|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2019 Җәмгыять
Казанда агач башында кысылып калган баланы коткарыр өчен МЧС чакыртканнар (ФОТОлары бар)Уен дигәндә бала-чага кая гына менми дә, кайда гына кысылмый. Кичә 26 гыйнвар көнне Казанның Мусин урамы 59Б йорты янындагы балалар уйнау мәйданчыгында бер малайга ярдәм кирәк була. 11 яшьлек малай агач башына менгән дә, ике ботак арасында аягы кысылып калып, кире төшә алмаган. Моны күргән кешеләр МЧС хезмәткәрләрен чакыртканнар. Урамда бик салкын иде ул көнне. Коткаручылар тиз арада килеп җитә һәм эшкә керешә. Махсус кораллар белән ике зур ботакны аералар һәм шук малайны агач тозагыннан азат итәләр. Бала ата-анасына тапшырыла. Татарстан МЧС хезмәте фотолары
--- |
Иң күп укылган
|