|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йорттан төтен белән агуланган яшүсмерне коткарган
Казанда янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йорттан төтен белән агуланган яшүсмерне коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Зорге урамындагы 100нче йортның бер фатирында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ачы төтен тиз арада югары катлардагы фатирларга үтеп кергән.
Янгын сүндерүчеләр махсус битлекләр ярдәмендә подъезддан биш кешене, шул исәптән 12 яшьлек малайны урамга алып чыккан. Төтен белән агуланган малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
Янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, 3 квадрат метр мәйданда мебель һәм электр җиһазлары янган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
--- |
Иң күп укылган
|