|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2019 Матбугат
1995 елдан бирле Журналистлар берлеген җитәкләгән Римма Ратникова вазыйфасыннан китте. Аның урынына - ӘминовЖурналистлар берлегенең XIX съездында берлекнең рәисе Римма Ратникова вазыйфасыннан китүен белдерде. Халыклар дуслыгы йортында узган утырышта дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Журналистлар берлегендә бүген 1100 әгъза исәпләнә. Иң яшенә 30, иң өлкәненә 90 яшьтән артык. Берлек белән 1995 елдан бирле җитәкчелек итүче Римма Ратникова урынына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов сайланды дип хәбәр итә делегат буларак чакырылган Матбугат.ру хәбәрчесе.
Утырыш ахырында зал аягурә басып Римма Ратниковага хөрмәт йөзеннән кул чапты.
Фотолар: Матбугат.ру
Төп фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|