поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.01.2019 Ана теле

Ялганмалык кануны – сөйләмне баету чыганагы. Беләбезме?

Телебезнең асылын хасыйл иткән төп кануннарын барлый башлап, шуларның берсе – ялганмалык канунын ачыкларга керешеп, иҗек, кушымчалар дөньясына аяк баскан язмабыз Матбугат.руда бәян ителгән көннәрдә эш дәфтәребездә мондый “яңалыклар” теркәлгән: “Тикторганда гына үзебезнекеләрнекеннән дигән сүз аңга килеп, шуны уйлап алдым. Ялганмалык канунына бәйле уйлану иде. Кара син иҗекнең сөйләмне баету мөмкинлекләрен! Әнә радиода бер эшмәкәр сөйли: “Базарда товарларның үзебезнекеләрнекеннән дә бигрәк читтән килгәннәрнекеләр катырак контрольдә тотыла”.

Иң кыйммәтлесе – иҗекнең төгәллеккә ирешү мөмкинлекләре: Эшкә чыгу белән эштән чыгуда кушымчаның мәгънә төсмерен нечкә тоемлавы сокландыра –  соңгысында бит  күчерелмә мәгънәлек төсмере дә бар. 
 
Тик нигә соң без көндәлек яшәешебездә бу мөмкинлекләрне тоеп эш итмибез. Кичә шахтада янгын чыгып һәлак булганнар турында Болгар радиосы бүген (20 декабрь,  2018) “һәлак булучылар”, ди. Татарның үткән, хәзерге, киләчәк заманны белдерә торган кушымчалары бик төгәл ләбаса. Яисә Татарстан Президентының Яңа ел котлавы турында хәбәрдә (Татарстан радиосы, 8 ноябрь, 2018): “Анда шундый юллар бар...”, диделәр. Инде укый башлаган юлны саф татарча шушындый дияргә иде. Шул көннәрдә спектакль тыңлаганмын. Княгиня: “...эшләпәләрнең барын да  алам”, диде. Җан Баевич: Барысын да аласыңмыни?, диде. Язучы ничек язган булгандыр, ә менә артистлар бер нәрсә турында бер үк текстта ике төрле әйтеп, татар тамашачысын аптырашта калдыра. Уйландыра бит: кушымчага  игътибарсыз булу гомумән телебезгә зыян салу ул, димәк, бу хәл тел берәмлегенең хокукын кысу, телнең җитди бер законын бозу дип каралырга тиештер. Нинди кимчелекләр закон бозу санала?
 
А) Кушымчаны урынсыз куллану, ягъни кушымчаның нәкъ шушы мәгънә төсмеренә туры килмәве, мәгънә өтеклеге. “Ярлы халык байлар катлавына дошманлаша бара...” мисалында -лаша кушымчасы тиешле мәгънәгә тәңгәл түгел. -Аш/-әш, -ыш/-еш уртаклык кушымчалары, ике як та дошманлык күрсәткәндә генә шулай әйтергә була. Гомумән дә, -лаша/-ләшә кушымчасының уртаклык төсмерендә урынсыз кулланылуы еш очрый. Моңа үткән язмада “якынлаша-якыная” мисалында тәфсилле тукталган идек.
 
Теге-бу төсмер белдергән кушымча телдә була торып та аны сөйләм оештыручының төгәл күз алдына китермәве, шуңа тәңгәл кушымчаны тоемламавы, тойса да аны эзләп табу чарасын күрмәве, ягъни сөйләменә карата гамьсезлек, җавапсызлык күрсәтүе аркасында сөйләмдә мәгънә өтеклеге яисә ялгыш мәгънә төсмере килеп чыга. Мәсәлән, сессия, җыелыш, радио,-телетапшыру (мәгълүм бер эш, гамәл, чара, хәрәкәт...) дәвам итә, ә шунда катнашучылар аны дәвам иттерә.
 
Янә бер мисал. Эшнең яки хәрәкәтнең сөйләүчегә мөнәсәбәтенә, кайда башкарылуына (үз тирәсендәме, ерактаракмы, еракта укмы һ.б.) карап шуның белән, шушының белән дип белдерелә ала. Күп радио,-теле тапшыру “...шуның белән тәмамланды” дип бетерелә. “Шушының белән...” диясе урынга. Яисә “Бүгенгә менә шулар...”, диләр. “...менә шушылар” урынына. “Кемнәр өчен елый микән ялгыз миләш тәлгәше” диелә җырда. Хәлбүки җөмләдә сорау сүзе килгәндә (кем, нәрсә, ничек, нигә һ.б.) –мы икән, -ме икән рәвеше була алмый. “Балалар өчен кем язарга тиеш микән?” ди бер хөрмәтле генә язучыбыз. Ә бер күренекле радиожурналистыбыз “Яңа елны кая каршы аласың?” дип сорый. Кайда диясе урында. Хәер, бу мисалларны без инде “Ана теле” сәхифәсенең башлангыч язмаларында ук китергән идек. Кызганыч ки, алар кабатланудан туктамый.
 
Ә) Артык кушымча (тавтология). Аеруча җырда ритм, рифмага туры китерү өчен артык иҗек өстәлә – мәгънә төгәллегенә зарар китерелә. Талларны бөгелдерә (Җыр); Ашыгу – ашкыну; Моңнар агыла (ага); Икәнлеген аңладым (Икәнен);
 
Тамырга кушымча ялгаганчы төп сүзнең барлык мәгънәләреннән (синонимнарыннан) файдаланып бетерергә кирәк. Татар теленең ялганмалы тел булуы һич тә аның төп сүзләренең мөмкинлекләре чикләнгән дигәнне аңлатмый. Төп сүзнең барлык мәгънә байлыгын нечкә тоемлап бетермичә торып кушымча ялгарга кабалану, кушымчалар белән артыгын мавыгу, шулай ук, төп сүзнең хокукын бозу, законсызлык саналырга тиештер. Мәсәлән, аерым торганда татарның һәр сүзе берлек рәвешендә дә күплекне белдерә. Һәр сүзе! Димәк, тик торганда сүзгә күплек кушымчасы өстәлсә, урынсыз артыклык (мәгънә тавтологиясе) барлыкка килә. Нарат урманы, сыер көтүе, урам тулы машина һ.б. дигәндә нарат, сыер, машина сүзләренең грамматик рәвеше берлек булса да, әлеге сүзтезмәләрдә (сөйләмдә) алар күплекне белдерә, аларга -лар/-ләр өстәү мәгънәсезлек була, татар теленең асылын бозу була. Соңгы елларда урынсыз, артык -лар/-ләр, -нар/-нәр аеруча еш күзәтелә. Сан, микдарь сүзләре белән килгән берәмлекләргә -лар/-ләр өстәлүе – “татарча түгел”лекнең иң чекерәеп торган мисалы. “Бик күп кешеләр һәлак булдылар”. Монда берьюлы ике хатага юл куелган: ия белән хәбәр дә күплектә яраштырылган, гәрчә бу да грамматика дәреслегендә башлангыч класстан ук кисәтелә киленә. Кисәтелә... әмма күрәләтә бозыла киленә: “СПИД авыруы белән авыручыларның егермедән артыгы (дөресе: күбрәге) үлгәннәр”. “Азатлык” радиосы журналисты: “22 татар теле укытучылары эшлиләр”, ди. Бу законсызлык күбрәк җыр, шигырьләрдә хәкимлек итә: “Ике йөрәк кавышалар – авылда яшьлек туе”; “Сиреньнәр хуш исләр тарата...”.
 
Кушымчаның мәгънә һәм хис белдерүдә мул мөмкинлеге әле ул аларга карата талымсызлык күрсәтергә хокук бирми. Әйтик, -лар/-ләр мәгънәнең күп төсмерләрен белдерү өстенә хис нечкәлекләрен белдерергә дә сәләтле (“уф йөрәккәйләрем”). Тик бу әле аның мондый сәләтен теләсә кайсы сөйләмдә, теләсә кайчан кулланырга рөхсәт итми. 
 
