|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2019 Мәдәният
Татар халкы Илһам Шакировны «Мәңгелеккә китеп барам» җыры белән озатачак
Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашу мәрәсимендә аның «Мәңгелеккә китеп барам» җыры яңгыраячак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды. «Мәңгелеккә китеп барам» җырына көйне Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаев шигыренә Илһам Шакиров үзе язган. Бу җыр беренче мәртәбә Камал театры сәхнәсендә яңгыраган, дип яза агентлык.
Илһам Шакиров белән хушлашу мәрәсиме 18 гыйнварда була. Бөек җырчы белән хушлашырга 9.00 сәгатьтән килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|