|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2019 Мәдәният
Илһам Шакиров белән хушлашу КАЙДА һәм КАЙЧАН булачагы билгеле булдыТатарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Илһам Шакиров белән хушлашу буенча оештырылган комиссия рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев әйтте. Хушлашу чарасына 18 гыйнварда, 9.00 сәгатьтә килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк, дип яза агентлык.
Җырчыга 84 яшь иде. Ул озакка сузылган көчле авырудан соң бүген, 16 гыйнварда 16.00 сәгатьтә вафат булды.
Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
--- |
Иң күп укылган
|