поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2019 Ана теле

Ялганмалык кануны: иҗекнең кадерен беләбезме? (ДӘВАМЫ)

Үткән язманы “... һәр иҗек телнең мөстәкыйль берәмлеге буларак, иҗатчыга үзе бер эзләнү, ачышлар чыганагы, үзе бер дөнья икән. Аның сөйләм камиллегенә ирешү өчен кирәкле, кызыклы үзенчәлекләре хакында янә бер язма әзерләмичә булмас”, дигән идек. Ниятебезне интернетчыларыбыз, тыңлаучы-караучыларыбыз да хуплый. Гәпне дәвам иттерик. Сөйләмебезне тәэсирле итү өчен морфемаларның тагын кайсы якларына диккать итеп була икән?

Шушы сорауга җавап язып утырганда Болгар радиосы (Дилбәр) чираттагы “Тел уенын” тәкъдим итте. Урыслар актив куллана торган “Ура” сүзенең татарча төрләрен табып әйтергә. Тапшыру барышында ачыкланды: сорау “Ур” иҗегенә дә кагыла икән. Радиотыңлаучыларның активлыгы бермә-бер җанланып китте. Чыннан да, “Ур” ул тамыр сүз буларак та, ясагыч, төрләндергеч аффикс буларак та актив кулланыла. “Морф дөньясы” дигән дәфтәремдә мондый юллар: “Кушымчаларның төрен, санын барлау белән җентекле шөгыльләнү өстенә аларның этимологик хәзинәсен дә җентекле өйрәнергә кирәк. “Ур” аффиксын алыйк. Ул тамырның башында да (уру, урак, ураза, урау, урда, урта, урман, урт... ; нечкә вариантта: үр, үрә (тору), үрәчә, үрдәк, үркәч, үрләү, үрмә, үрмәләү, үрмәкүч,  үрнәк, үрсәләнү, үртәү, үрү);  тамырның уртасында (ауыр, аурта, буран, җ(й)урган, курган, мурган, муркыргыры, муртаю, тургай; нечкә: бүрәнкә, бүртү, дүрт, күрү, сүрән, сүрү, түрә), азагында (ур, бур, горур, зарур, зур, матур, мәгърур, нур, хур; нечкә: үрү, гүр, мәшһүр, түр, җәүр (төркем);
   
Сүзлекләр бу хәзинәне ничек теркәгән? “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. (Ш томда. 3нче том. Казан: Тат.кит.нәшр., 1981. 310–319 б.): Ур (2 мәгънәдә); Ура (урысча сүзлекләрдә дә теркәлгән мәгънә); Уравыч (2 мәгънә); Урагыч; Ураза (3 мәгънә, 4 телбизәк); Урай; Урак (3 мәгънә, 6 телбизәк); Уракчы; Урак-чүкеч; Уралма (2 мәгънә); Уралмалы; Уралу (8 мәгънә); Урам (4 мәгънә, 3 тезмәсүз, 14 телбизәк) (Сүзлектә бу тамырлы тагын 80 мисал теркәлгән);  
   
Теге яки бу категориягә нинди генә анализ (фонетик, грамматик, орфоэпик, лексик) ясалмасын, аның татар телендә калын да, нечкә дә төренең мәҗбүри булуын истә тотарга кирәк. Бу очракта үр аффексының булуы – аксиома. Янә “Аңлатмалы сүзлеккә” диккать итик: Үр (4 мәгънә, 3 тезмә); Үрге; Үргелек; Үргемле; Үрген; Үргеч; Үргү; Үрдерү; Үрдәк (2 тезмә); (Язмада үр аффикслы тагын 40 мисал теркәлгән);
 
