|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2019 Мәдәният
Мәскәүдә «Театр. Скоморохов» күргәзмәсе ачылды (ФОТО)Мәскәүдә Малый Ордынка театр галереясында «Театр. Скоморохов» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә театр рәссамнары - Скомороховлар династиясе иҗатына багышлана: бигрәк тә Ерак Көнчыгыш театрларында 150дән артык спектакль куйган Геннадий Николаевич Скоморохов (1925-1975 гг.) иҗатына. Күргәзмәдә рәссамның 70нче елларда акварель белән эшләгән хезмәтләре тәкъдим ителә. Геннадий Скомороховның иҗат юлын бүгенге көндә аның улы Сергей Скоморохов дәвам итә. Ул Казанда Г.Камал исемендәге театрының баш рәссамы. Аның ике улы Геннадий һәм Юрий — шулай ук рәссамнар. Надежда Скоморохова /Чехович/, Геннадийның тормыш иптәше, костюмнар һәм сәхнә образлары тудыру белән шөгыльләнә.
Күргәзмәдә Скомороховларның спектакльләргә ясаган декорация эскизлары, макетлары һәм костюмнары тәкъдим ителә. Барысы бергә Скомороховлар гаиләсе 400дән артык спектакль чыгарганнар.
--- |
Иң күп укылган
|