• 12.06-07.07 "Мәсәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Июнь Сөмбел Таишева
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • Казан шэхэре Ютазинская урамы 6 йортта (яна тозелгэн йорт,мебель хэм техника юк) 3 булмэле квартира арендага бирелэ. 20мен +кварт.плата.Тулырак мэгълуматны тел. 89372884630 аша белешэ аласыз.
  • Казан шэхэре Горьковское шоссе 10 урамында 1 булмэле фатирга узем янына тыйнак,начар гадэтлэре булмаган 2 татар кызын эзлим.тел:+79673642061
  • Казан шэhэре, Абсалямова 30 адресы буенча 1булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Ботен унайлыклары да бар. Начар гадэтлэре булмаган, тэртипле кешелэрне котеп калам. Бэясе 18 мен плюс счетчиклар. Тел. 89196216660. Тулырак: https://matbugat.ru/news/subjects/
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406462
  • Казан шэхэре Амирхан урамында ике булмэле квартир арендага бирелэ.Чиста ,зур квартир.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар.Тэртипле гайлэне,яки кызларны кертэбез.тел.89274206799
  • Продается,автомобиль Соболь 2752,2015 года выпуска.Автомобиль в отличном состоянии,оборудован ГБО.цена 380т.р 89376161320
  • Салават куперендэ 1 булмэле фатир тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник.89509488227.
  • Йорт алырга яки сатарга телисезме? Барлык документация эше, юридик киңәш, алачак объектны җентекләп тикшерү, ана капиталын уңышлы файдалану, катлаулы ипотека процедураларын җайлы гына башкару, гарантия һ.б.кызыксындыра икән - мөрәҗәгать итегез. Әйбәт кешеләр әйбәт өйләрдә яшәргә тиеш! 89196269269.
  • Казан. Ак Губкина урамында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Салават купере микраройонында 3 булмэле яна фатир сатыла. Фатирда кеше яшэмэде,кухгарнитур диван кала. Ишек алдында машина куяр очен урын, балалар бакчасы, мэктэп, кибет бар. Собственник 89274220543

 

 

 
Архив
 

               

11.01.2019 Мәдәният

Кариев театрының гыйнвар аена АФИШАСЫ

"Бүре һәм кәҗә", "Әйдә, барыйк, кызлар карыйк", "Мәхәббәт күгәрченнәре", "Кәҗүл читек", "Зөһрә", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", "Супер-кияү", "Алмачуар", "Ут чәчәге" һ.б. спектакльләрне Кариев театрында гыйнвар аенда күреп булачак. Тулы афиша:

 
12 гыйнвар (шимбә) | 13:00
БҮРЕ ҺӘМ КӘҖӘ (әкият)
Кәҗә бәтиләрен үзләрен генә калдыра һәм беркемгә дә ишекне ачмаска куша. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана һәм хәйләгә бара. Бүре теләгәненә ирешә алырмы? 0+
 
12 гыйнвар (шимбә) | 18:00
ӘЙДӘ БАРЫЙК, КЫЗЛАР КАРЫЙК (музыкаль комедия)
Санта-Клаус, Майкл Джексон, Николай Басков, татар эстрадасы йолдызлары бер сәхнәдә чыгыш ясый аламы? Яңа ел кичендә барысы да мөмкин. Җитмәсә, аны Әфләтүн – төнге клуб ди-джее оештыра. Ул кызларны бик ярата, мөнәсәбәтләргә җитди карамый. Шуның аркасында Әфләтүн бер четерекле хәлгә эләгә: Яңа ел кичәсенә ул кайчандыр ташлаган һәм алдаган кызлар килә... 12+
 
13 гыйнвар (якшәмбе) | 18:00
МӘХӘББӘТ КҮГӘРЧЕННӘРЕ (комедия)
Рәйсә Идрисовна белән танышканнан соң, Василнең кызыклы, аңа аңлашылмаган тормышы башлана. Әмма аның яраткан гаиләсе, күгәрченнәренә бу тормышта урын юк... 16+
 
