• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Гыйнвар Гөлназ Солтанова
  • 16 Гыйнвар Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889)
  • 16 Гыйнвар Мөнир Вафин
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991
  • актанышта газель сатыла яки 2баш угезгэ алыштырыла.89600883971.89534870674.
  • Р.Зорге 57/29 йортында 2 булмэле квартираны озын срокка сдавать итэм.Барлык унайлыклар да бар.собственник. 21мен. Т.89046623197

 

 
Архив
 
 
11.01.2019 Җәмгыять

Салымыңны саныйбызмы?

Соңгы берничә елда милек, транспорт, җир салымнарын түләү-түләмәүне эш урыннарында тикшерә башладылар. Димәк, эш бирүчеләргә салым оешмаларыннан ниндидер басым ясала, шулай булмаса, алай төпченмәсләр иде. Мөгаен, түләмәүчеләр арткандыр

 Ничек кенә булмасын, салымга бәйләнешле сүзләр соңгы вакытларда бик еш телгә алына башлады. Әле яңа төр салымнар пәйда була, әле искеләрен яңартырга тырышалар. Бу өлкәдә безнең хөрмәтле депутатларыбыз үрнәк күрсәтәләр. Үзләрен сайлап куйган сайлаучыларның тиеннәрен каерып алу өчен әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар. Менә, рәхим итегез, өр-яңа салым авторы: “Единая Россия” депутаты Сергей Вострецов эшсезлеккә салым кертергә тәкъдим итте. Бу нәрсә дигән сүз? Беркайда да эшләмәүче кеше дәүләткә акча бирергә тиеш дигән сүз. Эшләмәгәч аңа акча кайдан киләдер – монысы әһәмиятле түгел. Урлыймы ул, кеше талыймы – анысын аена 460 мең сум алып эшләүче депутат уйлап тормый. Аңа казна калынайту өчен акча гына агылып керсен.

 
Билгеле, бу салымны депутат үз башы белән уйлап тапмаган. Андый салым Советлар илендә 1991 елга кадәр яшәде. Эшсезлек салымы 1961 елда кертелеп, бөтен кешене дә рәсми совет икътисадына гына эшләтүне максат итеп куйган иде. Эшләмәсәң, “тунеядец” пичәте сугып, төрмәгә дә ябып куялар иде. Тарих кабатлана дигәннәре дөрес икән. Әмма ул тагын да рәхимсезрәк булып кабатлана. Менә шунысы куркыныч. Әле кичә генә үзмәшгульләргә салым кертеләчәген белгән идек. Аның физик затларга керемнең 4 проценты күләмендә булачагын ишетеп куандык. 14 түгел бит, ничек инде шатланмыйсың, 4 процент безнең һәрьяктан үрнәк вә алдынгы Татарстан өчен пүчтәк бит ул. Бу салым үзенә үзе эш табып, аена 10-15 мең (аның кадәр булса әле) эшли алган эшсөярләргә салыначак. Әмма эше күзгә күренеп тормаган, һәм чынлап та, беркайда да эшләмәүче кешеләр дә бихисап бит әле. Менә алары инде эшсезләр төркеменә кертеләчәк һәм аларга “тунеядец” салымы салыначак. Шулай итеп, үзмәшгульлек салымы белән генә алып бетереп булмаганны “эшсезлек салымы” белән салдырып алмакчы булалар. Бүген авылларда һәр ике өйнең берсендә, эш булмаганлыктан, беркайда да эшләмәүче кешеләр күп. Димәк, ярты авыл “әрәмтамак” булып чыга һәм салым түләргә тиеш була. Менә кайда ул чиновникларга җитеп бетмәгән байлык! Моннан соң депутат Вострецов, салым авторы буларак, Болгариядәге фатиры өстенә Англиядә дә берәр замок алыр инде.
 
Салымсыз да яшәп буламы? Була. Ләкин безнең илдә түгел. Әгәр АКШта яки Германиядә яшәп, айлык керемең аена безнең акча белән 50 мең сумнан кимрәк икән, син бернинди салым түләмисең. Кытайда аена – 38 мең, Франциядә – 32 мең. Гомерем буе мәктәптә укытучы булып эшләп, минем әлегә кадәр моның кадәр хезмәт хакын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк әле. Хыялый фикер йөртеп, Русиядә шулай булса дип уйлап карасак, мин бернинди салым түләмичә яшәргә тиеш кеше булып чыгам икән. Әмма эшли башлаганымның беренче көненнән хөкүмәт хезмәт хакымның 13 процентын салым итеп куйды һәм әлегә кадәр шул салымны ай саен түләп барам.
 
Безне еш кына чит илләрдә салымнарның зур булуы белән куркытып торалар. Ышанмагыз, әкият сөйлиләр. Уртача хезмәт хакы алып эшләүчеләргә АКШта – 10, Германиядә – 2,5, Франциядә – 5,5 процент кына салым салына. Француз комигы Жерар Депардьеның үз илендәге салымнардан качып, Русия гражданлыгы алып, көлке ясап йөрүен хәтерлисезме? Әйе, әнә шуның кебек байлыгы коточкыч зур булганнарга салым да күп салына. Шуңа күрә алар безнең илгә күчкән булып, салымнардан качалар һәм үзләрендәгегә караганда ике-өч тапкыр кимрәк түлиләр.
 
