|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2019 Мәдәният
Әлфия Авзалованың кызлары әнисе туган көнендә каберен зиярат кылды (ФОТО, ВИДЕО)Бүген халкыбызның данлыклы җырчысы Әлфия апа Авзалованың туган көне. Исән булса аңа 86 яшь тулыр иде. Әлфия апаның балалары, якыннары белән аның каберен зиярат кылдык, дип хәбәр итә Зимфира Гыйльметдинова. Кызлары Гүзәл һәм Зөлфия әниләре каберен каплап яуган карны куллары белән тигезли-тигезли, гөлчәчәкләрен әниләренең фотосына якынрак куярга тырышалар. Исән чагында Әлфия апаны матурдан-матур киемнәр киендереп, бизәндерен тордылар кызлары. Артистка бит ул! Үзе дә матурлык тудыручы! Матбугат.ру сайтына Әлфия Авзалованың моңа кадәр беркайда да чыкмаган фотоларын элдек. Фото, видео: инстаграм
--- |
Иң күп укылган
|