поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.01.2019 Ана теле

Ана теле: “Иҗектән җитешегез әле!” Шунсыз ялганмалык канунын үтәп булмый

Милләтебезнең хосусыйлыгын, мөстәкыйльлеген билгеләгән төп шарт – телебезнең асылын хасыйль иткән кануннарын барлый башлап, ялганмалык канунына шактый җентекле тукталып, соңгы язманы тәкъдим итәргә дә вакыт җитте. Телебезнең нәкъ менә ялганмалык сәләтенә ия булуы, ягъни кушымча-иҗекләр хисабына үсеп, баеп торуы аркасында үтемле, сурәтле, хәрәкәтчән булуына инандык.

Галим Вәли Хангилдин хаклы: “Безнең әдәби телебез бүгенге көндә гаять күп ясалма сүзләрне үз эченә ала. Аларның ясалулары, нигездә, телебезнең тарихи урнашкан эчке үсеш законнары буенча бара”. Димәк ки, безгә ул канун-законнарны төпле үзләштерү зарур. Шуңа булыша алырлык күзәтүләрне – иҗек-кушымчага багышланган фәнни тезисларны ачыклауны дәвам иттерик әле.
   
Ялганмалык безнең аңда тамыр сүзгә кушымча ялгануы дип карарга күнегелгән. Гамәлдә бит мәгънә төсмере сүзгә телнең башка чаралары (тамырга икенче бер мөстәкыйль сүз, хәбәрлек, ярдәмлек, мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйләгечләр, ярдәмче фигыль, кисәкчә һ.б.) ялганып та үзгәрә ала. Бу фактны  заманында Г.Алпаров күрсәткән булган. “Бездә сүзләрнең кушымчалар рәтендә йөргән ярдәмлекләр белән кушылып яки ярдәмсезлек әйтелүләре дә аерым бер тышкы күренештән саналырга мөмкин (ягъни канун дәрәҗәсендәге күренеш – Н.И.). Чөнки ярдәмлекләр дә, бер яктан караганда, тамыр (төп) сүзләрнең гармониясенә ияреп өлгермәгән кушымчаларның үзләренә дә, төп сүзнең гармониясенә ияреп, аерым сүз булу табигатен югалткан ярдәмлекләр дип карарга мөмкин. Мәсәлән, атбелән килде; атсыз килде; ул безгә киләчәк түгел... дигәндә белән, түгел ярдәмлекләрен кушып яки кушмый әйтелгән сүзләр дә үзенә күрә тышкы бер төрләрдән саналалар” (Күрсәт. хезмәт, 30 бит).
   
Мәсьәлә бүген дә актуаль; дөрес иҗек урынына күпме артык сүз, мөнәсәбәтлек кулланыла!   Мәңгегә сөяр өчен (сөяргә) (Җыр);  Озак яшә әнкәй шатлык белән... (әти белән, безнең белән һ.б. була ала, ә монда шатлыкта, шатланып һ.б.); Санны ачыклаган  артык, күбрәк ярдәмлекләренә мәгънә төгәллеге җитми бит (Ярышта йөздән артык
бала катнашты. Нигә ул балалар артык, ягъни кирәкмәс?) Төгәлрәк мәгънәле иҗекләр бар икән: 50ләп бала укыган (“Кояш”, 1917).
   
Тел фәнендә, сүзлекләрдә иҗек, кушымчалар грамматик чара (корал) сыйфатында теркәлеп, алар тотрыклы морфема рәвешендә өйрәнелә, үзләштерелә. Сөйләмият аларны хәрәкәттәге, җанлы әгъза рәвешендә  хис итәргә, куллану максатында өйрәнергә тиеш. Иҗекнең телдә берегү-берекмәвен, активлык-пассивлыгын, кыскасы, иҗекнең язмышын сөйләм хәл итә. Гомер буе Алла дип сөйләнде, шулай язылды. Менә Аллаһы(у)га күчә башладылар. Бер хәзрәт аңлатуынча, Алла Пугачева белән бутамас  өчен икән. Ә гомербакый үзгәрешсез килгән телбизәкләрне нишләтәсең (Аллам сакласын, аллага шөкер, алла ярдәм итсен һ.б.).
   
