|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2019 Мәдәният
Кариевлылар театраль дәрес бирәБез укучылар белән театр турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Бүген дә артистларыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм Татарстанның атказанган артисты Сөнгатуллина Халидә кадетлар корпусында булып кайтты. Алар «Бер мәхәббәт тарихы» спекталеннән өзек күрсәтеп, анда укучыларга да катнашу мөмкинлеге бирде, сәхнә арты тормышы белән дә таныштырды. Актив укучыларга театрыбызның спектакльләренә чакыру билетлары һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Театр елы кысаларында «Театр дөньясына сәяхәт» дәресләре даими кабатланып торачак.
--- |
Иң күп укылган
|