• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 28 Март Ренат Әюпов
  • 28 Март Фирүзә Җамалетдинова
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Шәкүр
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • 30 Март Рәшит Имашев (1939-2007)
  • 30 Март Рәдиф Гаташ
  • 30 Март Рөстәм Килдебәков
  • 30 Март Фатих Кәрими (1870-1937)
  • 31 Март Розалия Зәкиева
  • Заказга шигырьләр, шигъри котлаулар язам. Инстаграмда @zakazga_shigerler
  • Актаныш балын печэне сатам89874227660
  • Продаю калину универсал 2012 г. один хозяин, в хорошем состоянии, 8 кл. 81,6 л.с., цвет сине-черный, новая летняя резина, пробег 97 000 км. возможно торг. Фанис - 89503150934
  • Казаннан, эш эзлим. Югары белемем бар, начар гадэтлэрем юк. Секретарь эше яки администратор эше булса яхшырак булыр иде. Опытым бар. Лэйсэн тел: 89625485476.
  • Казан Ак.Губкин урамында балконлы зур булме сатыла.89509469991
  • Актаныш Тракторга Дурт Кучэрле Арба Сатып алам 8 927 457 52 04 Документсыз да ярый
  • Казанда Ямашева урамында ике булмэле фатирга торырга бер кыз эзлибез. Ботен унайлыклар бар торыр очен. Риэлтор тугел, бэясе 5500 (кварплата белэн). Телефон 89539980773, 89179389041
  • Лаеш районының Кече Кабан авылында 5 сутый җир (ИЖС) сатыла. Участокка кадәр таш юл килә, су кергән. Янәшәдә ут, газ. Тигез, матур урын. Бәясе - 900 мең сум. Тел. 8927 434 92 02
  • Казанда Московской, Кировской,Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алырга эзлим!!! Торле вариантлар карап карыйм!!! Риэлторлар борчымагыз!! тел 89274544590
  • Сайгак(половая доска) сатыла. 50х200х6м- 40шт-1шт 460сум 50х250х6м-30шт-1шт-580сум 50х300х6м-30шт-1шт-700сум 50х350х6м-10шт-1шт-850сум. Материал нарат , чыршы , быел кискән агачтан .Балтач р-ны . тел.89083357408

 

 

 
Архив
 

11.01.2019 Җәмгыять

Декабрьнең “бәя һөҗүме”

Яңа елның соңгы атналарында Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты.

 Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

 
Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр... Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.
 
Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу  урында кысмыррак Дания  кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.
 
Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң  көл, еласаң  ела...

---
Ватаным Татарстан
№ â | 11.01.2019
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D