Сүзьясагыч чараларны (аеруча калькаларны) кушымча белән алыштыру мөмкинлеген эшкә җигүдә Фуат Ганиев хезмәтләре зур таяныч була ала. Олуг галимебезнең бихисап китапларына өстәп аеруча берсен “ихластан кодалыйм” әле
 “Төрки телләрдә сүзьясалышы: тикшеренүләр һәм проблемалар (Фуат Ганиевнең 80 еллык юбилеена багышланган Халыкара тюркологик конференция материаллары. Казан, 20–21 сентябрь, 2010 ел.–Казан, 2011.
   
Әле менә ничәнче кабат инде андагы тамгаларыма күз салам. Хәтерлисездер, үткән язмада кайбер кушымчаларга
диккать иткәләгән идек. Әйтик “-Сыз” кушымчасына багышлап, Лена Шагыйрьҗан шигырь язган, дидек. Бу мәҗмугада А.Ф.Ханованың (Чаллы) “Татар телендә каршылыкны белдерүче сүзьясагыч чаралар” дигән мәкаләсендә -сыз/-сез кушымчасының сөйләмне тәэсирле итү өчен ифрат мул мәгънәви һәм хисси төсмерләре ачыла. Берничә генә мисал: Хыялсыз кеше – канат
сыз кош (мәкаль); Канатсызлар кансыз һәм атсыз була (Г.Морат); Файдасыз файдасызын да, тик нишлисең (Ф.Бәйрәмова); Иксез-чиксез бәхетле булып кайттым (М.Фәйзи); Ерык авыздан кирәксез сүзләр коела торган була (А.Гыйләҗев); Җире рәтсез якта халык һөнәрле була (М.Мәһдиев);
  -Җит, җитеш  берәмлекләрен дә үткән язмада телгә ала башлаган идек. Әлеге җыентыкта шуларга да ачыклык кергән икән – Г.М.Шәйхиеваның “Кунак сыйлау гыйбарәләренең ясалу үзенчәлекләре” дигән мәкаләсендә мондый юллар: Татар телендә кунак сыйлаганда кулланыла торган гыйбарәләрдә җитеш фигыле дә актив. Биредә -еш кушымчасы уртаклык юнәлеше мәгънәсен белдерми. Ф.Ә.Ганиевнең күпчелек хезмәтләрендә фигыльләргә ялгана торган -ыш,-еш,-ш сүзьясагыч кушымчасын сыйфт ясалышында күрәбез. Әлеге җитеш сүзе дә җит фигыленнән кушымчалау ысулы белән ясалган. Бу фигыль алдыннан исем чыгыш килешендә кулланыла: Син итеннән җитеш әле, итеннән (М.Галиев) (556 б.);
 
–Татар теленең гомумән дә алынмалар белән тыгыз бәйләнешле тел булуы анда алынма иҗек (кушымча) өлкәсенең булуы да табигый саналырга тиештер. Чыннан да фәндә алынма кушымчалар проблемасы бар. Тел галиме  Л.Яфаров заманында ачыклаган булган:  Алучы тел башка телләрдән кергән сүзләрне аларның кушымчаларыннан башка гына ала да, аларга үз кушымчаларын ялгый. Тик ул кушымчалар алынма сүзләрне һәм телне тупасландыручы, шыксызландыручы элементлар булмаска, бәлки аңа гүзәллек, матурлык бирүче кисәкләр булырга тиешләр. Менә бу мәсьәләдә дә безгә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясе (сингармонизм – И.Н.)законына таянып эш итәргә кирәк. Бу тенденция алынма сүзләрнең кушымчаларына да карый. Шуңа күрә дә бит информация, классификация, организация, орфография кебек, нигездә, калын әйтелешле сүзләргә дә нечкә кушымчалар ялгау килешеп тора. Ә менә орфография кагыйдәләре буенча эпопея, октябрь, ноябрь сүзләренә калын кушымчалар ялгау күпчелек тарафыннан уңышсыз күренеш дип карала.  Практик эшебездә мәсьәләнең бу ягы, һичшиксез, искә алынырга тиеш. Әгәр алай булмаса, хәрәкәт итеп килгән тел законнары белән исәпләшмәү безне тагын да ялгышларга китерәчәк... Гарәп теленнән кергән бәлә, сәләм, әдәбият сүзләренең дә актыкларын калынайтып түгел, бәлки, халык телендә әйтелешләренчә, нечкә итеп язарга кирәк. (94 б.). 
   