Беренче тапкыр салым дигән “динозавр” белән мин университетның беренче курсында укыганда очраштым. Җәйге каникулда урманнан иптәшләр белән мәктәпкә утын ташыдык һәм шуның өчен авыл советыннан акча алганда бездән баласызлык салымы алып калдылар. Егерме яше дә тулмаган егет кешенең кайдан килеп баласы булырга тиештер – анысы аңлашылмый. СССРдагы бу салымның дөньядагы башка бер илдә дә булмаганын соңыннан белдем. Бу язуларны берәр акыллыбаш депутат күрә күрмәсен тагы. Көт тә тор, баласыз кешеләргә дә салым кертәчәкләр. Әлегә шул 13 процент салымга куанып яшәргә кирәк. Югыйсә бит аны азсынучылар, күтәрергә кирәк диючеләр дә бар. Минем шикелле егерме мең алып эшләүчеләр дә, егерме миллион алучылар да (эшләүчеләр дип әйтергә тел әйләнми) 13 процент салым түләгәч, күңелгә ничектер рәхәт булып китә. Аллага шөкер, без илебезнең тигез хокуклы гражданнары икәнбез әле дип уйлап куясың.
 
Хезмәт хакыннан 13 процент түләү – һәркемнең изге бурычы. Бу – ачык күренеп торган һәм кеше түләмичә кала алмый торган бердәнбер салым. Әгәр кеше 30 мең сум алып эшли икән, шуның 13 проценты 3900 сум була. Хезмәткәр кулына 26100 сум “чиста” акча ала. Шуның белән беттеме? Юк шул, әле бу тотып калына торган акчаларның күренеп торган өлеше генә. Тагын нинди салымнар бар әле безнең җилкәдә дисезме? Туймас тамак булган Пенсия фондына 22 процент күчереп барабыз. Ул эш бирүче хисабыннан, әмма без эшләгән акчалардан күчерелә. Безнең сәламәтлек турында даими кайгыртып торучы мәҗбүри иминиятләштерү фондына 5,1 процент китә. Бу акчалар илдәге бушлай медицина хезмәте күрсәтү өчен кирәк икән. Сезнең берәр җирдә бушлай дәваланганыгыз, һич югы сызлаган тешегезне бушлай алдырганыгыз бармы? Юк. Димәк, күбрәк түләргә кирәк.
 
Тырнак очы кадәр генә 3 процентлы социаль иминият фонды бар әле тагын. Нәрсә өчен тотканнарын белеп бетермим, интернеттан эзләргә вакытым юк, шул 3 процент өчен вакланып тормыйм. Ә менә 18 процентлы НДС – өстәмә салым турында әйтмичә булмый. Чөнки 2019 елның 1 гыйнварыннан ул 20 процентка үсәчәк. Бөтен Русия халкы футбол белән шашып “гол” кычкырып йөргән көннәрдә депутатлар шыпырт кына раслап куйдылар аны. Яңа елдан соң айнып, көчкә аякланып кибеткә килгән ирекле Русия гражданы шунда гына күрәчәк аның нәрсә икәнлеген. Аның чын асылы – җитештерелгән бөтен товарга салынуында. Һәм ул салымнарның хөкүмәткә иң зур табыш китерүче өлеше булып тора. Тиз генә 1нче сыйныф хисабын эшләп алыйк әле. 20+3+22+5+13= 63 процент. Ай саен кайдадыр хезмәт куючы син дә, мин дә барлык эшләгәнебезнең шуның кадәр өлешен дәүләткә биреп барабыз икән бит. Әле үзем дә беренче тапкыр исәпләп карадым. Күзләр маңгайга менде. Дөрес микән бу? Саташу түгел микән? Зинһар, ялгыш булса, төзәтә күрегез. Сез бәлки әйтерсез, болар бит хезмәт хакыннан тотып калынмый, аны эш бирүче аерым түли диярсез. Шулай, чөнки сез бухгалтериядән бирелгән исәп-хисап кәгазендә 13 процент салымны гына күрәсез. Алда саналган калган салымнарны эш бирүче үз кесәсеннән түли дип уйласагыз, шыр җүләр булырсыз. Барысы да хезмәткәрнең хәләл хезмәт куеп эшләгән акчасыннан тотыла. Болар рәсми телдә туры салымнар дип йөртелә. Әле кыеклары да бар һәм баштан ашкан. Машинаңа бензин салдыңмы, кибеттән шоколад алып чыгып хатыныңны сыйладыңмы – түләгән акчаңның бер өлеше салымга китә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 18 процент салым түлисең. Үзең салган йортка, кредитка алган машинаңа һәр ел саен салым кәгазе килеп төшә. Онытып торам икән: авылларда үзара салым дигәннәре дә бар бит әле. Ул төрле җирдә төрлечә: 300 сумнан башлап 2 мең сумга кадәр. Аны авыл халкы референдумнар уздырып, үзе сорап ала. Юлларны рәтләү өчен, зиратларны тәртиптә тоту өчен. Алда хисаплап чыгарылган 63 санына боларын да кушсак, салым түләү өчен генә яшибез булып чыга түгелме соң бу? Әле мин тәмәке, аракы, бензин акцизлары, таможня пошлиналары турында язып тормадым.
 
Әйтәм аны бер депутат хатын баласына ярдәм сораган анага: “Дәүләт сезгә ул баланы табарга заказ бирмәде”, – дигән иде. Димәк, дәүләт безнең турыда түгел, ә без аның турында гомер буе кайгыртырга тиеш булабыз икән. Бөтен яшәвебез хөкүмәт һәм шуның тирәсендәгеләрне туйдыруга китә – салымнар турында сөйләгәннәрдән бердәнбер нәтиҗә шулай килеп чыга.

Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.01.2019
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты