поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2019 Әдәбият

"Дулкыннарны ярып алга йөздем, Тик чыдасын утка йөрәгем!" - Суфия Мостафина шигырьләре

Суфия Мостафина (Абдуллина) Кукмара районы Нормабаш авылында туа. Ул укыган мәктәптә алар гаиләсен Байлангар урта мәктәбенең укытучылар династиясе дип атыйлар. Суфия Арча педагогия училищесын, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Янсыбы башлангыч мәктәбенә укытучы һәм директор итеп эшкә билгеләнә.

Гаиләле булгач, язмыш җилләре аны Себергә алып китә. Ул Якутиянең алмаз табучылар яшәгән Удачный шәһәрендәге егерменче номерлы урта мәктәптә укытучылык эшен дәвам итә.Ире Таһир белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, балалары икесе дә югары белемле. Уллары Марсель Якутиянең  АЛРОСА алмаз табучылары компаниесендә җитәкче эштә эшли, хатыны Әлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Венера Норильск шәһәрендә сбербанк хезмәткәре, ире Динар белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Якутиянең Удачный шәһәрендә татар- башкорт  “Туган тел” җәмгыятен оештыруда, аның эшчәнлегендә Суфия Мостафина актив катнашты. Шәһәрдә ел саен сабантуйлар, төрле бәйрәм кичәләре оештырылды. Якутларның “Кэскил”, казахларның “Ана җир”, осетин халкының “Алания”, бурятларның “Ахалар” һәм башка оешмалар белән төрле очрашулар, конкурс – бәйгеләр шәһәрдә яшәүче халыклар дуслыгын тагын да ныгытты. Бер генә бәйрәм дә тәмле-тәмле милли ашларсыз үтмәде. 

Суфия шигърияткә гашыйк. Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, әйтеп бетерә алмаган тойгы – кичерешләре шигырьләрендә яши; үзе яшәгән төбәкнең гүзәллеге, себер табигатенең кырыс матурлыгы, тормышка булган мәхәббәте аның иҗатында матур бер аһәң булып яңгырый.
 
Ал җилкәнем

Актарылып ташый бу күңелем
Дулкынлана, ургый, талпына.
Әйтерсең лә ярсу дулкын чигенеп
Ярларына кабат ашкына.

Әллә күңелем көчле бер ут микән,
Учак микән дөрләп уталган?
Чарасыздан өмет, ышанычлар
Күмерләнеп янып көл калган.

Ничек түзим ярсу дулкыннарга?
Йөрәктәге утка юк чара...
Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.

Ал җилкәнен киереп тарттырдым да
Тормыш дигән олы көймәнең.
Дулкыннарны ярып алга йөздем,
Тик чыдасын утка йөрәгем!

Утны, суны кичтем, каршылыклар
Әйтерсең лә гөлләр бәйләме.
Сабырлыкта һаман сыный әле
Дөнья дигән көрәш мәйданы.

Һаман яши

Һаман яши җирдә мәкер, ялган,
Эзе килә ерак еллардан.
Дөнья туйган инде ялганнардан, 
Бер мин генәме соң алданган?

Кайберәүләр вәгъдә итә белә,
Вәгъдәләре саллы һәм татлы. 
Кешеләргә һаман ышанам шул,
Табигатем шундый – беркатлы.

Татлы сүзләр сөйли белгәннәргә
Ихлас күңел ышана бит һаман.
Хыял күкләрендә йөзгәннәрдән
Каһкәһәләп көлә мәкер, ялган.

Йөрәгемне я су, я ут чорный,
Ничек басып була ялганны?
Кабатланмас! – диеп күңелемдә
Өмет җиле тузгый... алданып...

Өйрән, улым, сөйләш татарча
 
(Татастаннан читтә яшәүче оныгыма)
Бер сүз әйтсәм үзебезнең телдә
Аңламыйча карап торасың.
Туган телне өйрәнергә кирәк, 
Син бит, улым, татар баласы.

“Тәфтиләү”не, “Әллүки”не сиңа 
Ничек  аңлатыйм соң башкача?
Татар теле – безнең үз телебез,
Өйрән, улым, сөйләш татарча.

“Татар телен белү кирәк түгел, 
Яшим, - дисең,- сездән мин  читтә”.
Кайда яшәсәң дә, туган телне
Өйрәнергә  кирәк  ничек  тә!

Бел, Җәлилнең әсирлектә фашист
Бәйләсә дә аяк – кулларын,
Сыгылмаган шагыйрь,татарчалап
Үз телендә язган җырларын.

