|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2019 Җәмгыять
Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләрБашкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр. «Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлар төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, ул 2010 елның 23 сентябрендә Уфада өеннән чыгып, Ягодная Поляна бистәсенә таба юнәлгән. Кызның билгеләре: карап торышка 20-22 яшьтә, таза гәүдәле, буе 175-180 сантиметр, зәңгәрсу-соры күзле, нечкә иренле, аксыл чәчле, дип яза Татар-информ.
Ул югалган көнне кара төстәге джинсы, алсу күлмәк, балеткалар, аклы-каралы шакмаклар төшкән бәйләнгән җиңле зәңгәр плащ кигән иде.
«Әгәр кызны күрүчеләр булса, 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19 («Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасының кизү номеры) телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать иткән волонтерлар гражданнарга.
Фото: группа РОО "Поиск детей - Уфа" (Башкортостан)
--- |
Иң күп укылган
|