Р.Миңнуллинның “Карлар ява” шигыренә язылган җырдан башлап, бер концертта “карлар ява” дип биш җыр җырладылар (31 декабрь, 2018). Күпчелегендә -лар һич тә урынлы мәгънәдә түгел иде; ритм, рифма өчен генә. Ә чын татарда карлар сүзформасы җырдан башка бер генә сөйләм төрендә, бер генә кеше, радио авызыннан да ишетелми. Кар бөртекләре, кар өемнәре. кар бураннары диелә. Гомумән дә яңгырлар рәвеше гомумиләштерелгән очракта кулланылса да (көзге яңгырлар чоры, салкын яңгырлар теңкәгә тиде) , карлар рәвеше ул максатта да кулланылмый. Бер ай буе (декабрь, гыйнвар, 2018–2019) барлык төр диярлек гаммәви аралашу чарасындагы сөйләмне күзәттем. Кар ява, кар баскан, кар шыгырдый, кар мәшәкате, кар ташый, кар көртләре, кар көриләр, кар ташу машинасы... Карлар диелмәде.  Нигә кирәкмәгән нәрсә әйтелсен ди, карның берлек рәвешендә дә  күплек аңлашыла бит. Алма бакчасы, нарат урманы, яңгыр ява, дигәндәге кебек.
 
Шулай да мин бу фикеремә, бу фәнни нәтиҗәмә бик җитди каравыгызны үтенәм. Әле генә -/лар-/ләрнең хис белдерү өчен дә кулланылуын кисәткән идек. Бу тезисны шәхси мисалымда да беркетеп куюны тиеш саныйм. Татарстан радиосының яңа ел тапшыруында миңа да сүз бирделәр. “Табигать фасыллары алышынуы кеше тормышында әһәмиятле хәлдер. Кыш фасылының килү, китүе дә безнең кәефкә тәэсир итә. Яз җиткәч, карлар эреп, бөреләр ачылганда...”, дип сөйләп киттем. Күрәсең, үзебез үк таныганча, мәгънә төгәллеге кебек үк хис белдерү чаралары да сөйләм таләпләренә, ихтыяҗына карап үзеннән-үзе табыла. Тумыштан зиһендә булгач,  -ларның да хис белдерү , сурәтләү сәләте ачылып китә. Карлар дигәндә кар үзе түгел, ә бербөтен кыш күренеше күзаллана, күрәсең.
 
Шулай да -/ларның тискәре тәэсире көчлерәк икән, ризасызлык мисаллары күбрәк теркәлә. Парлы сүзләргә (азык-төлек, бала-чага, савыт-саба, явым-төшем, ир-ат, хатын-кыз һ.б.) күплек мәгънәсе эчтәлегенә үк салынган. --лар кирәкми. Мәгълүмат, каникул, җәмәгать, сайлау һ.б. сүзләргә -лар/-ләр өстәү-тагу да гайре табигый саналырга тиеш.
 
Урынсыз кулланыла торган кушымчалар бер болар гына түгел шул, бөтен бер исемлек: -Лык/-лек, -лы/-ле, -ыш/-еш, -сыз/-сез һәм дә бүтән кушымчаларның артыклыгы, урынсызлыгы атлаган  саен тешкә тиеп интектерә. Кайбер кушымчаларның “агрессорлыгы” көчәйгәннән-көчәя бара.
 
-Лык/-лек аеруча  актив – чүп үләне кебек әрсез: Зыянлык, чатаклык, камиллек; Аналык хокукы...;  чәчәкле үзәнлекләрдә ... ; Болын да хәзер болынлыкка әйләнде. «Аның талантлы журналист икәнлеген белә идек», (Икәнен); «Композиторларның данлыклы плеядасы»; (Данлы);  Әлегә Казанда 11 градуслык салкын  (Болгар. 18 гыйнвар, 2018);  
 
Бүген матбугат чаралары  “ике авыл аралыгы” дип яза ала; ”Сез аны газетның 16–19 декабрь аралыгында басылып чыккан саныннан укый аласыз...; Сигез белән тугыз аралыгында (Болгар. 9 апр. 2018). Ә бит, хәтерлисездер, Илдар Юзиевнең: Их, дусларым, Сөйгән ярың белән//Якын булсын икән аралар, дигән юллары ничек тулы һәм аһәңле ишетелә. Араны дөрес куллану өчен мәгънә төсмеренең ике яссылыгын күзалларга кирәк: предмет арасы (авыл) һәм вакыт арасы (Тиз арада сафка басты (Әтнә таңы, 29 авг. 2018).
 