Татарда охшаш авазлар охшаш иҗекләр ясау мөмкинлеген бирә. Урның (үрнең) синоним аффикслары: -ор, -ыр; (-өр, -ир,-әр). Шушы нигезле сүзләрдән: Ор. Урысның “ура”сы татарның “ор”ыннан яисә “ура”сыннан алынма дип санала (В.Даль һ.б.); “Аңлатмалы сүзлек”тә ор: Оракул (2мәгънә); Оран (1 тезмә);  Орлык (6 мәгънә, 8 тезмә, 2 телбизәк); Орчык (2 м., 1т., 4 т.б.); Орчыкбаш (2м.); Орчыклы; Орчыкча; Оршыну; Оршыш; Оршышу; Оры (3 м.); Орылы; (Сүзлектә янә 45 берәмлек теркәлгән); Нечкә аффикска да күз салыйк: Өр; Өргеч; Өрдергеч; Өрдерү (3 м.); Өре (2 м., 1 т.); Өрек (2 м., 1 т.); Өреле; Өрелмәле; Өрелмәлелек; Өрелү (3 м.); Өренде; Өретелү; Өретү; Өркелү; Өркенеч; Өркенү; Өркетү (2м.); Өркәк (2м); Өркәклек; Өркәч (2 м.); өркәч-өркәч; Өркәчле; Өркү (2 м.); Өрлек (2 м.); Өрлекле; Өрпе (1 т.б.); Өрпәйтү; Өрпәк (2 м.); Өрпәю; Өртелү (3 м.); Өртенү; Өрткеч; Өртү; Өртүле; Өртүсез; Өрфия; Өрәк (2 м.); Өрәңге (2 м.); Өрү (6 м., 3 т.б.);
   
Мондый мисалларны күрсәтүнең максаты ул шундый хәзинәнең  барлыгын белеп сөенү, горурлану булса, икенче ният шуларны үз сөйләмебездә куллану мөмкинлеген барлап-чамалап, белем-сабак эстәү.Үзем бу арада иҗекнең активлык-пассивлык мәсьәләсенә күбрәк игътибар иткәнмен. Бу – үзенә аерым сөйләшү тезисы. Татарның асыл үзенчәлекләреннән берсе шунда: аның һәр берәмлеге (аваз, иҗек, кушымча, сүз, сүзтезмә калын да, нечкә дә әйтелешле (язылышлы). Бу закон дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән сыйфат. Алда – сингармонизм канунын анализлаганда без моңа тәфсилләбрәк тукталырбыз, хәзергә иҗеккә (кушымчага) кагылган тезисларны гына искә алыйк. Алар да бу канунга катгый буйсына: -Дар/-дәр (Айдар, Искәндәр; тарафдар, хөкемдәр); -кан/-кән (кайткан, киткән); -лар/-ләр (бабайлар, әбиләр); Кыскасы татарның һәр иҗеге калын да, нечкә дә була ала. Кызыксынып китеп, менә бу мисалларны ике вариантта да тутырып, үзегезнең сөйләм “байлыгын” барлап карагыз әле: -тыру/-... (кызыктыру,...); -сыну (кызыксыну, юксыну, барсыну, тарсыну); -кыну (ашкыну), -пыну (талпыну); -сенү, сөнү (көрсенү); -сын (сынландыру); -сыз/-сез.
   
Безгә мондый күнегүләр үткәрү өчен әдипләребез тәкъдим иткән кызыклы “кулланмалар” да бар. Әйтик “-Сыз” кушымчасына багышлап, Лена Шагыйрьҗан шигырь язган. Андый иҗади табышлар аеруча балаларга тел өйрәнү, күнегүләр ясар өчен бер дигән кулланма. Ринат Нуруллинның “Кашык бушмы?” дигән шигыре. “Бураннан” “бура” бурыйлар,//”Карама”да “кар” ята.// “Бүрек”тә “бүре” утыра.// “Ат” сүзе бар “нарат”та. “Тубал” тулы “бал” булганда,// Кашыклап аша балны.// Бал беткәнче әйтеп бирче, // Буш кашыкта аш бармы?
   
