поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2010 Мәдәният

БӘХЕТКӘ, ХАКЫЙКАТЬКӘ ЮЛ

Авылда яшәп иҗат иткән иң күренекле әдипләребезнең берсе Фоат Садриев белән әлеге әңгәмәбез аның «Бәхетсезләр бәхете» роман-трилогиясенә багышланды.

 – Коммунистик идеологиянең чәчәк аткан вакытында Сез ни өчен тәнкыйть рухындагы шушындый әсәр язарга булдыгыз? КПССның таркалачагын күңелегез белән алдан ук сизенгән идегезме әллә?

 

 – Әйе, коммунистлар партиясенең дөньяны дер селкетеп торган чагы иде ул. Югары рангтагы партия җитәкчесенең бер сүзе әсәреңне юк итә ала торган дәвер. Трилогиянең беренче романын, нигездә, 1991 елда төгәлләдем. «Аргамак» журналында, «Мәдәни җомга» газетасында өзекләре дә басылып чыкты. Әсәрнең күңелемдә сер итеп йөрткән башлангыч исеме коточарлык иде: «Партиягә кабер ташы». Һәм шунысын да әйтим, беренче романны язганда КПССның таркатылу ихтималы минем башыма хәтта ялгыш та кереп карамады. Кая ди кеше хыялы җитмәс андый уй!

 

– Алайса бөтен халык табынган шундый куәтле көчкә ник кабер ташы белән кизәндегез?

 

– Бераз ерактанрак башласам, җавабым дәлиллерәк булыр шикелле. Мин 21 яшемдә КПСС сафларына кердем. Моны бердәнбер дөрес юл дип санадым. Бу инде минем өчен мәктәпкә укырга кергән кебек табигый хәл иде. Ул елларда туган авылым Олы Чакмакта китапханә мөдире булып эшлим, Казан дәүләт университетында читтән торып белем алам һәм партия тарихын, философияне, марксизм-ленинизм тәгълиматын мөкиббән китеп өйрәнәм. Моннан тыш колхоз партоешмасы каршындагы политик укуларга йөрим, үзем комсомол политмәгарифендә яшьләрне укытам. Миңа бик күп партия поручениеләре йөкләделәр: агитатор, политинформатор, лектор, стена газетасы редакторы. Аларны алны-ялны белмичә үти идем. Мин район газетасының актив хәбәрчесе дә. Хикәяләр, бер пәрдәлек пьесалар, интермедияләр язам. Спектакль, концертлар оештырмыйча да булмый. Бу эшләр бик күп көч, вакыт сорасалар да, үкенмим. Чөнки алар һәммәсе дә бер изге омтылышка – авылыбыз тормышын күркәмрәк итүгә, халык өчен бирелде. Иң мөһиме шунда – бу эшләрнең тәрбияви йогынтысы бар иде.

 

60 нчы елларның икенче яртысында әдәби иҗатның төп эшем икәнлегенә инандым: бер пьеса төгәлләдем, зур гына повесть, хикәяләр яза башлаган идем. Әмма партия тегермәнендә туктаусыз тартылу моңа мөмкинлек бирмәде. 1972 елда, минем ихтыярым белән бөтенләй санлашмыйча, район газетасы редакторы, райком әгъзасы, депутат иткәннән соң, иҗат турында хыялланырга гына калды. Әлеге тегермәндә тартылган саен, коточкыч бер нәрсәне аңлый бардым: КПСС тормышында урнашкан тәртип – генераль секретарьдан алып райком секретарена кадәр куелган культларның азынуы, аларның һәр сүзен, нинди генә ахмак һәм реаль чынбарлыктан ерак булуына карамастан, барлык халыкның бернинди тәнкыйтьсез кабул итәргә һәм берсүзсез үтәргә тиешлеге акылга сыймаслык хәл иде.

