поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.04.2010 Мәдәният

УЛ БЕЗНЕҢ АВЫЛНЫКЫ...

Ркаилне беләм дип йөрим тагын... Чынлап та беләм кебек инде югыйсә – ничә еллар бер Казанда – татарның журналистика, әдәбият, мәдәният казанында кайныйбыз. Университет чорыннан ук танышбыз, утыз елга якын, димәк.

Шул гомердән бирле ул әллә ничә шигырь, проза китаплары чыгарды. Заманында комсомолдан куылуына да карамастан, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясен алды. Каһарман шагыйребезнең чабуына ябышкан комсомол белән үзара мөнәсәбәтләрен Ркаил Зәйдулланың "Премия" исемле язмасын укыган кеше хәтерлидер. Әле берничә ай элек кенә дөнья күргән "Ташка ордым башны" китабына да керткән аны автор. Ркаилне беләм дип йөрим тагын, дип сүз башлавым да нәкъ шул яңа китапка бәйле. Ник дигәндә, хикәяләрен һәм эсселарын укып чыккач, кайберләрен – яңабаштан, алар журналларда, газеталарда басылганнар иде элегрәк, – әнә шундый нәтиҗәгә килдем мин: беләм икән Ркаилне. Дөресрәге, тыштан гына беләм икән. Һичбернәрсәгә исе китмәгән кыяфәт чыгарып, кемсәләрне хәтта төксе чырае, астан сөзеп караучы күзләре, кызыл киң йөзе, калын гәүдәсе белән өркетебрәк тә йөрүче бу ир-атның күңел күзе бигрәкләр дә күпне күрә, йөрәге бигрәкләр дә ярсу, хисчән икән бит! Зәйдулла күп белә, күп укый, дәлилләре белән һәр елак фикерне егып кына бара. Мескенлекне яратмый. Аннары һәр укыганын, һәр ишеткәнен-күргәнен хәтер сандыгының киштәләренә тәртипләп салып бара белә бугай ул. Системалы фикер йөртә, ягъни мәсәлән. Шуларны тойган-аңлаган хәлемдә дә, яңа китабын укып чыккач, гаҗәпләнүдән әле һаман да айный алмыйм. Ничек бу кадәр дә төгәл итеп, алдыңда коеп куеп дигәндәй, теге яки бу персонажның портретын ясап була соң ул? Буяу белән түгел бит, сүз белән. Диалогларны ничек шушы кадәр дә тормышчан, ышандыргыч, гади итеп корып була? "Алла" дигән хикәясен укып карагыз. Үзәктә – Ахияр атлы ир, аның Пермь ягыннан алып кайткан Алла кушаматлы аты, үзенең марҗага өйләнеп, туган авылыннан читтә гомер итүе. Җирсүенә чыдый алмыйча, аты белән үз ягына, шикәр ягына кайтып китүен, аннары хатыны Валяның кайнар куенын, улы Петяны сагынып, янә алар янына китәргә ниятләвен һәм, шул сәбәпле, байталы Алланы (Алла Пугачевага охшатып кушылган исемдер дип шәрехләтә аны автор Ахияр авызыннан) итчеләр кулына тапшыруын, киткәндә тукталышта теге итчене очраткач, үкенеп, Алланы бәлки әле суймаганнардыр дип, нидер үзгәртергә омтылуын, ләкин инде соңарган икәнен аңлап, кинәт укшый башлавын барлы-юклы дүрт биттә язып чыккан Ркаил. Хикәясенең тәэсир көче, минемчә, беләсезме ни сәбәпле отыры арта төшә – авторның битараф позага кереп сурәтләве сәбәпле. Марҗага өйләнеп, үз-үзенә, үз сүзенә хуҗа була алмаган, күндәм, ихтыярсыз татар ирләренең генә түгел, ә бөтен бер татар милләтенең язмышы ята хикәядә!

 

