|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2019 Фаҗига
«Карлыгач» музыка ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова концерт вакытында сәхнәдә үлгән20 гыйнвар көнне Димитровградта танылган «Карлыгач» музыка ансамбле җитәкчесе, югары категорияле педагог Фәния Хәлиуллова концерт вакытында сәхнәдә вафат булган. Хатын-кыз җыр башкарганда кинәт егылган.
Бу хакта dimgrad24 хәбәр итә.
Урынга килгән табиблар артистканы хастаханәгә салса да, гомерен саклап кала алмый. Беренче версия буенча, үлем сәбәбе - йөрәк туктавы.
Фәния Хәлиуллинага 53 яшь булган, шәһәр халкы аны талантлы җырчы һәм вокал буенча искиткеч укытучы буларак белә. Ул бик күп яшь талантлар тәрбияләгән һәм милли татар бәйрәмнәренең алыштыргысыз алып баручысы булган. Балалар иҗат йорты педагогы белән хушлашу иртәгә булачак.
Фото: dimgrad24
--- |
Иң күп укылган
|