-Лык/-лек, -лы/-ле кушымчаларының артыклыгы икесе кушылып китеп тә (-лылыклы/-лелекле) “татарчалыкка” нык суга (Тантаналылык, мөмкинлелек, игътибарлылык, законлылык, шәфкатьлелек (тантана, игътибар, мөмкин, шәфкать(ле), законлы һ.б. урынына). “Эчтәлекле чыгыш” дигән калька тезмә йөри. Мәгънәсезлек бит – чыгыш булгач, аның эчтәлеге шиксез буладыр инде, эчтәлексез чыгыш була димени! Өстәвенә әле бер галим “эчтәлеклелеге” дип тә җибәрде. Радиотапшыруда бер җитәкчегә текст язып биргәннәр дә, ул андагы “аңлашылмаучылык” дигән сүзне әйтә алмыйча ике-өч тапкыр төртелеп торды. Андыйлары, ярый әле, үз мәгънәләренә туры китереп ясалган, ә бит мәгънә кытыршылыгы белән ясалганнары да бихисап. “Азатлык” радиосы, әнә, “Үз илләрен ирекләндерергә...” дип азаплана.
 
“Бозмаска” тырышу  очраклары да бар бит; Эзләгәндә синоним табу мөмкинлеге дә аз түгел: ышандырырлык – ышандыргыч;  Шөкер, Тукайга тугрылар да бар: Казаннар, диде Болгар радиосы. Бүтәннәр кебек “Казанлылар”, димәде, рәхмәт; Сандугачлар кайткан таллыкка (җыр);
 
Кушымча кулланудагы кимчелекләргә юл куймауның,  алардан котылуның мондый адым, юллары фәндә дә барлана килә, сөйләменә таләпчән, җаваплы караган милләттәшләребезнең тормыш тәҗрибәсендә дә аз түгел.    Менә без барлаганнарыннан кайберләре генә: – сөйләм берәмлеге буларак морфеманы, сөйләмнең башка берәмлекләре (фонема, лексема һ.б.) кебек үк тоя белергә кирәк. Монда сөйләм нәзәрияте ярдәмгә килә ала. Кушымчалар синонимиясендә дөрес юнәлеш тоту, ягъни иң тәңгәл кушымча сайлап алу юлларының берсе – ул телнең бу законының сөйләм кушымчаларына туры килүе. Әйтик, кушымча сайлаганда сөйләмнең төрен, жанр үзенчәлеген, сөйләм мотивларын (аның иясен, адресатын, ниятен һәм шартын) истә тотарга күнегергә кирәк. Мәсәлән, язма сөйләмдә: концерт булачак яисә булыр, әйтмә сөйләмдә: концерт буласы яки була. Жанр төренә карап: имзалаган – имза куйган; һ.б. Менә бу кушымчаларның урынлымы-урынсызмы кулланыылуын үзегез бәяләп, синонимнарын табарга тырышып карагыз әле. Кечкенәрәк балалар; кыенлаша, авырлаша, хәбәрләшә; Алҗытылган (арылган) (Болгар радиосы). Риваятьләр бүген дә килеп җитешкән (җиткән) (Юлчы, ТНВ);
 
– Кушымчаның төзелеш рәвешен (формасын) өстәп яки киметеп үзгәртү, мәсәлән, җырда ритм. рифмага туры китерү өчен артык иҗек өстәү, йә киметү (кыскарту): Моңнар агыла (ага). Газетта: «2,5 процентлы сөтнең бернинди аерымлыгы юк» (аермасы юк);
 
Күренә ки, һәр иҗек телнең мөстәкыйль берәмлеге буларак, иҗатчыга үзе бер эзләнү, ачышлар  чыганагы, үзе бер дөнья икән. Аның сөйләм камиллегенә ирешү өчен кирәкле, кызыклы үзенчәлекләре хакында янә бер язма әзерләмичә булмас. Тәкъдим, сорауларыгыз булса, тарсынып тормагыз.                 
 
Филология фәннәре докторы
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»