Укучы, әлбәттә инде, китап яратучы, җанына азык эзләүче укучы, теге яки бу әсәр аны үз эченә "йотып" алып кереп китә алса, ахыры ни белән бетәр микән, дип кыбырсып укый. Ркаил Зәйдулланың һәр хикәясе дә "нидер булып" бетми. Әйтик, менә "Мылтык" дигәне. Урман каравылчысының хатыны урын өстендә үләргә ята. Апасы белән җизнәсенең хәленә кереп, балдыз кайткан – өй җыештыра, кер юа. Өч битле генә хикәядә исемсез өч героеның кыска гына вакыт эчендә, – бәлки ярты сәгатьтер, бәлкем сәгать ярым,– эш-га­мәлләрен, үзара сөйләшүләрен, йөренүен сурәтли. Вакыйга юк диярлек. Мәет шомлылыгы керергә торган йортта эшләп йөрүче яшь, сәламәт хатын бар. Ир инде ничә ел буена кулына алып карамаган мылтыгын табып, ауга чыгарга җыена. Бер бит чамасы – авыру хатыны белән килделе-киттеле сөйләшүләре. Хатыны үз чире, табибка – Кукмарадан торып Кара диңгез астындагы җир тетрәвен туктата торган Миңкәевкә күренәсе килүе хакында, ире – мылтык, ау, сыер, печән хакында. Ни белән бетәме? "Ул, мылтыгын җилкәсенә асып, урманга таба атлады. Шул чагында артта көләч тавыш ишетелде: "Асылкошсыз кайта күрмә, җизни!" Менә шушы урында нокта куйса да ярар иде кебек. Алай да автор, бераз чытлыграк тәмамлана әле бу, дип уңайсызлангандай, күктә тезелеп "каядыр еракка, ул белмәгән якларга очып баручы" кошлар төркеме турында ике җөмлә өстәп куя. Шигъри алым. "Ул белмәгән якларга" – билгесезлек... Димәк, нидер булачак...

 

Осталык дигәннәре шулдыр инде – күпләр күзенә чалынмый да торган "вак-төяк"не бер сафка җыеп, төп фикеренә ярашлы халәт барлыкка китерү. Менә Зәйдулланың "Сөембикә" исемле хикәясе. Каф тавы артына, ягъни Кавказга, әрмән авылына безнең татар ягыннан ашлык төяп илтеп кайткан шофер егет исеменнән бара хикәяләү. Тегендә барып җиткәч, әрмәндә кияүдә яшәп ятучы авылдашы Сөембикәгә әтисеннән хат тапшырасы бар. "Кара күлмәктән, башына да кара яулык бөркәгән хатынны башта танымыйча тордым". "Бу – Сөембикә, әрмән авылында бикләнеп диярлек яшәп ятучы татар хатыны. Аның хикәядә шигъри тәңгәле, сыңары да бар. "КамАЗ"ы кабинасының идәнендә, шофер егетнең аяк астында ...тычкан бара икән. "Күрәсең, иген төягәндә кереп калгандыр. Рафик (әрмән егете – Ф.Н.) та игътибар иткән: "Хәзер тотып сытабыз",– ди. "Тимә,– дим, – ул бит безнең авылныкы". "Безнең авыл тычканы", берничә мең чакрым юл үтеп, әрмәннәр иленнән кире кайтышлый, җан тәслим кыла. "Инде минем тәмам өйдәшкә әйләнеп беткән теге тычкан ялгыш табан астына килеп кергән икән"..."Мин, ишекне ачып, канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем". Символмы бу? Әлбәттә. Татар илендә, безнең авылларда, колхоз рәисләре белән әшнәләшеп, акча эшләп ятучы әрсез "кунаклар"га кыз биреп җибәргән, калымы өчен дигәндәй, кызның атасын щитовой өй хакына сатылырга мәҗбүр иткән юаш, буынсыз милләтнең образы түгелме соң бу сытылып үлгән "авылдаш" тычкан? Ләкин Ркаил әдәби әсәрендә әлеге мәгънәне турыдан ярып әйтми, ә кинаяләп кенә сиздертә. Шуңа күрә дә әдәбият дип атала инде ул. Тагын бер символны сиздегезме? Кызның исеме – Сөембикә. Татарның бердәм булмавы бәласе дә нәкъ менә Сөембикәдән башлана бит тарихта. Көчсезләнә баручы, таркау татар иләте, үз ханбикәсен Явыз Иванга тотак итеп җибәреп, исән калырбыз дип уйлый. Ә нәрсә килеп чыга...

 