17 гыйнвар (пәнҗешәмбе) | 13:00
КӘҖҮЛ ЧИТЕК (новелла)
Гает – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит... 6+
 
18 гыйнвар (җомга) | 13:00
ЗӨҺРӘ (курчак спектакле)
«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сурәтләрне күрерг әомтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән». «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана. 0+
 
18 гыйнвар (җомга) | 18:30
ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН (мелодрама)
Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел. 12+
 
19 гыйнвар (шимбә) | 13:00
КУЯН ЭДВАРДНЫҢ ГАҖӘЕП СӘЯХӘТЕ (әкият)
Әкияттә курчаклар җанлана. Алар көтелмәгән кунак - куян Эдвардны үз араларына кабул итмиләр. Ә бит ул курчак кибетенә эләккәнче нинди зур сынаулар үткән. Эдвард белән нәрсәләр булган соң? Куян үзе бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. 6+
 
19 гыйнвар (шимбә) | 18:00
СУПЕР-КИЯҮ (комедия)
Бер бухгалтериядә алты хатын-кыз һәм бер ир-ат эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович алар өчен дус, сердәш, илһамчы, чынир-ат та. Әмма монда һәр геройның үз драмасы. Шаян, җор телле Рәхмәтулла Хөрмәтулловичның да беркем дә белмәгән сере бар... 16+
 
20 гыйнвар (якшәмбе) | 18:00
КӘҖҮЛ ЧИТЕК (новелла)
Гает – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит... 12+
 
24 гыйнвар (пәнҗешәмбе) | 13:00
АЛМАЧУАР (риваять)
Закир, үзенең яшьтәшләре кебек, нәни дусты турында хыяллана һәм теләген бөтен көче белән чынга ашырасы килә. Көтмәгәндә малай тормышында колын барлыкка килә. Ул хыялланып көтеп алган колынга Алмачуар дигән исем бирә. Закир дустын һәръяклап сакларга тырыша. Әмма тугры дуслыкны бер генә хата да бозарга мөмкин... 6+

25 гыйнвар (җомга) | 18:30
УТ ЧӘЧӘГЕ (мелодрама)
Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына ирешер өчен ул иллюзияләр дөньясына чума. Ә анда котылу бармы соң? 16+
 
26 гыйнвар (шимбә) | 13:00
КЕРПЕ МАЛАЕ ДУСЛАР ЭЗЛИ (музыкаль комедия)
Керпе малаеның бик тә дуслар табасы килә. Чөнки энәләре аркасында аның белән беркем дә уйнамый. Шуңа Көрән энәле тунын салып ата һәм урманга китә.
Әйдә Керпе малае белән дуслашабыз! 6+
 
26 гыйнвар (шимбә) | 18:00
ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН (мелодрама)
Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел. 12+
 
27 гыйнвар (якшәмбе) | 13:00
КУЯН ЭДВАРДНЫҢ ГАҖӘЕП СӘЯХӘТЕ (әкият)
Әкияттә курчаклар җанлана. Алар көтелмәгән кунак - куян Эдвардны үз араларына кабул итмиләр. Ә бит ул курчак кибетенә эләккәнче нинди зур сынаулар үткән. Эдвард белән нәрсәләр булган соң? Куян үзе бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. 6+
 
27 гыйнвар (якшәмбе) | 18:00
БЕЗ ШУНДЫЙ ТЕАТР ТӨЗЕРБЕЗ... (Кариевтеатрының юбилей тамашасы)
22 декабрьдә Кариев театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итте. 27 гыйнварда без кичәне тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Анда театр йөзен билгели торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан торачак. Алар арасында "Сак-сок", "Алмачуар", "Ут чәчәге", "Алхимик", "Супер кияү", "Артист", "Җиде кыз", "Кәҗүл читек", "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һ.б. спектакльләр бар. 12+
 
 

---
Кариев театры
№ --- | 11.01.2019
Кариев театры печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом