|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2019 Җәмгыять
«Тере атлар дип торам!» - Нурсил Галләмов эшләгән кар сыннары халыкны шаккатырды (ФОТО)Яңа ел җиттеме район, авыл халкын кар сыннары ясатып интектерәләр. Һәрхәлдә, күпләр моны “мәҗбүриләү”, “күз буяу” дип атый. Кар сыннары ясау өлкәсендә бер район эчендә төрле оешмалар ярышса, Татарстан буенча – районнар ярыша. Әмма күпсанлы сыннар арасында чын сәнгать әсәрләре булырдайлары да очрый. Кукмара районы Олыяз авылыннан Галләмов Нурсил Мансур улы иҗат иткән сыннар шундыйлардан. Бу сыннарны мәҗбүриләгәннән генә эшләп булмыйдыр. Күренеп тора, аларга күңел җылысы салынган.
Абыйсының таланты турында “Матбугат.ру”га аның Чаллыда яшәүче сеңлесе Гөлфия Садыйкрова сөйләде. Алар гаиләдә биш бала үскәннәр.
Бу фотоларны “Матбугат.ру”ның инстаграмына элгән идек, меңнәрчә лайк, 70тән артык комментарий җыйды. “Тере атлар дип торам!”, “Чын әкият дөньясы булган бу!”, “Искиткеч!” дип яза инстаграмлылар. Берсен бу атларны җәйгә кадәр саклар өчен морозильник уйлап табарга чакыра. Икенче берәүнең бу фотоларны күргәч, күңеленә Тукайның мондый юллары килгән: “Җиктереп пар ат киттем Казанга туп-туры карап...”. “Моны гади авыл кешеләре ясадымы икән? Бөтен талантлы кешеләр авыллардан чыгалар шул. Э авыллар бетеп бара”, - дип фикерли Зөлфирә исемле укучыбыз.
Сынның авторы белән укучыбыз Лена Хәбриева таныш икән: “Нурсил Галләмов ел саен ниндидер яңалык кертә үз эшләренә! Әле сезнең ул ясаган сыерчык ояларын күргәнегез юк....Чын үз эшенең остасы ул! Э иртәгә шушы сыннар янында иске Яңа ел тамашасы үткәреләчәк, Нурсилләр капка төбендә. Килегез, үзегез күреп сокланып кайтып китәрсез!”
Мөгаен, моннан соң Нурсил әфәнденең эшләре башка матбугат чараларында да күренер. Ә иртәгә аларга ТНВ каналы сюжет төшерергә кайта.
--- |
Иң күп укылган
|