Сузыклар законы тартыклар әйтелешенә дә тәэсир итә. Л.Яфаров: “ Тюркология, тартык авазларның  калын яки нечкә әйтелештә кулланылуларын сузык авазларның калын яки нечкә әйтелешләренә бәйле, тик і белән к һәм ѓ белән г авазлары гына калын һәм нечкә сүзләрдә үзара чиратлашып килергә мөмкин (туріан – кәккүк, суѓан – йөгән, ләкин: іәрдәш, бәѓер, календарь, гудок һ.б.ш.) дип карый (94 б.).
   
Шулай да көндәлек сөйләм барышында гарәп теле кушымчаларына карата югалып калу очраклары булып тора
Бәхәссез ки: үз телебез кануннарына буйсына икән,(битараф, дәүләти, Нури (ый һ.б.), нигә кулланмаска ди; Тик монда алынма кушымчаларга мөкиббән китү очраклары булуын да кисәтергә кирәктер. -Ман/-мән фарсы кушымчасы дип (каһарман, мөселман, дарман һ.б.), аның активлануын хуплау сизелгән иде. Моңа галимнәр дә игътибар иткән. Әле телгә алган җыентыкта Л.Ш.Арсланов, М.М. Нигмәтулловның әлеге мәсьләгә караган мәкаләсе басылган. Алар бу аффиксның төрки телләрнең күпчелегендә борынгы сүзъясагыч чарасы дип саный. Чыннан да,  урман, чытырман, чикмән, китмән, әрекмән, әйдәмәннәрне ясаган иҗекне ничек  читтән кергән дип булсын!
   
Бу язмалар тәлгәшен шушындый фәнни-нәзәри уйланулардан гамәли күзәтүләргә күчеп тәмамлыйк әле. Ялганмалык канунын оста файдалану үрнәген без әдипләребез мисалында күреп килдек, шуларның бай мирасыннан, бүгенге иҗат казанышларыннан тәкъдим иттек. Менә янә берничә мисал: Бу кыйблада күпләрк урынлы рәвештә абыстай-остабикә дип танылган Лена Шагыйрьҗан:  “Шигырьдә һәр сүз, һәр ымлык-кисәкчә сәнгати мантыйклыктан чыгып кына куелырга тиеш. Шигырьдән бер сүзне дә төшереп калдырмаслык булсын!“ (К.у., 1997, №11, 148–164 б.). Менә ул үзе шигырьләрендә иҗек-кушымчаларны ничек эшкә җигә: Иртә-кичен хуш ис аңкыш (К.у., 2007, №10, 47 б.); Язлар киләсене уйлап; Мәхәббәттән кояшлана көн / мәхәббәттән төннәр айлана (К.у., 2007, №10, 47 б.); Үткән гомеркәйләр кире кайткач... (К.у., 2009, №11, 8 б.); Ишеткәнчүк, сизенгәләп торган... (К.у., 2002, №9, 5 б.); Йомыкый булмаса да йомык мин (К.у., 2009, №11, 6 б.);
   
Мисалларны Рөстәм Мингалим әсәрләреннән дәвам иттерик (аның шигырен укыганда һәр  фразасын, тезмәсен, сүзен генә түгел, һәр тынына, иҗегенә диккать итәсең, чөнки ул берәмлек иҗат  ачышы булып чыга):  “...Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр”;  Яисә еш кабатлана торган гап-гади –/лык кушымчасы көтмәгәндә шигьри сурәт чарасы булып куймасынмы! “...Икәү барабыз сыман  каенлык арасыннан.../ Арышлык арасыннан. / Камышлык арасыннан;
   
Үзенчәлекле шагыйрь Шамил Анак иҗаты белән танышканда мондый нәтиҗәгә дә киләсең:   Сүзнең көчен бик нечкә белгәнгә, ул, ихтыяҗ туганда, үзе дә яңа  сүз  (неологизм) ясарга җөрьят итә. Берничә генә мисал: Күчәбәлек;    Юанылмас бу сагышта юындым мин лимон сарысы белән; Бу иҗади процесста ул татар теленең иң нечкә асыл үзенчәлекләрен тоемлавын күрсәтә. Мәсәлән, ялганмалык үзенчәлеген – кушымчалар да бездә хис белдерү, метафора ясау сәләтенә ия; парлы сүзләр дә  татарның иң “милли” үз берәмлекләреннән: яшәү үзе // очсыз-соңсыз бау түгел...
   
