|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2019 Мәдәният
Илһам Шакировның моңарчы беркайда да басылмаган УНИКАЛЬ фотолары (ДӘВАМЫ)Татар дәүләт филармониясе "Матбугат.ру" укучылары игътибарына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның архивта сакланучы фотоларын тәкъдим итә. Алар арасында моңарчы беркайда да басылмаган уникаль кадрлар да бар. Фотоларның бер өлешен берничә көн элек бастырган идек. «Яңа гасыр» телевидениесенең «Мәдәният дөньясы» тапшыруын төшергәч. 15 март, 2002 ел
14 февраль, 2014 ел. Илһам абыйның туган көненә багышланган концерт алдыннан репетиция бара
15 февраль, 2014 ел. Илһам абыйның туган көненә багышланган концерттан соң
26 май, 2011 ел. Татар филармониясендә
Ике легендар татар! Шагыйрь Лена Шагыйрьҗан һәм Илһам Шакиров
Илһам Шакировның туган көненә китап чыккач. 15 февраль, 2011 ел. Илһам Шакиров, Разил Вәлиев
Күренекле сүз остасы Айрат Арслановны искә алу мәҗлесеннән соң. Рамил Курамшин, Илам Шакиров, Хәлим Җәләй. 23 апрель 2011 ел. Г.Камал театры
Сулдан уңга - Фоат Рафиков, Илһам Хаҗиев, Ганс Сәйфуллин, Кадим Нуруллин, Айрат Сибагатуллин, Кирам Сатиев Илһам ага белән. Филармониянең кунак бүлмәсендә. 15 февраль 2017 ел
Татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының йомгаклау концерты. 2005 ел
Татар филармониясенең 70 еллыгын билгеләп үткәндә. Владимир Варшавский, Анатолий Шутиков, Илһам Шакиров, Фуат Мансуров, Рубин Абдуллин. Зур Концерт залы. 2007 ел
--- |
Иң күп укылган
|