поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2019 Әдәбият

Чаллыда Айдар Хәлим укулары узды (ФОТО)

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен, студентларны, мәктәп укучыларын җыйды, сиксәннән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде.

Оештыручылары Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Чаллы дәүләт педагогия университеты, шәһәрнең Информацион методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе.
 
Региональ укуларның Айдар Хәлим шигырьләре белән ачылып киткән пленар утырышында мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, шагыйрь Айрат Суфиянов чыгыш ясады. Ихлас, ялкынлы чыгышларда балаларыбызда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүдә яңа ысуллар куллану, телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерү мәсьәләләре күтәрелде. Һәм, билгеле инде, күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды, аларның милләтебезнең үзаңын  үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде. “Айдар Хәлимнең һәрбер әсәреннән яраланган милләтебезнең каны тамчылый”, –  диде милләтпәрвар шагыйрь Айрат Суфиянов.
 
Аннан укулар төрле секцияләрдә дәвам итте. Аларның исемнәрен генә атау да бу бик кирәкле чараның, фикер алышуның, аралашуның ни дәрәҗәдә актуаль һәм җитди булуын дәлилли: “Рәхмәт, халкым, хак язмышым итеп, үз телеңне бирдең иң элек!”, “Биктырыш “Әлифба укый”, “Мине яратмаска мөмкин – талант өчен, мине яратырга мөмкин – талант өчен” һ.б.
 
Соңыннан Айдар Хәлим укуларында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә фәнни хезмәтләр тиз арада электрон китап булып дөнья күрәчәге турында әйтелде. Иң мөһиме, әлеге чарадан һәркем киләчәктә дә милләтем дип яшәр, эшләр өчен өчен җанына рухи азык, таяныч алып, йөрәгенә көч-дәрт өстәп таралашты. Шагыйрь мең хаклы:
 
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
           Әйтү ләззәт икән:
           Без исән! 
Г. Абдуллина
 
 
 
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»