|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2019 Спорт
«Ак Барс» капкачысы түбәтәй киеп бозга чыккан«Ак Барс»ның капкачысы Владислав Подъяпольский Континенталь хоккей лигасы уздырган мастер-шоуга татар милли баш киеме – түбәтәй киеп чыккан. «Бик якты рухи кичереш, һәр яңалыктан шундый халәттә буласың. Иң мөһиме – әлеге чараның Казанда узуы, чөнки монда үзебезнең җанатарларыбыз бик күп. Иң әүвәл минем исемне атаулары бик күңелле булды. Җанатарлар шулхәтле тырышып җан атты – аларның тавышыннан без бер-беребезне ишетмәдек. Бу бик рәхәт кичереш, рәхмәт аларга», – дип, үзенең кичерешләре белән бүлешкән Харламов дивизионы һәм Казан клубы капкачысы Подъяпольский.
Аның сүзләренчә, түбәтәй киеп чыгу уе кинәттән генә – бозга чыгар алдыннан гына килеп туган.
Фото: ak-bars.ru
--- |
Иң күп укылган
|