поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2019 Җәмгыять

Нәсел агачын үстерәсең килсә...

Бүгенге көндә кем генә шартлатып үзенең 7-8 бабасының исемен әйтеп бирә алыр икән? Хәер, сирәк кенә булса да, андыйлар да бардыр. Мәсәлән, Кама Тамагы районыннан Бәки авылы кызы Мөхәмәтшина Райдә, Келәнче егете Зәйнуллин Рәдиф бабаларының исемнәрен рәттән тезепме-тезеп үземне дә шаккатырганнар иде!..

Соңгы елларда туган якларыннан аерылган яшьләр арасында тырышып-тырышып ата-баба нигезен, аларның исемнәрен эзләү башланды. Юк, бу очракта замандашлар булыша алмый шул! Үз вакытында әбиләрдән, бабайлардан соралмаган! Тормышның беркайда да теркәлмәгән шундый кануны бар: үткәннәр белән кызыксыну соңгы шаһит киткәч кенә уяна... Аяныч... Бик аяныч.
 
Әмма ләкин архивлар бар бит, рәхмәт яугыры! Менә шунда табып була да инде үзеңнең тамырларыңны. Эшне нәрсәдән башларга соң?
 
Беренче адым.
 
Бу адымны ясауның ике төрле юлы бар.
 
Авыл музейларында яки авыл советларында колхозчыларның колхоз оешкан вакытта төзелгән исемлекләре саклана. Бүгенге яшьләр аларда үзләренең бабаларының исемнәрен таба ала.
 
Мисал өчен, Келәнче авылында 1935 елда төзелгән исемлектә Билалов фамилиясе өч тапкыр очрый: Билалов Муса, Билалов Барый, Билалов Хафиз. Фамилия дигәннәре — кешенең әтисенең исеме. 1930-еллардан соң инде атасы да, баласы да шул фамилия белән теркәлә башлый.
 
Беренче адымны ясауның икенче юлы түбәндәгечә. Татарстан Милли Архивында Р-3938 номерлы фонд бар. (Фонд номерын белү эшне җиңеләйтә: архив хезмәткәрләре сезгә шул фондка кергән документларның исемлеген китереп бирә.) Ул «Похозяйственная книга учета выполнения населением обязательств перед государством» дип атала. Анда авыл гражданнарының 1930-еллардагы исемлеге бирелгән, һәр хуҗалыктан күпме күләмдә сөт, ит, ашлык, бәрәңге, йон тапшырыласы күрсәтелгән. Юллар төзекләндерүгә куеласы хезмәт күләме дә бар.
 
Акчалата салымнар күрсәтелгән. Алар 6 төрле: авыл хуҗалыгы салымы, мәдәният өчен акча җыю, займ, тагын 3 төрле түләү.
 
Безгә бу исемлекнең кайсы ягы файдалы булыр икән? Һәр исем каршында аның социаль катламын күрсәтүче (ярлымы ул, урта хәллеме, баймы) билгесе дә бар.
 
Шулай итеп, бабагызның исемен таптыгыз ди.
 
Икенче адым.
 
Хәзер инде 1880-елларга караган исемлекләр кирәк. Анда инде бабагызның атасы исемен дә табуыгыз ихтимал.
 
Биредә дә ике юл бар.
 
Беренчесе — архивтан метрика кенәгәләрен эзләп таба аласыз.
 
Метрика кенәгәләренә, 1870-еллардан башлап, дөньяга туучы, үлүче, никахланучылар исеме теркәлә башлый. Әмма алар гарәп әлифбасы белән язылган. Бүген бу язуларны кайсы бәхетлебез генә укый алыр икән? Метрикадагы мәгълүматка ия булыр өчен, архивка барып, директор Горохова Людмила Васильевна исеменә гариза язу кирәк булачак. Шуннан соң инде сезнең алдыгызга бабагызның бабасының исеме дә калкып чыгар. Хәер, метрика язулары да әллә ни тирәнгә алып керми: 5нче, бнчы буынның исемнәрен ревизия кенәгәләреннән генә табып була.
 
Икенче юл шул ук архивтагы 81 нче фондка китереп җиткерә.
 
Биредә ниләр табып була соң?
 
1880-90-елларда патша хөкүмәте губернада булган авылларның планнарын төзү, йорт хуҗаларының исемлеген булдыру белән шөгыльләнә. Шул исемлекләрдә 1935 елда яшәгән кешеләрнең әтиләренең исемнәре булырга тиеш. Планда йорт нигезенең урынын да ачыкларга була. Әмма һәр авылның да планы бар дип әйтеп булмый. Мәсәлән, миңа Әлки районындагы Карга авылы планының рәсеме очрамады, йорт хуҗаларының исемлеге генә сакланган.
 
Ә менә бүгенге Кама Тамагы районындагы авылларның планы бар. Минем шәхси архивымда Бәки, Келәнче, Олы Карамал, Кариле, Казиле һәм башка авылларның планы да, йорт хуҗаларының исемлегенең күчермәләре дә бар.
 
Нәселләр чылбырын ничек табарга соң?
 
Мисал итеп, бүген Келәнчедә яшәүче Билаловларны алыйк. 1935 елдагы колхозчылар исемлегендә Билалов Барый бар. Ул Билалов Гыйльфанның бабасы була инде. Келәнче планына (1880-еллар) кайтсак, йорт хуҗалары исемлегендә бер генә Билалетдин исеме бар. Бәлки, фамилия шул исемнән башланадыр? Менә монда инде план ярдәмгә килә ала. Баба йортының урынын авылдашлар беләдер әле. Билалетдин бертуганы Шәрәфетдин белән бергә урнашкан булган, ахры, Билалетдингә икенче урынга күчәргә кушылган. Билалетдинның атасының исеме Ша...ев дип күрсәтелгән.
 
Билалетдин, ярый әле, берәү генә. Ә менә Гайнуллалар (1880 елда шул ук Келәнчедә) икәү: берсе — Әхмәдулла улы, икенчесе — Габдрахман улы. Биредә инде нигезнең номеры булышыр.
 
Шәҗәрә төзүченең бабаларының аталарының исемнәрен дә ревизия кенәгәләреннән табып була.
 
Өченче адым.
 
Архивтагы ревизия кенәгәсендә халыкның тулы исемлеге теркәлгән. Алар, Петр I  боерыгы белән, бөтен Рәсәй күләмендә, 7 елга бер тапкыр төзелеп барылырга тиеш булган. Тиешен тиеш тә, әмма Казан губернасындагы ревизия аралары — уналты ел! Татарстан Республикасының Милли архивында — 1834, 1850, 1858-еллардагы ревизия материаллары. Кенәгәдә ир кешеләр, аларның уллары, ир җенесеннән булган оныкларының исемнәре — сул якта, ә хатын-кызлар исемлеге — уң якта.
 
Инде Билаловларга кайтыйк.
 
1858 елдагы Келәнче авылына караган ревизия кенәгәсендә Билялетдин дигән исем күренә. Әтисе Шәмшетдин (1819 елда туган, хәтерегездәме, планда «Шам...ев» дип язылган иде?). Шәмсетдиннең әтисе — Бәшир (1770 — 1822) дип язылган. Шәмсетдиннең 5 улы барлыгы билгеле: Билялетдин, Зәйнулла, Шәрәфетдин (ике туган Билалетдин белән Шәрәфетдин бер пуҗымда яши!), Хисаметдин, Гимадетдин. Бәширнең атасы — Әмир. Буыннар арасы якынча 30 еллар булса, Әмирнең 1740-елларда туган булуы ихтимал. Нәсел буыннары болайрак булып чыга инде: ӘМИР — БӘШИР — ШӘМСЕТДИН — БИЛАЛЕТДИН — БАРЫЙ —... — ГЫЙЛЬФАН —Гыйльфанның балалары, оныклары. Нәсел чылбырын 9 буын тәшкил итә.
 
Ревизия кенәгәләре 1861 елгы реформадан соң төзелми. Алар урынына гаилә исемлекләре («Посемейные списки») барлыкка килә. Әмма ләкин 16 ел эшләү дәверендә минем кулга бары берничә авылның гына исемлеге керде: Даныш, Абзавыл, Бәрлегуҗа һ.б. авыллар. Бу исемлекләр 1912-13 елларда төзелә. 1874 еллардан соң гына, метрикалар барлыкка килә.
 
Ревизия кенәгәләрендә XIX гасыр дәвамында нәселнең яшәгән еллары теркәлгән. 1834, 1850, 1858 еллар тупламасыннан 3-4 буын ачыклана.
 
1858 елда туучылар, мәсәлән, 1890 елларда инде йорт хуҗалары булырга мөмкин.
 
1858 елдан алып 1870 еллар арасындагы халык исемлекләре миңа очрамады. Аларның булуы-булмавы миңа билгесез.
 
Үткәннәргә сәяхәт хәерле сәгатьләрдә башлансын иде!
 

Роза ХӘМИТОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 14.01.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»