Әле тагын хикәя дисәң – күбрәк, повесть дисәң дә буладыр – бер әсәр кергән Ркаилнең яңа китабына – "Коршау". Хикәяләүнең беренче кисәге шәһәр малае Гайнан авызыннан бара. Хәерче татар интеллигенты малаен шәһәр урамы тормышы үз кочагына суырып ала һәм кемнәр белән диген – урам хуҗасы Фил һәм аның "кул астындагылар" белән берләштерә. Мөгаен, элегрәк язылган хикәядер бусы, чөнки тасвирлана торган тормыш теге гасыр азагына, сиксәненче еллар ахырына туры килә. Сугыш чукмарлары төркеменең башлыгы кем дип уйлыйсыз? Тормышта чыны да шулай булмадымы икән әле – партиянең беренче секретареның улы! Интеллигент малае Гайнанның әтисе белән Беренче – авылдашлар икән. Сугышканда кеше үтереп тә, "өстәге" яклаучылары аркасында, малайлар икесе дә судан коры чыга. Безне, уңай герой, тискәре герой, дип укыттылар. Юк бу хикәядә уңай геройлар. Хәер, бәлки Гайнанның әтисе белән әниседер? Ләкин алар – мескеннәр, гадел хәерчеләр, бары шул гына. Бернинди дә үрнәк герой юк ул, була да алмый. Критик яки социалистик реализм да юк. Реализм гына бар. Ркаил Зәйдулланың хикәяләрендә, әнә, чып-чын реализм ярылып ята. "Коршау"ның икенче кисәгендәге обком секретаре Килдебеков – ул да чып-чын реалист. Үзенең вазифасын бик дөрес аңлый ул: "Аларга (бу очракта – язучыларга. – Ф.Н.) һәрвакыт юл күрсәтеп торырга, үзләрен җитәкләп барырга кирәк бит, югыйсә, әллә ниләр майтарып куюлары бар". Беренченең ниндилеген бу мәкаләдә цитаталар, өзекләр китереп кенә аңлатып булмый инде. Үзеңә укып чыгарга кирәк. Ә менә, янә килеп, детальләр дигәннән, әлеге секретарьның чын­барлыкта республика белән идарә иткән мәгълүм кешедән, аңа бәйле билгеле мисаллардан корылган икәне яхшы аңлашыла. Мишәрцә сүләтеп тә, Башкортстаннан килгән, үзе белән бер бүлмәдә яшәп укыган зур язучыны "келәмгә" чакыруы кебек гыйбрәтле хәлне бик кызык су­рәтләп тә, әле исән кешенең бик таныш образын ясаган Ркаил. Укыса, татарча китап укырга авырыксынмаса, "әзи" үзен, әлбәттә инде, таныячак. Кем белә, Фил кушаматлы малае да булгандыр әле бәлки. Ә булмаган икән – булырга тиеш. Чөнки бүтәннәрчә яшәү канунын җиткереп торган җитәкченең баласы нәкъ шундый гына була ала – оятсыз, циник, башкисәр. Кеше җилкәсендә яшәүче партия демагогларының балалары бүтән төрле була алмый. Хәтта тормышта бүтәнчә, уңай мисаллары очраштыргаласа да, әдәби әсәрдә – юк. Бусы да реализм.

 

Китапның икенче өлеше төрле елларда газета-журналларда дөнья күргән язмалардан тора. Ркаилнең эсселарын укып багыгыз – 1992 елда язылганы да, 2001 дәгеләре дә, бүгенгеләре дә, жанры исеменә яңгырашлы – эссе, бик эсселәр. Чөнки кайсы елгы, нинди вакыйгага таянмасын, Зәйдулла аның заманына кагылышлы ягын түгел, ә биегрәк, гомумирәк хасиятен яза.

 

Тарихны әйбәт белүе Ркаилгә әдәби әсәрләрендә дә, публицистикада да төгәл, дәлилле булырга ярдәм итә. Аның әлеге дә баягы эсселарын укып кына да әллә күпме тарихи мәгълүмат алырга мөмкин. Безнең өчен иң кадерлесе шул: ул мәгълүматлар "татарлык – зурлык" формуласына бик дөрес итеп урнаштырылган. Бүген "Казан – третья столица России" дип горурлануыбызның татар беркатлылыгы икәнен Ркаил, әнә, 2001 елда ук язып чыккан инде. Александр Дугинның урыс патриотлары – "Завтра" газетасында сырланган мәкаләсеннән җөмлә китереп, бик җиңел аңлата Зәйдулла безнең саташуны: "Сегодня мы имеем шанс реализовать великое прозрение, которое носил в себе наш Царь (И.Грозный) – третьей столице, великой евразийской Казани – быть!" Шулай түгелмени? Булган хәлдә дә, безнеке түгел, алар столицасы булачак бит ул Казан...

 

"Петр патша ярлыгы" исемле язманы, аның артыннан ук – "Казан ятимнәре"н укып карагыз. Күпме гыйбрәтле тарихи фактлар бар аларда. Һәркайсы татарны сыкранып уйланырга мәҗбүр итәрдәй фактлар. Хәтта татар өчен горурлык тоелырга тиешләре дә. Әйтик, Федор Дос­тоевскийның ерак бабасы Арслан Чәләби исемле татар морзасы булганнан бүген безгә ни рәхәт? Шулаен шулай да. Ркаил Зәйдулладай, тарихта, мәдәнияттә казынып, халык белергә тиешле нәрсәләрне табып алып, шәрехләп күрсәтүчеләр бик кирәк ул, кирәк. Кем идек тә, кем булдык, дип әйтер өчен булса да. Шунсыз гына "Без булдырабыз!" дип сөрән салудан ни мәгънә?!


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 16.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»