поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2019 Җәмгыять

Бушлай сыр тәбедә генә

Мөмкинлегем барында, көндәлек тормыш өчен кирәк булган вак-төяк әйберләрне күпләп, запас белән алып куярга гадәтләндем. Азык-төлек (токмач, ярма,тоз һ.б), кер порошогы, сабын, теш пастасы ишеләрнең дә тәмам беткәнен көтеп ятмыйм. Запасым булмаса, җаным тыныч түгел. Әле беркөнне район үзәгенә төшкәч, кибеттән биш төргәк шырпы алдым (бер төргәктә ун кап). Алай эчен-тышын да карап тормадым, алдым да сумкама салдым. Кайткач, карасам, шырпыларымның тышына “Красная цена” дип язылган. Телевизордан бу тамга куелган товарларга реклама еш бирелә, “алыгыз, отылмассыз” дип колакка тукып торалар. Кибетләрдәге азык-төлек киштәләрендә дә “Красная цена”лы нинди генә товарлар юк!

 Болар, саклану срогы чыгып барганлыктан, азмы-күпме бәясе төшерелгән яки сыйфатсыз товарлардыр дип уйлыйм үзем һәм андый әйберләрне алмаска тырышам. Гөнаһ шомлыгына каршы, шырпы алганмын шул! Ул шырпы өчен өйдәгеләрдән шактый эләкте үземә (имеш, әйбер ала белмим). Ни өчен дигәндә, каптагы кырык шырпының 3-4е кабына микән?! Кабынганы да газ комфоркасына барып җиткәнче сүнә. Сызгычына, шырпы башына күкерт урынына әллә кызыл балчык кына сылап чыгарганнар инде. Ул илле кап шырпыны нишләтергә инде хәзер. Яңадан андый әйберләргә якын барасым юк! Шулай дидем дә соң, бер баскан тырмага кабат китереп басканымны сизми дә калдым.

 
Кирәк-яраклар алып, касса буена килеп баскач, бер тапкыр кулланылышлы пакет төргәге алмаганым исемә төште. Карасам, касса урнашкан өстәлдә шундый пакет төргәкләре өелеп тора. Акцияле пакетлар икән. Берсен сорап алдым. Кассир кыз әле ике-өч төргәк алырга да тәкъдим иткән иде, ярый алмаганмын. Аларының яртысы төпсез булып чыкты! Бәлешкә ит турадым да, калганын пакетка салып, суыткычка куярга дип, күтәреп алуым булды, ярты пакет итем аяк астына җәйгән паласка ишелеп тә төште. Катырырга куярга дип әзерләгән күпме чиям, кура җиләге, җир җиләге чәчелеп идән тулды.Үземә күпме мәшәкатъ, зыян килде. Миннән үткәнче, иясенә җиткәнче дип кенә эшләнгән товарлар белән болай да дөнья тулган, җитмәсә, очсызлыгына кызыгып, һаман алдануны дәвам итәбез...
 
 
Матурлардан матур кем матур?
 
Ноябрь аенда башкалабыз Казанда “Татар кызы–2018” халыкара конкурсы узды. Быел бу дәрәҗәле исемгә Ижау кызы Диләрә Гыйльметдинова лаек булды.
 
Матурлык конкурслары ил күләмендә дә, дөнья күләмендә дә ел саен үткәрелеп тора. Гадәттә бу конкурслар гүзәл затларыбыз арасында үтә. Ир-егетләр арасында үткәрелгәне юк бугай, чөнки ир-ат матурлык белән түгел, ә көч-куәт, гайрәт, батырлык, эшчәнлек, кешелеклелек һ.б сыйфатлар белән алдырырга тиеш. “Матурлык дөньяны коткара” шигаре астында үтүче бу конкурслар кызларыбызны төрле яклап күрсәтә: төс-кыяфәт, буй-сын, соңгы елларда хәтта сексуальлек төшенчәсенә дә ныклы басым ясала. Буй-сынны “пачти” ялангач хәлдә тәкъдим итәләр. Төс-кыяфәт дигәнендә дә табигый матурлыкка караганда ясалма матурлыкка ныграк игътибар итәләр кебек.
 
“Матурлык дөньяны коткара” гыйбарәсенең авторы – бөек рус язучысы Ф.Достоевский, матурлык дигәндә, рухи матурлык, күңел матурлыгы турында әйткән дә соң! “Красота (душевная) спасет мир, а некрасивость (злоба, равнодушие, эгоизм) убьет”, – ди “Идиот” романының 18 яшьлек герое Ипполит Терентьев. Соңгы елларда “Татар кызы” халыкара бәйгесен оештыручылар да шушы мәгънәне тирәнтен аңлап эш итәләр кебек. Максатлары: кызларның төс-кыяфәтләреннән бигрәк, эчке дөньяларының гүзәллеген, уңган-булганлыкларын, туган телен камил белүләрен дә күрсәтү. Афәрин!
 
Матурлык турында яза башлагач, туган авылымның матур-матур апа-җиңгиләре күз алдыма килде әле. Без бала чакларда шактый иде алар авылыбызда. Шуларның берсе – Зәйтүнә апа. Килен булып төшеп, берничә ел кайната-кайнана, янагалар белән яшәгәннән соң, ире Солтангали абый белән авылның түбән очыннан йорт алып, башка чыктылар. Көтү кайтыр алдыннан Зәйтүнә апаның сыерын каршы алырга барганын койма ярыгыннан карап кала идек иптәш кызым белән. Бүгенгедәй күз алдымда: билләренә кадәр төшеп торган чәчләрен ике толымга үреп, толым очларына кызыл тасма таккан. Бала итәкле күлмәк өстеннән күкрәк һәм итәк турлары чигүле, канатлы ак алъяпкыч япкан, ак чигүле яулыгын артка чөеп бәйләгән. Колакларында бөгәҗә алкалар ялтырый. Аякларында теш порошогы белән агартылган ап-ак чүпрәк чүәкләр (элек андый аяк киемнәре бар иде). Кашларына эскәк-фәлән тимәгән, нечкә генә сызылып киткән кашлар. Ике бит алмасы алсуланып тора, иреннәре чия кызыл, көләч күзләр... Барысы да Ходай биргән табигый матурлык! Коеп куйган чып-чын татар хатыны! Ике кулыннан нәзакәт белән генә җитәкләп, матурлык конкурсы сәхнәсенә чыгарып бастыр! Зәйтүнә апа уңган-булган да, үзе үтә ярдәмчел. Бик ачык, киң күңелле, әллә кайдан елмаеп-көлеп килә, һәркем белән исәнләшеп үтә. Тәмле телле. Томсарак чырайлы, кырыс, аз сүзле ире Сотангали абыйга да яратып, “алма тәкәсе” дип дәшә.
 
Тамара (керәшен авылында туганга шундый исем кушканнар), Гөлфәридә, Флүрә апалар да бик матур хатыннар иде. Барысы да колхозда җир җимертеп эшләделәр, озак еллар кайнаналары белән яшәгән уңган, итагатьле киленнәр дә булдылар, гаиләләрен дә алып бардылар. Табигый матурлык өстенә рухи яктан бай, киң күңелле, матур җанлы апалар иде алар. Чын матурлык әнә шундый буладыр ул.
 
 
Чит илләргә чыксаң...
 
Элек-электән чит илләргә чыгып кайтучылардан ишеткәнем бар: безнең туристлар башкалардан бик нык аерылып тора икән. Күз төшерү белән, әһә, бу Русия кешесе икән дисең диләр.Үз-үзләрен тотышлары, киенү рәвешләре, аралашу культурасы һ.б. буенча.
 