Туган телне хөрмәт итсәң генә
Хөрмәт итәр халык үзеңне.
Тукай, Такташ, Дәрдмәнд теле бит ул,
Өйрән, улым, туган телеңне.

Тукай теле! Бөтен дөнья укый
“Шүрәле”сен, “Китап”, “Пар ат”ын.
Син дә укы! Татар теле булсын
Зур тормышта очар канатың.

Рус дусларың белән русча сөйләш,
Татар белән сөйләш татарча.
Дусларың да синең бик күп булыр
Һәрберсенең телен аңласаң.

Безнең татар – милләт җанлы халык,
Һәр күңелдә яши тукайлык.
Рус телендә син Пушкинны укы,
Ә татарча укы Тукайны!

Хат
 
Кулыма килеп иреште
Иске, таушалган бер хат.
Хисләремне чак - чак тыеп
Укыдым кабат - кабат.

Бигрәк якын кыштырдавы
Иске, сары кәгазьнең.
Күңелемне өтеп алды
Ерак еллар авазы.

Бу кыштырдауда тоелды
Кипкән печән исләре.
Үзәкне өзәрдәй сүзләр!
Тулып ташый хисләрем.

Хат эчендә чәчәк килгән,
Хозурландым исенә.
Кипкән чәчәк алып кайтты
Туган авыл киченә.

Бары бер хат. Еллар аша 
Күңелемне айкады.
Хәтер, сагыш, тынлык булып 
Яшьлегемә кайтарды.

Хаттагы сүзләргә элек
Игътибар иттем микән?
Җавап яза алдым микән?
Онытылган инде күптән.

Гомеребез тормады шул
Чәчәктән, гөлдән генә.
...Әниемә җавап яздым.
...Бүген...күңелдән генә.
 
Көзләр үтеп бара

Көзләр үтеп бара. Моңсуланып
Пыскып елый болыт агышы.
Уттай янган миләш, баланына
Салып китәр микән сагышын?

Яңгыр катыш ак кар бөртекләре
Капламакчы көзнең сарысын. 
Серле томанга уралып, көзнең
Саубуллашып китеп барышы.

Соңгы яшен булып көзге күктә
Сөю сызып үтте чаткысын.
Купшы көзләр шул чаткылар булып
Күңелемдә калыр, ахрысы.

Әйтелмәгән сүзем кала көздә,
Укып бетермәгән китабым...
Иңнәремдә тоеп көзнең назын
Чал кышларга керәм мин тагын.

Көзләр алып килгән моң - хисләрем
Бураннарга кереп югалыр.
Мәңге яшь һәм тынгы белмәс күңел
Яшел язга таба юл алыр.

“Загуглить” итеп алыйк

Безнең заман балалары
Урамда уйный иде,
Балык тотып, су коенып 
Кайтып та керми иде.

Хәзерге буын баланың
Көне үтә диванда.
Һәркем интернетка чумган,
Берсе дә юк урамда.

Беркөнне оныкларыбыз
Безгә кунакка килде.
Көлә-көлә сөйләштеләр 
Мин аңламаган телдә.

Берсе карап телефонга:
“Начар тота,-ди,-вай-фай,
Син дә кабыз смартфоныңны,
Тизрәк кер, әйдә, давай.

“Загуглить” итеп алыйк, ди,
“Коннектиться”итәрбез,
Көне буе утырсак та
Зарядкасы җитәрлек.”

Икенчесе телефонга:
“О кей, Гугл!” -дип дәшә,
Экранына төбәлә дә
Кем беләндер сөйләшә.

“Гугл-акыллы егет,-ди,-
Ул барысын да белә,
Нәрсә генә сорасаң да
Төп-төгәл әйтеп бирә.”

“Минем бүген торон завис,
Аны забанить кирәк.”
“Чир эләктерә күрмәсен,
Бикләп куй, әйдә, тизрәк.”

Берсе әйтә:“На мыло скинь”,-ди,
Күзләр гел телефонда.
Икенчесе:“Җибәрдем,-ди,-
Кереп кара әле шунда.”

Икесе дә шул “мыло”дан
Тәгәрәшеп көләләр,
Шунда ук фотога төшеп,
Инстаграмга эләләр.

Ә урамда кояш көлә
Җәйнең матур көнендә.
...Бассейн-ишек алдында,
Сәпид-капка төбендә…
 
Аһәңле сүз
 
(Остазым –эзтабар язучы Шаһинур абый Мостафинга багышлыйм)
“Аһәңле сүз” иде юлбашыбыз,
Купшы сүзләр эзләп кинәндек.
Сүзен сүзгә, юлын юлга ялгап
Каләм тибрәтергә өйрәндек.