Ялганмалык канунына багышланган тәлгәшне  телебезнең бу кыйммәтле җәүһәрен Габдулла Тукайның ничек куллануын искә төшереп тәмамлыйбыз. Галимә Йолдыз Вәлитованың язмасында (Казан утлары, 1969, №3) мондый юллар бар: Төрек-угыз теленә хас морфологик күрсәткечләрнең Тукай әсәрләрендә тоткан урынын һәм ролен тикшергәндә шул нәрсә ачыклана: арада иң күп кулланылганы фигыльнең инфинитив төрен ясый торган кушымчалар икән. Шагыйрь аларны татарның төп үз фигыльләренә ялгарга ярата. Татар фигыльләренең инфинитив төре күбрәк билгесез килештә, аерым очракларда исә модаль сүзләр һәм бәйлекләр белән ярашкан, шулай ук төрле кыек килешләрнең кушымчалары ялганган хәлдә очрый...  Билгесез килештәге инфинитив фигыльне шагыйрь “кәрәк” дигән модаль һәм “белән”, “өчен” кебек бәйлекләр белән янәшә дә куллана. Модаль сүзләр белән янәшә килгәндә (ифтихар итмәк кәрәк, акмак кирәк), инфинитив затланышсыз конструкцияләр хасил итә.
   
Иҗатының соңгы елларында Тукай урын-вакыт килеше кушымчалары ялганып ясалган, өзлексез дәвам итә һәм хәзер дә бара торган эшне белдергән... “утыр”, “тор” кебек фигыльләрне дә дәвамлы хәзерге заман формасында куллана: Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып...”; ... Әдәби эшчәнлегенең беренче елларында Тукай аерым очракларда инфинитив кушымчалары һәм татар телендәге чыгыш килеше кушымчалары ярдәмендә ясалган фигыльләр куллана: Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк!
     
Поэмаларның берсендә “кич” фигыленең “кисек инфинитив” дигән төре урын-вакыт килешендә очрый. Фигыльдән ясалган мондый исем җөмләдә хәбәр ролендә йөри: ... Кичмәдә шул хәлдә...
   
Г.Тукай әсәрләрендәге иҗек, кушымча байлыгы – телебенең ялганмалык канунын үтәү максатында сөйләмебезне камилләштерү сабаклары өчен төкәнмәс хәзинә ул. Мондый мирастан файдаланмау – гонаһтыр.
   
Тукаебыз мирасын җентеклерәк өйрәнеп, аны кулдан килгәнчә үз сөйләмебезне үтемлерәк, тәэсирлерәк итү өчен файдаланырга омтылу теләген балаларыбызга да сеңдерергә иде. Әлбәттә инде, аваздан, иҗектән башлау мәслихәттер. Ә телебезнең бу яктан байлыгы искиткеч бит! Кичә генә шушы язманың беренче өлешен хатынымнан укып чыгуын үтендем, хата китә күрмәсен дигән максаттан иде дә бит, тик хатын “мактанасың килә инде”,  дип төрттереп алды. “Дорфалыгын” килештермичә, ялгыш ишеткәнмендер, иҗекне ап-ачык әйтмәгәндер дип вәсвәсәләндем. Ә ничек әйтү ихтималы булды соң дип, кушымчаларны ни дәрәҗәдә белүемне барлый башладым. “Мактатасың килә...”, “макталасың килә”,“макташасың килә”... Сүзлеккә дә багам: мактангалау, мактандыру, мактанчык, мактарлык, мактау, мактаулы, мактаучы, макташтырган... 
   
Сөбханалла! Бай да соң телебез! Горурланыйк! Өйрәник! Бер иҗек, кушымчабыз үзе бер сабак икән ич. Кадерен белик!
                                                 Илдар Низамов, 
                              филология фәннәре докторы.
Фото: pixabay

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»