|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 5 кешелек гаиләне коткарганнар (ФОТО)Татарстанда машиналары карда батып калган гаиләне коткарганнар, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында. Машинада 5 кеше булган. Буа районында Яңа Чәчкаб авылы янында «Лада Приора» автомобиле карда батып кала. Машина эчендә биш кеше өч сәгатьтән артык утырган. Алар карга баткан тимер атларын үзләре чыгара алмаган.
1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре салкында туңып беткән кешеләргә ярдәм итеп, җиңел автомобильне кар көртеннән юлга өстерәтеп чыгарганнар.
Фото: ГУ МЧС РТ
--- |
Иң күп укылган
|