Шулай да монда чын дәреслек дип әдипләребезнең төп әсәрләрен танырга кирәк. Менә соңгы вакытта 
тел осталыгын махсус өйрәнгән язучыларыбыздан берничә генә мисал. Күренекле шагыйрь Рим Идиятуллин
сурәти чыганак итеп сүзләрне генә түгел, мәсәлән, иҗекләрне дә таный, эшкә җигә.  Аңарда иҗекнең, тел берәмлеге буларак, татарчалыгын тоемлау, кадерен белү сәләте көчле. Китәрләргә иде, башкайларны салга салып; Качса кояш, сөзәк итәгеннән//ишелепләр төшә күләгә; Кемгә кирәгербез; тәүбә кылмагачтын; Шөкер кылам: бүгеннәрдә Шагыйрь теле түгел бәйдә; Һай, картайган икән, чүгенгән //Карты корган иске эскәмия; Әйгенәм, әнкәйгенәм; Калыккачтин моңсу кояш сөңге буе//Кичәгенәк.
   
Менә  күренекле шагыйрь Газинур Морат иҗатына караган күзәтү: бирергә теләгән фикеренең берәр төсмерен җиткерергә сүз табылмаса, ул аны үзе булдырырга омтыла. Ә моның өчен телебезнең чара-алымнары җитәрлек: – ялганмалык байлыгы: Муенчагын өзеп этләр кача – / Этләүдәнме тели котылырга?..; – аеруча актив кушымчалар (-лык/-лек): Вөҗүдендә дала җәйрәп яткан ,/ Көн итсә дә кимлек-тарлыкта; Мәйләүдән чәйләүгә күчкән / Әҗәл белән Әлмәндәр; Карашыңда  – таң салкыны, / Өши барам, өшәнә...; Сул аягы белән шигырь-мигырь яза / Әтрәк-әләм.
   
Кушымчалар –тел тарихын ачу, этимологик табышлар
 өчен дә кызыклы чыганак. Төзелешен (морфологиясен) өйрәнгәндә дә  ачышлар ясыйсың: күз–ату (күзәтү); урын–лаштыру (урнаштыру); күчкән аш (күчтәнәч). Мәгънә төсмерләренең төрлелеген әйтеп тә торасы юк! Әле менә келт итеп җит тамыры искә төште: җитез, җитеш, җитәклә, җиткер һ.б. Зиһендә берьюлы әлләничә мәгънә-төшенчә генә түгел, сурәт-күренешләр дә  калкып чыкты: куып җит; барып җит; җитез бала; җитешле тормыш; сиксән җитеп килә; пенсия яшенә җитте;  Нигә бу иҗеккә “бәйләндемме”? “Җырлыйк әле” тапшыруын караганда Сарман районыннан бер үзешчән җырчы ханым җырын башлар алдыннан “Җырдан җитешегез!” диде. “Җитешү”! Китте шуннан башымда хәтирә-уйланулар. Татарда бит аш табынын ачып җибәргәндә хуҗабикә кагыйдә буларак “аштан җитешегез” дип башлый. Бу гаҗәп мәгънәле, эчке хисле, җиңел әйтелешле гыйбарәнең мәгънәви  тамырын барлый башладым. Рифкать Әхмәтьянковның этимологик сүзлегендә: Җитәк “повод, узда, руководство” гомуми төрки йэтэк, йэдэк “җитәк, бау, запас, өстәмә, кушымта, савыт булып хезмәт итүче тире” сүзеннән, борынгы төрки); йэт – “җитәкләү, тарту, күтәреп яки сөйрәп алып китү” фигыленнән. Чагыштыр: Итәк. Электә җитәк (борынгы төрки) йэтәк сүзе башлыча “запас ат” мәгънәсендә кулланылган.
   
