|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2019 Җәмгыять
Гипнотерапевт Алмаз Зарипов: «Гипноздан куркырга, аны мистикалаштырырга кирәкми, ул – кеше өчен табигый халәт»Кемдер аңа ышанмый, кемдер аннан курка... Гипнозга төрле кеше төрлечә карый. Чынлыкта нәрсә соң ул гипноз? Авыруларны аның белән дәвалап буламы? Бу хакта без психолог, гипнотерапевт, психосоматик терапевт, Россия психотерапевтлар берләшмәсе әгъзасы Алмаз Зарипов белән сөйләштек. – Иң беренче шуңа ачыклык кертик әле – нәрсә соң ул гипноз? – Бөтен кеше дә гипнозлый аламы?
– Мин гипнозлый ала дип уйлыйм. Шулай да бәхәсләшер өчен җирлек бар монда. «Мине дә өйрәт әле» дип еш мөрәҗәгать итәләр миңа. Ләкин барысын да өйрәтмим. Кеше игътибарлы булырга, гипнозга җитди карарга тиеш. 90 кешенең нибары берсе генә гипноз белән җитди рәвештә шөгыльләнә ала. Һәрхәлдә, үз күзәтүләрем буенча шулай килеп чыга.
– Ә сез ничек гипноз белән шөгыльләнеп киттегез?
– Кашпировскийлар (Антон Кашпировский, совет психотерапевты) бик популяр булган вакытта мин дә гипноз – үзаңның үзгәргән халәте белән кызыксына башладым. Клубларга да гипноз ясаучылар күпләп килә башлады, эстрада гипнозы популярлашты. Туганнарым: «Син инде биш-алты яшеңдә үк кешенең авырткан берәр җиренә кулларыңны куеп дәваламакчы булып йөри идең», – дип сөйли. Бәлки моңа әбиемнең халык медицинасы белән шөгыльләнүе дә тәэсир иткәндер. Мин бит һәрвакыт психолог булмадым. 2001 елда тормышымда кара полоса башланды. Башта – әбием, аның кырыгына – әтием, аннан 21 яшьлек бертуган энем үлде. Бер-бер артлы сигез якын кешемне җирләдем, йортсыз калдым. Бәлки үземнең шушындый авыр сынауларны узуым аркасында, кешеләр белән эшләве дә җиңел биреләдер, мин аларны аңлыйм. Гипноз белән җитди рәвештә 16-17 яшемдә шөгыльләнә башладым. Мәскәүдә психотерапия һәм клиник психология институтында белем алдым. Шуны әйтәсем килә, гипноз ул тылсым да, мистика да түгел. Гипноз ул – фән. Аны институтларда өйрәнәләр.
– Кашпировский радио-телевидение аша гипнозлаган, имеш. Сез моңа ышанасызмы?
– Әйе. Аудитория зуррак булган саен, кеше гипнозга тизрәк бирелә. Челтәрле реакция дип атала ул. Ә телевизорны ул заманда кеше гаиләсе, дуслары, туганнары белән бергә җыелып караган.
– Гипнозга кертеп, кешегә операцияләр дә ясыйлар дип ишеттем. Янәсе, бу вакытта наркоз да кирәкми...
– Хастаханәләрдә инде гипнороды яисә гипноз ярдәмендә бала табуны куллана башладылар. Гипнозга кертеп, операцияләр дә ясыйлар. Әйтик, кемгәдер наркоз ярамый. Андый вакытта тирән гипнозга кертәләр. Америкада 60-70 ел өйрәнәләр инде бу өлкәне. Онкологик авыруларны дәвалаган вакытта да гипноз кулланалар. Ләкин аның өчен махсус белем алган белгечләр белән эшләргә кирәк. Гипноз белән генә ракны җиңеп булмый. Ул табиблар, психологлар, гипнотерапевтлар белән башкарыла торган комплекслы эш булырга тиеш. Әлбәттә, яман шешне дүртенче стадиядә бетерәбез дигән кешеләргә ышанырга ярамый, алары инде шарлатаннар. Берәр кеше җәрәхәт алган вакытта аның игътибарын читкә җәлеп итү өчен, табиблар да гипнозга охшаган төрле психологик алым куллана. Андый вакытта «берни дә булмас, түз, хәзер табиблар килеп җитә» дип әйтү бер файда да китерми. Ә менә йөзенә кулыңны сузып: «Ничә бармак күрәсең?» – дип сорарга, җавап бирдертергә кирәк. Шулай ук «Син өйләнгәнме? Ничә балаң бар?» дигән сораулар бирсәң дә була. Бу кешенең игътибарын авыртудан башка нәрсәгә юнәлтә, хәлен җиңеләйтә.
– Ә сез гипноз белән ничек дәвалыйсыз?
– Гипнозланган кеше төрле халәт кичерә: кемдер елый, кемдер ыңгыраша, мышный, очкан кыяфәт чыгара, хәтта гырлаучылар да бар. Ни кызык, гипноздагы кешенең башын – бер урындыкка, аягын икенчесенә куйсаң да, ул – егылмый, туп-туры ятып торырга мөмкин. Гипноз вакытында, аларны борчыган авырлыклары, хис-кичерешләре тышка чыга башлый. Мин, «син шундый булырга тиеш, болай эшләргә кирәк» дип, «установкалар» бирмим. Без авыру белән башта аның яшеренгән хис-кичерешләрен янәдән кичерәбез. Сеанс вакытында кемнедер укшыта, эчен бора башлый. Кеше гомер буе нәрсәдән дә булса куркып яшәсә, иртәме-соңмы, аның бөерләре авырта башлый. Явыз кешенең бавырына бәрә. Кешенең эчке халәте белән тышкы халәте бәйләнгән. Безнең бөтен эмоция тән аша чыга. Шуңа күрә авырган вакытта иң беренче булып үзегезнең хис-кичерешләрегезгә игътибар итегез. Һәр хис билгеле бер гормон бүлеп чыгара. Әйтик, стресс – кортизол гормонын чыгара. Ул – мускулларны юкка чыгара, кан әйләнешен боза. Хәзер табиблар күп кешегә «вегето-сосудистая дистания» дигән диагноз куя, авыруның тик торганнан тыны кысыла, буыла башлый. Чынлыкта исә андый диагноз юк. Бу – чыгарылмаган хис-кичерешләр генә.
--- |
Иң күп укылган
|