поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.01.2019 Җәмгыять

Бер гасыр гомер

Кошки районының Яңа Фәйзулла авылында гомер иткән, ә олыгайгач Самарага, балалары янына күчеп килгән Бөек Ватан сугышы ветераны, тугыз бала үстергән Герой-ана Зәйтүнә РӘХМӘТУЛЛИНАга бу елның беренче көннәрендә 100 яшь тулып узды.

Зәйтүнә апаның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Аның балачагы - колхозлашу, ә яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Шул чор кешеләренең газиз башларына төшкән авырлыклар, ачлык-хәерчелек, авыр эш Зәйтүнә Акмальдин кызын да читләп үтмәгән. Шулай да яшьлек еллары аның күңелендә иң матур чор булып саклана.
 
- Яшь чагында Зәйтүнә бик чибәр, уңган кыз иде, дип сөйлиләр иде авылда. Шуңа кияүгә чыгуы да маҗаралы булгандыр. Аны суга барган җиреннән булачак әтиебез урлап киткән. Унҗиде-унсигез яшьлек кыз, әлбәттә, карышкан, елый-елый өенә кайтарып куюларын соралган. Тик гайрәтле егет аның сүзләрен тыңламаган. “Нишлисең инде? Бар да шулай яши бит”, - дип язмышына буйсынырга туры килгән, - дип искә ала кызларының берсе Рәсимә Сафиуллина.
 
Механизатор булып эшләгән ире Хөснулла көне-төне колхоз басуында, язгы чәчү вакытында көнен-төнгә ялгап, өенә дә кайтмыйча эшләгән. Ә Зәйтүнә йорт эшләрен карый, бер-бер артлы туган тугыз баланы үстерә.
 
- Әни бик сабыр, акыллы, зирәк хатын иде. Дүрт сыйныф кына тәмамлаган булуына карамастан, безгә өй эшләрен эшләргә дә ярдәм итте, тормыш сабаклары да үтемле булды. Әле дә исемдә, әтинең хезмәт хакы алганын без, балалар, көтеп ала идек. Яңа кием, конфет-печенье еш эләкми иде бит. Әни беркайчан да безгә: “Акча юк”, - дип әйтмәде, “Карарбыз, балалар”, - дип кенә җавап бирә иде.
 
Менә көткән көн килеп җитә. Әни безне өстәл тирәли утырта да акчаны бүлә башлый. “Менә бусы - салым түләргә китә, монысы - итек басучыга, бусын - азык-төлеккә тотарбыз. И-и-и, балалар, сезгә яңа ыштан-күлмәк сатып алырлык акча калмады бит”, - дип кулларын җәя. Без акчаның кирәк-яракка киткәнен күрәбез дә әнидән яңа күлмәк тә, тәм-томнар да таләп итмибез инде, - дип хатирәләргә бирелә Рәсимә Хөснулла кызы.
 
Ул әнисенең эшсез утырган чакларын хәтерләми. Җәен бакча, мал-туар, өй һәм йорт эшләре тирәсендә бөтерелсә, кышын тугыз баласының аяклары җылыда булсын өчен йон эрләгән, бияләй-оекбаш бәйләгән.
 
- Кул эшенә оста безнең әнкәй. Укыган чакта төрле бәйрәмнәргә концертлар куя идек бит. Бервакыт сары төстәге тукыма бүлеп бирделәр дә күлмәк тектереп кияргә куштылар. Мин өйгә кайттым да: “Акчабыз юк бит, кемнән күлмәк тектерәбез инде?” - дип еладым. Әни, гадәттәгечә: “Күз күрер, кызым”, - диде дә тукыманы алып куйды. Берничә көннән ул миңа бала итәкле бик матур күлмәк кидерде. Әни аны төнлә, без йоклаганда кул белән теккән икән. Балам кеше баласыннан ким булмасын, дип тырышкан инде, - дип сөйли Рәсимә апа.
 
...Менә шулай бер гасырга сузылган авыр тормыш артта калган. Ләкин ул еллар Зәйтүнә апаның балалары күңелендә авырлыклар белән түгел, ә матур һәм сабыр әниләренең ягымлы куллары, чиксез ярату хисләре белән истә калган.
 
Ә язмыш бит Рәхмәтуллиннарга сынауларны ишеп биргән. Тугыз баладан бүген дүртесе генә исән, 75 яшендә Хөснулла абый да бакыйлыкка күчкән. Моннан сигез ел элек Зәйтүнә әби, оча сөяген сындырып, үзе дә урын өстенә калган. Шул көннән бирле ул Самарада, кызы Рәсимә һәм улы Илфак карамагында яши. Ләкин бу зур югалтулар тату гаиләне тагын да чыныктыра, берләштерә генә.
 
- Әле мин, әле абыем әнине карыйбыз. Үз әнисе кебек карап-тәрбияләгән киленебез Зәйтүнәгә дә (ул Елховка районының Тупли авылы кызы) Аллаһының рәхмәте яусын иде. Әниебез әле дә зиһенен югалтмады, 14 оныгы, 15 оныкчыгы, өч турунының исемнәрен белә, тавышларыннан танып ала.
 
Хөкүмәт тә ветеранны онытмый - Бөек Җиңү көненә котлаулар, юбилей медальләре җибәреп тора. Олы кешегә игътибар кирәк, әлбәттә, - ди Рәсимә апа. - Менә Кошки районы администрациясе дә әнине 100 яшьлек юбилее белән котлады. Президенттан да тәбрикләү булыр, дип уйлыйбыз, - дип әнисе өчен чын күңеленнән куана.
 
Без дә Зәйтүнә Акмальдин кызын олуг юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аңа хәерле сәламәтлек, балалары һәм оныклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын.
 
Фотода: Зәйтүнә РӘХМӘТУЛЛИНА (гаилә архивыннан).

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 18.01.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»