поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2019 Җәмгыять

"Имеш, яңа туган баланы чүплеккә ташлап, ул начарлык эш­ләмәгән, ач хәерче белән ил тулган, берсе кимегәннән җир убылмас, янәсе..."

Телевизорда нигә шулкадәр авыр тәэсир итүче, тискәре тапшырулар күрсәтәләр икән ул? Халык, тәмам туеп, интернетка күчсен өчен дияр идең, кызыксынып эзләнгән кешене анда тагын да яманрак эшләргә өйрәтәләр. Үзебезнең тирәдә дә башка сыймаслык җинаятьләр эшләнеп тора. Берничәсен телгә алып китәм.

К. һәркөнне иртә-кич өч чакрым араны йөгереп узып, бераз саф һава сулап кайта. Вакыйга буласы кичне дә шул ният бе­лән паркка йөгерергә чыга. Сукмак буйлап аз гына үтүгә, колагына бала елаган тавыш ишетелә. Янә­шәдәге эскәмиядә кеше утырганы күренми, бер төргәк кенә ята. Якын­рак килеп иелеп карагач, аптырап китә: төргәктә әле генә туган кып-кызыл битле бала елап ята! К. як-ягына борылгалап, эндәшеп караса да, җавап бирүче булмый. Баланы алып, полициягә барудан башка чара калмый. Хатынның үзеннән шикләнеп сорау алулар һәм табиб тикшеренүләре үтүен ул бик читенсенеп сөйләде. Хәер, бала таш­лаган хатынны, шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын ярдәмендә бик тиз табалар. Беркайда да эш­ләмәүче, әнисе белән кеше фатирында гына торучы кыз бу адымга чарасызлыктан баруын әйтә. Алар әнисе белән бер үк вакытта диярлек эшсез калганнар икән. Тулы гәү­дәле кыз авырлы икәнен белеп, эчендә бала тибенә баш­лагач, эчен кысып бәйләп, иркен тегелгән күлмәк киеп йөрүгә күчә. әнисенең башы бүтән нәрсә бе­лән каткан, көне-төне эш эзли, интернетта казына. Тагын бер айга җитәрлек кенә акчалары калуын, анысының да ипи белән кефир эчеп торсалар гына җитә­чәген уйлап, башы сызлый башлый. Кыскасы, баласының эчке халәтен түгел, үзенекен дә аңларлык хәлдә булмый. Бала даими буылып йөри торгач, җиде айдан кызның тулгагы башлана. әнисе бер оешмада эш табып, урнашу тәртибе белән танышырга дип өйдән чы­гып киткән була. Бала исән килеш туа. Кыз үзе кендеген кисеп, баланы төрә дә, үзләре янындагы паркка чыгып китә. Эскәмиядә ялгыз утырган хатын янына килеп утыра. Бу хатын аннан баласын нишләп арбага салмыйча күтәреп йөрүе белән кызыксына. Теге-бу сораулар биреп караса да, кызның бернинди җавап бирмичә утыруына аптырап, торып китеп бара (полиция со­ңыннан аның сүзләре буенча ясалган фоторобот ярдәмендә кызның эзенә төшә).
 
Баласын ташлаган яшь хатын судта елый-елый менә ниләр сөйли:
 
— Эшемдә бер егет бе­лән таныштым, ул да минем кебек һөнәрсез, әле генә 9 класс тәмамлап килгән иде, — ди. — Без яшел­чәләр аралап тордык. Эштән бушаган вакытларда аның фатирында очраштык, якынлык кылдык. Аннан соң мин гел башым әйләнеп, күңел болганып интектем, эшләү бик авыр булганлыктан, эшемне ташладым. Аннан авырлы икәнемне белгәч, егетем янына барып хә­лемне аңлаттым. Тик ул балага үзенең бернинди катнашы булмавын, дуслашып йөргән кызы барлыгын әйтте. Аның көне-төне эчеп яткан әти-әнисенә сөйләүдән файда булмаячагын аңлый идем. әнигә дә сөйләргә курыктым, чөнки соңгы вакытта матди хәлебез бик авыр, акчабыз ипи белән сөткә генә җитә иде. Мине бу хәлдә бернинди эшкә алмаячаклары билгеле иде, бала да алып кайтсам, әни мине кыйнап им­гәтәчәк иде, чөнки холкы кы­рыс, усал. Баланы гел ныклап кысып, эчемне бу­ып йөргәч бәлки үле килеш туар дигән идем, ул тере килеш туды, үтерергә кулым күтәрелмәде. Утыргычта ялгызын калдыргач та мин аны ташлап китмәдем, агач артына качып, табып алганнарын көтеп тордым. Бер яшь хатынның алып киткәнен күргәч кенә өйгә кайттым. Юынып, өстемне алыштырдым, пычранган кием, чүпрәкләрне әй­бәтләп юып, өйне җыеш­тырдым. Бик соң кайткан әни, миңа күтәрелеп тә карамыйча, чәй эчте дә, ятып йоклады. Эшкә урнашып кайткан булган, иртүк тагын чыгып китте. Мине полиция бер ай үткәч ке­нә тапты. Хәзер алда мине ни көтә — белмим. Тик мин бу адымны ки­ләчәктә баламны тәрбияләргә бернинди өметем булмаганга эшләдем. Мин аны үтермәдем...
 