Безнең бер җиңгәбез озак еллар төзелештә эшләп дан казанган орденлы штукатур-маляр. Совет чорында (узган гасырның җитмешенче еллар уртасы) аны, мактаулы төзүче буларак, ГДРга туристик путевка белән бүләклиләр. Таныш-белешләрне эшкә җигеп, кием-салым мәсьәләсен кайгырта башлый бу, эш урыныннан да дефицит әйберләр табарга ярдәм итәләр. Ышту син, кемнеке дигәндә, безнеке диярлек булсын! Кримплен костюм-итәк, шул ук материалдан тегелгән берничә күлмәк, платформалы туфли, бижутерия, заманы өчен модалы плащ та гардеробка кайтарып эленә. Китә апабыз җәйнең бер матур көнендә Татарстан делегациясе составында Герман җиренә. Боларны хөрмәт белән каршылыйлар, кунакханәгә урнаштыралар. Икенче көнне экскурсияләр башлана. Безнең апабыз кримплен күлмәк, платформалы туфлиен киеп, муенса- брошкаларын тагып чыгып китә экскурсиягә.
 
Платформалы туфли беренче тапкыр киеп караганда таман кебек тоелса да, йөри торгач кыса башлый. Кыскан аяк киеменнән дә начар нәрсә юк диләр бит. Ирләр аны хәтта яратмаган хатын белән торуга тиңлиләр! Байтак җәфалангач, аптырап тормый, туфлиен сала да, кулына тотып йөри башлый бу. Бер урамга күптән түгел генә асфальт түшәгән булганнар, шуннан да үтә. Кунакханәгә көч-хәл белән кайтып керә. Аякларын җылы су белән юып, караватына менеп ята.
 
Үзе сөйләгәннәрдән: “Менеп яттым караватка. Бераздан бүлмәгә өлкән яшьтәге горничная килеп керде дә, чырайларын бозып, нимесчәләп, мине ачуланырга тотынды. Нигә сүгә микән дим. Теге һаман бармагын селки-селки мине әрли. Карасам, юрган астыннан аяклар чыгып калган икән. Яланаяк йөргәнгә, табаннарым кап-кара, җитмәсә, асфальт сыланып каткан! Юып та бетмәде, әмма урын-җирне пычрата торган түгел. Сүкте-сүкте дә чыгып китте. Бер сүзен дә аңламадым, бары тик рус-швайн дип әйткәне генә истә калды”. Җиңгәбез шулай да запаска тәбәнәк үкчәле туфли алган булган. Алга таба шуларны салмадым да ди. Аның кебек җәфаланучылар байтак булган безнең туристлар арасында ул көнне.
 
1968 елда булса кирәк, безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лена апа Газизова Мәскәү күрергә китә. Дөресрәге, Стәрлетамак шәһәрендә дәрәҗәле урында эшләүче энесе, шушы гомер яшәп, укытучы башың белән Мәскәү күргәнең дә юк дип, апасын мәҗбүри урыныннан куптарып диярлек үзләре белән ала. Энесе Мәскәүнең бик күп истәлекле урыннарын күрсәтә апасына. Третьяковка галереясенә дә алып бара. Шунда Лена апа беренче тапкыр шортыдан йөргән ирләрне, хатын-кызларны күрә. Болар Америкадан яки Европа илләреннән килгән туристлар булгандыр, күрәсең. “Башыма иң беренче: көпә-көндез, шәрә, йонлач ботларын күрсәтеп, оялмыйча, трусиктан гына нишләп йөриләр болар?” – дигән уй килде дигән иде Лена апа әлеге кыйссаны сөйләгәндә. Кызыксыну да үзенекен иткәндер, группасыннан аерылып китә бу шулар артыннан. Кая барсалар шунда барып, адаша да. Энесе көч-хәл белән эзләп таба аны. Адашуның сәбәбен белгәч, ни көләргә, ни еларга белми тора тегесе. “Үз гомереңдә шәрә, йонлач ботлы ирләр күргәнең булмадымыни, апа?!” – дип апасын шелтәләп тә ала. Ул заманда авыл халкының шорты дигәнен ишеткәне дә, күргәне дә булмагандыр бәлки. Ә хәзер, җәйгә чыксаң, олысы-кечесе, ире-хатыны шортыдан йөри. Гадәти күренеш. Чит илгә барып торасы да түгел, үзләре килде.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.01.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»