“Салават күпере” инде күптән
Шаһинур абый корган оябыз.
Шул еллардан килгән бергәлекне,
Күңел җылысын һаман тоябыз.

Барлаганда еллар агымыннан
“Салават күпере”нең үткәнен
Без күрәбез гади бер егетнең
Рәшит Бәшәр булып үскәнен.

Илдар Хәйруллинның иҗатына
Сокланмыйча ничек түзәрсең?
Аның әсәрләрен укысаңмы?
Тыела алмый көлеп үләрсең.

Шигърияттә тиңнәр таба алмыйм
Якташыбыз шагыйрь Моратка.
Нык утыра җайлап иярендә-
Тулпар дигән җитез бер атта.

Ә Рифәбез,әнә, Рахман булды,
Талант иясе-безнең шагыйрә.
Шаһинур абый шундый талантларны
Ничек яшьли күреп өлгергән?

Мине дә ул зур өметләр баглап
Бер шагыйрә итеп күргәндер...
Хыялында безнең һәммәбезгә
Акбүз ат иярләп биргәндер.

Ә мин...акламадым ул өметне,
Башка уйлар бизи көннәрем.
Шигъриятем – мәктәп һәм балалар,
Нәселемнән килгән һөнәрем.

“Салават күпере” әле һаман яши,
Талант барлый әле бүген дә.
Остазына бик күп шәкертләре
Рәхмәт йөртә күңел түрендә.

Безнең күңел һаман эзләнүдә,
Хыялларда – өмет чаткысы.
Йөрәгемдә саклыйм шигъриятнең
Аһәңле сүз дигән тамчысын.
 
Онытмадык

Кулларымда – Хәтер китабы...
Бик сак кына ачам битләрен,
Беләм аның безнең буын өчен
Иң кадерле китап икәнен.

Кара тышлы калын бу китапта
Күпме язмыш, күпме исемнәр...
Шушы кешеләрнең гомерләре
Сугыш кырларында киселгән.

Кара китап...Безнең туганнарның
Исемнәре монда язылган.
Утлы, канлы, зәһәр сугыш җиле
Безгә дә бит килеп кагылган.

Кайгы хаты килгән әбиемә:
“Геройларча үлде,-диелгән,-
Халкыбызның батыр каһарманы
Польша дигән илдә күмелгән”.

Их, яшисе иде дә бит әле,
Яз кояшы елмая күктән.
Ул чит җирдә ятып калган әнә,
Ә бер айдан Җиңү көне җиткән.

Олы улын озак көткән әби
Күзен алмый ерак юллардан.
Илне саклап яуга киткән улы
Бер хәбәрсез,эзсез югалган...

Әтием дә – сугыш ветераны,
Күп җирләрне азат иткән ул,
Немец фашистлары камап алган
Краснодонга барып җиткән ул.

“Яшь гвардия”неңҗансыз гәүдәләрен
Немец шахталарга тутырган.
Батыр егетләрне коткарырга 
Соң булган шул инде, соң булган.

Бу сугыштан җиңеп кайткан бабам,
Исән калган канлы яулардан.
Чигәсеннән ал кан саркып торды
Сугыш салган тирән ярадан.

Шул чакларның ерак кайтавазы –
Һәйкәл тора безнең авылда.
Йөздән артык улы һәлак булган
Илне саклап дошман явында.

Сез яклаган илнең якты күген
Капламасын кайгы болытлары.
Меңәрләгән йөрәк типсен бергә:
Онытмадык!
Онытмадык!!
Онытмадык!!!
 

Оныт, диләр

Оныт, диләр миңа, Якутияне,
Оныттым бит инде, сагынмыйм.
Туган илдәй ямьле, матур җирне
Кайдан тагын эзләп табыйм мин?

Авылымның кышы бигрәк йомшак,
Ә язлары назлы, ягымлы.
Чит җирләрдә ничек түздем икән
Сагынмыйча туган ягымны?

Җиләк җыйган үзәннәрдә булдым,
Чишмәбезне таптым чамалап.
Бала чагым үткән җирләр белән
Танышып йөрдем бүген яңадан.

И, чишмәнең татлы зәмзәм сулы,
Челтерәп аккан серле тавышы!
...Ә кайдадыр якут тайгасына
Нурын коя төньяк балкышы...

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»