Шушы вакыйгага охшаш тагын берсен язам. Чаллыда чүп түгәргә чыккан хатын контейнерларның берсендә көчек шың­шыган тавыш ишетеп, актарынып, бер пакет тартып чыгара һәм чактан гына аңын югалтмый: кара төс­тәге чүп пакетында әллә елаудан, әллә туңудан тавышы беткән ярымшәрә бала ята! Кендеге дә юньләп кипмәгән баланы нәрсә эшләтергә белми аптырап торган хатын янына кешеләр җыела башлый. Шунда бер ир баланы хәзер үк якындагы больницага алып барырга кирәклеген, үз машинасында озатып куя алуын әйтә. Бәхетсез сабыйның үзенә күрә бәхете бар икән: көз ае булса да, әле дә ярый көннәр җылы торган, әле дә ярый машина килеп чүпне алып китмәгән!
 
Баланың әнисен эзләргә тотыналар. Күршеләренең ярдәме белән ике айдан эзенә төшәләр. Ул шул ишегалдындагы йортларның берсендә яшәүче ике бала анасы булып чыга. Тәртипсез яшәп, балага кемнән узганын да белмәгән анага өченче бала бөтенләй кирәк булмый. Аны өйдә тудырып, кеше-кара күргәнче чүп контейнерына ташлау турында ул алдан ук планлаштырып куя. Ике баласын авылда яшәүче әнисе янына кайтарып куя. “Эшкә урнашып йөрим, балаларны карарга кеше юк”, — дигәч, әнисе риза була. Кызының нинди этлек эшләргә җыенып йөрүе башына кереп тә чыкмый. Хатынның фатирында һаман эчү мәҗлесләре уздырып ятуыннан гарык булган күршеләре, бервакыт монда бала елаган тавыш ишетеп, аптырап китәләр. Аннан берәрсе яшь бала белән кунакка килгәндер дип уйлыйлар. Күршеләре күреп тора: бу көннәрдә эчеп, кәеф-сафа корырга дип килгән ирләр, ишекне ачтыра алмыйча, борылып китәләр. Ә бала елавы әле өч көн дәвам итә. Чүплектән бала табылгач та алар әле бу вакыйганы полициягә барып әйтмиләр. Ике бала тәрбияләүче ана шундый вәхшилек эшләр дип баш­ларына да китермиләр. Эзләнүләр бер айдан туктала, хатын исә тагын элекке шөгыленә әйләнеп кайта, исерекләр өере белән аракы эчүен дәвам итә. Күршеләре бе­лән низагка керә. үзен полиция эзләгәндә дә бернигә исе китмәгән кыя­фәттә йөри бирә. Подъезд төбендә, исерек баштан, ташланган теге баланың үзенеке икәнен әйтеп шаркылдап көлә. Беренче юлы хатыннар аның сүзенә игътибар да итми­ләр, 40 яшенә җитеп, ике баласын да бик соң тапкан ялгыз хатын шундый ахмаклык эшләр, ирсез тагын балага узар дип уйламыйлар. Ләкин хатын, лаекыл исерек кө­енчә, баланы тагын телгә алгач, участковыйга чылтыратып, хәлне сөйләп бирәләр. Полиция хатынны кулга алгач, аны табиблардан тикшертәләр һәм алар хатынның моннан ике ай чамасы элек бала табуын әйтәләр. Судта ике баласын дәүләткә тапшырырга дигән карар чыгарып, аларны Балалар йортына алалар. Судта ул үзенең исерек килеш ялгышлык белән генә балага узуын, табу нияте башыннан ук булмавын, өйдә баланы төшеү өчен ике тап­кыр дару, үләннәр эчү­ен, лә­кин баладан котыла алмавын, эшсез булуын, балалар пособиесенә генә яшәвен әйтә. Имеш, яңа туган баланы чүплеккә ташлап, ул начарлык эш­ләмәгән, ач хәерче белән ил тулган, берсе кимегәннән җир убылмас, янәсе...
 
Шунысы гаҗәп, хатын үзенең вәхшилеген “шәп” сәбәп белән аклый: балаларымны барыбер кеше итә алмас идем, ач хәерче үрчеткәнче, беренче ике баламны да чүп савытына атасы булган ди. Монда инде кемне күбрәк гаепләргә икәнен белгән юк: дәүләтнеме, әллә хатыннымы? Нигә безнең илдә ире-хатыны егылып эчә, нигә бездә бала үстерү бер бәлагә әйләнде соң? Бала тәрбияләүче аналар (күбесе эчми) нигә ач яшәргә тиеш? Сораулар бик күп, җавап бирүче генә юк. Ул хатын җәзасын алыр, тик моның белән аналарга-балаларга бәйле вәзгыять үзгәрерме соң?
 
Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА.Мамадыш районы,Ямаш авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.01.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»