поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.04.2010 Җәмгыять

ТАТАР СӨЕНӘ

Татарның сөенер җае күп түгел. Гамьле, моңлы күңелен асрап, гомере буе эчтән генә сызып яши ул. Ара-тирә генә аңа дөнья елмаеп куя. Шул аз гына сөенечләрендә дә ул чын татар булып, ягъни горур булып кала белә. Татар сөенә, ник сөенмәсен – шәһәр уртасында Тукай яшәгән «Болгар номерлары»н сүтеп аткач, сыра кибетләре ачар өчен күпме буш урын барлыкка килде ич!

Татар сөенә, ник сөенмәсен – Казанның тап уртасында җир астында урнашкан, татар китаплары сата торган бердәнбер кибетебез «Нур» (!) дип атала бит!

 

Татар сөенә, ник сөенмәсен – Казаныбызда көннән-көн мәчетләр саны арта. Бу мәчетләрдә русча сөйләшәләр сөйләшүен, аның каравы, авылларын ташлап, улларына, кызларына килеп тора башлаган күпме татар абзый-апасы русча сөйләшергә өйрәнә!

 

Татар сөенә, ник сөенмәсен – бөтен Казан татарча язулар белән бизәлгән бит: «Селегей», «Мэлт-мэлт», «Тилэ», «Каро», «Манко», «Манго (й)», «Коландык»...

 

Татар сөенә, ник сөенмәсен – хәзер радио-телевидениедәге дикторларның татарча сөйләвен руслар да аңлый башлады, менәтерә!..

 

Татар сөенә, ник сөенмәсен – бүген татарда Тукайлар тумаса да, һәр ун татарның берсе шигырь яза, Сәйдәшләр булмаса да, һәр биш татарның өчесе көй яза, яшьләре арасында Илһам Шакиров кебек җырчы күренмәсә дә, һәр ике татарның берсе сәхнәгә чыгып җыр суза...

 

Татар сөенә... Казанның борынгы йортларын җимереп ташлап, алар урынына мәчет манарасыннан да биек йорт салып куя да сөенеп бетә алмый...

 

Татар сөенә... Баласын татар мәктәбеннән алып рус мәктәбенә бирә дә: «Ну оттым! Хәзер акыллырак булыр инде», – дип сөенә.

 

Татар сөенә… «Мең еллык тарихым бар, дип, шул тарихның яртысын гына булса да иректә яшәп калдым», – дип сөенә...

 

Татар сөенә...


Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»