 

– Партия җитәкчеләре законнан өстен торганда, КПСС сәясәтенә һәм идеологиясенә каршы әйтелгән һәр әсәргә юлны япканда романыгызның чыга алмаячагы бәхәссез иде бит?

 

– Партия эшчәнлегендәге аяныч хәлләрне мөмкин кадәр тулырак гәүдәләндереп, моның сәбәбен аерым берничә кешегә аудару алымын кулланырга исәпләдем. Система әйбәт, әмма шуны карьерачылар, байлык коллары, намуссыз кешеләр генә боза. Шушы юл белән романны бастырып чыгара алсам, укучы чын хакыйкатьне барыбер аңлаячак, дип фикер йөрттем. Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм бар иде инде: 1989 елда минем «Шаһзаманов эше» дигән повестем дөнья күрде. Коммунист-механизатор Шаһзаманов тормышындагы вакыйгага нигезләнгән ул әсәрдә партиянең эчке тормышындагы череп таркалу билгеләрен шактый реаль гәүдәләндерә алдым кебек. Кыска гына итеп әйткәндә, өлкә комитеты секретаре күрмәсен өчен чүп баскан борчак басуын төнлә сөрдереп ташлыйлар. Бу корткычлыкны эшләткән кешегә җинаять эше кузгатырлык, югыйсә. Әмма ул басуга килми, боерыкны чакыртып кына бирә. Мин моны уйлап чыгармадым, үзебезнең җирлектән алып яздым. Әсәргә бәйләнмәсеннәр өчен, миңа беренче секретарьны гадел җитәкче итеп күрсәтергә, түбәнрәк рангтагыларга «кагылырга», аларның карьера өчен теләсә нинди адымга әзер икәнлекләрен фаш итәргә туры килде. «Партиягә кабер ташы»н язганда да ниндидер өмет чаткысы булгандыр инде ул. Романның эченә керә барган саен, мин ул шомлы исемнән ерагая бардым, чөнки аның матур әдәбият әсәренә батмавы ачык иде. Ул минем эчке фикерем, романны сугаручы дәрт-омтылышым буларак кына яшәде.

 

– Трилогиянең беренче китабы дөнья күргәч, матбугатта «Аны партия дилбегәне нык тотып идарә иткәндә чыгарырга кирәк иде, туй үткәч дөмберә» кебегрәк фикерләр дә күренеп алды. Бу сезнең күңелегезне төшермәдеме?

 

– Һич тә. Партия чорын язсам да, хикмәт аңарда гына түгел лә. Халык тормышының теләсә кайсы чоры олы сабак алырлык, һәр чорның үз хакыйкате әйтелергә тиеш. Шул дәвер тегермәнендә тартылган кеше буларак, мин дә дәшми калсам, аны кем әйтер? Аннары, трилогия политологик, социологик тикшерү җимеше түгел, хәлбуки аларның элементлары булса да. Мине, беренче чиратта, шул дәвер тудырган характерлар, кешеләр язмышы кызыксындыра.

 

 Төп герой Ирек Сабитов искиткеч якты образ. Аның тормышының башлангыч чорына сокланмый мөмкин түгел. Иң беренче чиратта ул гаҗәеп олы идеаллар кешесе, шигырьләр яза. И.Сабитов чын мәгънәсендә романтик егет. Яңа Коръән язып, кешелекнең яшәешендә борылыш ясау хыялы белән яна. Аларның Зәнфирә белән саф мәхәббәтенә сокланмый мөмкин түгел. Дәртләнеп партия сафларына керә. Абыйсы Мэлсның кисәтүенә карамастан, беренче ялгыш адымын ясый: партия райкомына инструктор булып китә.

 

– Менә шул мәсьәләне төгәлрәк аңлатып булмас идеме икән? Андый җаваплы эшкә җиде иләк аша уздырып кына алганнар. Ә бу хыялый егет, тормыш тәҗрибәсе сай, хәтта университетта да әле укып кына йөри...

 

– Мәзәктәгечә: «Мәче балаларын күзләре ачылганчы «хәл итәләр дә» инде». Барысы да уйланылган. Ирек талантлы, яза белә. Ә пропаганда бүлегенә нәкъ шундый кадрлар сайланды. Икенчедән, әтисе Хәйри – гомере буе колхоз рәисе, партиянең ару-талу белмәс эш аты. Абыйсы Мэлс намуслы хезмәте белән билгеле. Ирек Сабитов иң элек райкомның идеология секретаре Зөфәр Шәвәлиевкә «үлеп-җитеп» кирәк. Чөнки ул үзенең бу эшне тарта алмаганын белә, кәнәфиендә утыру өчен аңа бер генә түгел, ун Ирек тә җитми. Райкомның беренче секретаре Арсланов өчен бер журнал соравы буенча язылган, сан боткасыннан торучы 25 битлек мәкаләне ул берничек тә төзәтә алмый. Авылда укытып яткан Ирекне чакырып, үзе булдыра алмаганны аңа куша. Көн ярымда Ирек аны шундый итеп язып китерә ки, икесе дә хәйран кала. Арсланов шундук, безгә мондый кадрны югалтмаска кирәк, ди. Һәм аппарат аны ничек тели – шулай изә. Арсланов, Шәвәлиев, Нәҗмиевләр кубызына биергә мәҗбүр ителгән Ирек Сабитов үзенең талантын, иҗат мөмкинлекләрен шул кешеләргә бушлай өләшә, халык өчен языласы әсәрләре язылмыйча кала. Хатасын ул коточкыч чоңгылларга төшкәч, гаилә фаҗигасе кичергәч, бик соңарып төзәтә. Мин бу образ аша, кеше үзенең талантының, сәләтенең кабатланмаслык икәнлеген аңларга, кемнәрнеңдер хакимияттә утыруы өчен сарыф итмәскә тиеш, дигән идеяне үткәрдем. Өстәгеләрнең үз кул астындагы кешеләрнең хезмәте хисабына яшәве, ни аяныч, гаять киң таралган күренеш.

 

 Бу күренешнең тагын бер аспектына игътибар итик. Зөфәр Шәвәлиев башкалар мәнфәгатен кайгырту, җәмгыять өчен янып-көю дигән нәрсәдән бөтенләй мәхрүм, ул янып-көйгән булып кылана гына. Андыйлар нәкъ менә Ирек Сабитов кебек эшкә карусыз бирелгән кешеләрдән, аларның үзләре басымына каршы торырлык ихтыяр көчләре җитмәвеннән файдаланалар. Райкомның уңай эш тәҗрибәсен туплаган китапны Иректән яздыру идеясе дә эшлексез Шәвәлиев башында туа. Ә инде китап әзер булгач, беренче секретарь Арсланов аның авторына әверелә һәм бик тиз бастырылып чыгуына ирешә. Шуның белән үзен республика җитәкчелеге каршында оста оештыручы, киң эрудицияле шәхес итеп күрсәтеп, шул фикерне ныгытып куя. Гомерләре буе кемнәр өчендер барлык тырышлыкларын, сәләтләрен исраф итүче кешеләр аз түгел. Кемнәрдер, башкалар хисабына яшәп, югары дәрәҗәләргә күтәрелә. Күтәрелгән саен әхлакый чикләрне оныта – монысы иң җитди проблема.

 

– Димәк, трилогиянең «Бәхетсезләр бәхете» дип аталуын шуның белән аңлатырга мөмкин?

 

Өлешчә генә. Һәр персонажның бәхеткә таба дистәләрчә еллар буе дәвам иткән катлаулы үз юлы бар. Шуңа күрә монда меңнәрчә төрле сәбәп-мөнәсәбәтләрне, һәр характерның рухи үзгәреш баскычларын күздә тотарга кирәк.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»