бүлеп бирелгән, якын арада эш башланачак.

 

Менә бит ничек яхшы! Ләкин Ютазы районында төрле түрәдә төрле мәгълүмат икән. Кайсына ышанырга белмәссең... Хакимияттә эшләүчеләр куштанланып, ә Ютазы халкы куштырнаклар эчендә “интеллигент” дип йөргән Ютазы районы башлыгы Алмас Сәхапов белән сөйләшкәч, амбулаториядә кайчан да булса ремонт ясалачагына бөтенләй ышаныч юкка чыкты. Ул иң башта Ютазы авылы җыенында барлык халык алдында әйткән сүзләреннән баш тартып маташты:

 

– Ютазы амбулаториясен ябаргамы-япмаскамы дигән сорауны күтәргәнем булмады. Бу сорауны дөрестән дә амбулаторияне ябарга теләгән халык күтәрәдер, бәлки? Түбәне үзгәртеп корырга кирәк, аның проекты дөрес булмаган. Кайчан акча биреләчәк, дисәгез, әйтүе кыен. Бюджетта моның өчен акча каралмаган. Бөтен ышаныч өстәмә керемнәрдә. Шуңа күрә ярты ел нәтиҗәләре буенча, керемнәр була калса, июльдә нәрсәдер әйтеп булыр.

 

– Баш табиб урынбасары, район бюджетыннан Ютазы амбулаториясендә ремонт үткәрү өчен миллион ике йөз мең сум бүлеп бирелгән, дип әйтте.

 

– Юк. Миллион ике йөз мең бүлеп бирелмәгән. Ул акчаны табарга кирәк. Бюджет оешмаларын ремонтлау өчен быел бюджеттан бер тиен дә акча бүлеп бирә алмадык.

 

– Сезнең фәрманыгыз белән амбулаториянең мөдире эшеннән куылган, диделәр.

 

– Мин белмим... Аның җитәкчесе – үзәк сырхауханәнең баш табибы, аны куганнармы-кумаганнарымы, аңардан сорарга кирәк. Бу минем компетенциядә түгел.

 

– Сез аңа бик тупас җавап биргәнсез дип ишеттем.

 

– Ә ул нәрсәне күз алдында тотып әйткән соң? Минем беркайчан да авыл җыеннарында тупас сүз әйткәнем булмады. Аеруча хатын-кызларга. Районда беркем дә минем хакта халык белән үзен тупас тота дип әйтмәс...

 

– Ә шулай да мөмкинме, мин сезгә җыенда ни дип әйткәнегезне исегезгә төшерәм?

 

– Кирәкми, сүзнең нәрсә хакында барганын якынча чамалыйм... Чөнки ул вакыйгадан соң бер кеше дәгъва белдерде, халык мин әйткән гыйбарәгә үпкәләгән, диде. Ләкин бу тупас гыйбарә түгел, татар халкының мәкалеме, әйтемеме, нәрсә икәнен төгәл әйтә алмыйм. Мин шуны кабатладым гына.

 

Ни өчен әйттем, чөнки авыл җирлеге башлыгы хисап тотты, нәрсәләр эшләнгәнен сөйләде. Аннары бер кеше баса, икенчесе – барысы да бернәрсә эшләнмәде, нәрсәгә безгә хакимият кирәк дип сөйли. Авыл башлыгы сөйләгән бөтен әйберне юкка чыгардылар, пычраттылар. Шуңа күрә үзебезнең татар халык мәкален искә төшердем. Аның мәгънәсе – кайчак сөйләшкәнче, дәшми торуың яхшырак. Алай итеп тә әйтеп була иде, ләкин мин ничек бар, шулай әйттем. Оятсыз сүзләр дә әйтмәдем, берәүне дә кимсетмәдем. Бу сүзләр дә конкрет кемгә дә булса карата түгел иде.

 

Район башлыгы “Ютазыда яхшы әйберләр дә эшләнә” дип, күп мисаллар китерде. Сырхауханә бинасы төзелгән, спорткомплекс, чистарту корылмаcы... Бу объектларның Сәхаповка кадәр район башлыгы эшләп бетереп диярлек калдырганын районда гына түгел, мин дә беләм инде, бүлдермичә тыңлап утырдым. Ә менә башлап эшлисе булгач, Ютазы амбулаториясен рәтләп чыгарга өч ел буена миллион ике йөз мең сум таба алмауны аңлау кыенрак.

 

Дөрес, район башлыгы төзегән объектлар да бар Ютазыда. Әйтик, бюджет көче белән төзелгән һәм район башлыгы тарафыннан приватизацияләнгән коттедж. Бу йортның нинди икәнен сурәтләп тору кирәк түгелдер дип уйлыйм, чөнки аның матур икәнен иң гадел жюри бәяләгән. Район хакимияте ике ел рәттән “Иң матур ишегалды” конкурсы үткәрә. Шушы бәйгедә район башлыгы Алмас Сәхапов ике ел рәттән беренче урын алып килә. Җиңүче буларак, үз урынбасары – район башлыгы урынбасары кулыннан төп призны – акча тутырылган калын конвертны ала. Ә “Иң матур йорт” конкурсында икенче урынны һәм аз гына юкарак конвертны ике ел рәттән районның башкарма комитеты рәисе Виктор Кукунин алып бара. Үзләре оештырган конкурста үзләрен җиңүче дип атарга ничек бераз читенсенмиләр – анысын адәм аңларлык түгел.

 

Әле бит өстәвенә бу җиңүләр икеләтә гадел түгел. Район җирендә барысы да кемнең ничек эшләвен белеп тора. Башкарма комитет рәисенең хәләл җефете яшелләндерү белән шөгыльләнүче бюджет учреждениесендә җитәкче булып эшли. Урыссу бистәсен матурларга дип бирелгән акчалар район башлыгы һәм башкарма комитет рәисе ишегалларында чәчәк атмый микән дигән сорауга ачык җавап ишеттем. Документларым булмау сәбәпле, ул сорауга җавап тапсам да, әлегә яза алмыйм.

 

P.S. Наилә ханым әлегә отпускта. Инде хәзер мөдир булмаса да, барыбер Ютазы амбулаториясенә ремонт ясату артыннан йөриячәген әйтте. Дөрес, “Ак йортта” (монда хакимият бинасын шулай атыйлар) хатын-кызлар берлеге рәисеннән дә алып ату турында сүзләр әйтелгән. Ләкин Наилә ханым бирешергә җыенмый:

 

– Элек-электән патшалар юллар салган, сырхауханәләр төзегән. Хакимият эше – сырхауханәне җимерү түгел, ә аны салдыру. Ә бу булганны җимерә. Әле әйтсәң, ачулана. Әйтмәскә куша. Минем сүзем шул...


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 15 | 16.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»