Җитез “ловкий, расторопный” – борыңгы татар җит-кер-//йәткир – җитүчән, тиз җитә торган” сүзеннән үзгәреп килеп чыккан булса кирәк (р>з) кара: Җит-ү. Башкортча йетез, чувашча йетес “җитез” татарчадан. Чагыштыр барынгы татарча йитик, йитиг (“тиз, җитез”);
   Җитен, җитмеш; җит-ү “достигнуть” гомум төрки йәт – “җитү, өлгерү, җитәрлек булу”;
   
Татарча-русча сүзлек (М.:1966):   Җитди, җитдилек, җитдиләнү, җитдиләтү, җитдиләштерү, җитдиләшү, җитдият; җитез, җитезлек, җитезләндерү, җитезләнү; җитен, җитенле, җитенче, җитенчелек; җитенкерәү; җитеш, җитешкәнчә, җитешле, җитешлек, җитешле-җитешсез, җитешмәү, җитешмәүчелек, җитешсез, җитешсезлек, җитештерелү, җитештерү, җитештерүче, җитештерүчән, җитештерүчәнлек, җитешү, җиткезү, җиткелекле, җиткерелү, җиткермәү, җиткертү, җиткерү, җиткәненчә, җиткәнче, җитлегү, җитлектерү (җитмеш нигезле биш сүз), җитмәслек, җитмәсә, җитәкле, җитәкләнү, җитәкләтү, җитәкләшү, җитәкләү, җитәкләүче, җитәкче,  җитәкчелек, җитәрлек, җитәр-җитмәс, җитү;  Газетта эшләгәндә сүзлеккә үзем кулдан  өстәгәнмен: җитеш (ал, аша, авыз ит);
   
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (Өч томда. Ш т. Т–Һ. Казан, Тат.кит.нәш., 1981): Җитди (7 мәгънә), җитдилек (5 мәгънә), җитдиләнү (3м.), җитдиләтү, җитдиләштерү (2м.), Җитдиләшү (2), Җитдият, Җитез (3), Җитезлек, җитезләнү (2), җитез-җитез, җитез-җәһәт, җитен (3), җитенче, җитенчелек, җитенке, җитенкерәмәү, җитеш (4), җитешле (3), җитешлек, җитешмәгәнлек, җитешмәү, җитешсез, җитешсезлек, җитештерү (6), җитештерүче, җитештерүчән, җитештерүчәнлек, җитешү (9). Шулардан берсе: Боерык фигыль формасында. Җитеш(егез). Сыйлау, ашарга кыстау, ашамлыкны алырга үтенү сүзе буларак кулланыла. (Газизә апа) Җәгьфәр абыйны кыстады:– Җитешегез әле, кода, бары белән! (Ә.Фәйзи); Җиткезү, җиткелекле, җиткерү (12), җитлегү (5), җитлекле, җитлексез, җитлектерү, җитмеш (4 сүз), җитмәс, җитмәслек, җитмәсә, җитмәү, җитмәүчелек, җитәк (2), җитәкләшү, җитәкләү (3), җитәкче (3), җитәкчел, җитәкчелек (3), җитәрлек (2), җитәр-җитмәс (2), җитү (Беренче мәгънәсе 19 төрле), Икенче мәгънәсе 3 төрле);
   
Гап-гади бер иҗек, сүзнең шундый мәгънәви-хисси байлыгы –могъҗизасына  сокланып, илһамланудан алдагы хезмәтебездә  сүзләргә багышланган хикәятләр тәлгәшен “Сүздән җитешегез әле”  дигән исем астында ачып җибәрергә дигән теләк туды. Хәер, монда да фәнни эзлеклелек сорала: сүзне тел берәмлеге дип саныйбыз икән телнең аңа кадәрге берәмлекләрен санга сугарга кирәк. Димәк ки, сәхифәне авазлардан, иҗекләрдән башлау фәнни дөрес булыр: “Аваздан җитешегез әле!”, “Иҗектән җитешегез әле!”
   
Хәер, без соңгы вакытта таныша килгән язмалар болай да “иҗеккә мәдхия” дип аталып, алар интернетчыларыбызда кызыксыну уяткан иде. Инде  аларны  тәмамларга да вакыт җитеп килә. “Иҗектән җитешегез әле!” дип, тиздән азаккысын да тәкъдим итәрбез.
                                              Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»