|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2010 Юмор
МӘ, МӘЗӘК!
Сәхнәне тизрәк ябыгыз!
1972 ел. Бер төркем укытучылар авыл клубында Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз» драмасын сәхнәгә куябыз. Драмада колхозлашу чорында авылда барган кискен сыйнфый көрәш сурәтләнә.
Уракчы кыз Сәрбиназны (соңыннан ул колхоз рәисе) зур гәүдәле пионервожатый кыз Нурия уйный. «Үзем, үзем!» – ди бит!
Сәрбиназ волкомда партиягә кереп, ат белән кара урман аша авылга кайтканда, Ишнияз җитәкчелегендәге кулаклар аны авыр яралыйлар. Ул егылып калгач, амбарларга, кибәннәргә ут төртәләр, башка җитәкчеләрне эзли башлыйлар.
Авыр яраланган Сәрбиназны кулаклардан саклап калу өчен, Гали исемле егет (бу рольне мин фәкыйрегез башкарам) аны куаклар арасына яшерергә тиеш. Ләкин көтелмәгән хәл килеп чыкты. Күтәрә генә алмыйм бит Сәрбиназны. Югыйсә, сельпода йөкче булып эшләгәндә, бер центнерлы шикәр комы капчыкларын уйнатып кына йөртә идем бит! Ә менә Сәрбиназ – Нурияне күтәреп кенә булмый. 2 центнер бардыр, билләһи. Алай итеп карыйм, болай итеп карыйм, «ыңгырашып ятучы» кыз селкенми дә. Таш тутырып куйганнармыни. Җитмәсә, үземнең дә бер кул «яралы».
Якында инде «атышкан» тавышлар ишетелә. Ә мин һаман әрле-бирле йөренәм. Инде башка чара калмагач, сәхнә артындагы «артистларга» болай дим:
Нишләп торасыз анда? Кулаклар кергәнне көтәсез мәллә? Сәхнәне тизрәк ябыгыз!
Дивана шул, дивана
Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре Кыраул клубы сәхнәсендә куела. Дәрвиш ролен партком секретаре Әхкам Мөфәхаров, Дивананы укытучы Алмаз Әһлиев башкара. Сәхнәнең кечкенә булуын ошатып бетермәгән Әхкам Зәйниевич Алмазга мондый киңәш бирә:
– Карале, слушый, әйдә болайрак уйнап карыйбыз: син мине сәхнәдә куып йөри башлагач, мин залга төшеп китәрмен. Уенны шунда дәвам итәрбез. Әйткән сүз – аткан ук. Ләкин көтелмәгән очрак бу килешүне бозып ташлый. Дәрвиш, сәхнәдән төшеп берничә адым ясауга, чапанының итәгенә абалана һәм урындык аягына башы белән бәрелә. Шул мизгелдә үк киңәш бирүченең маңгаенда йодрык кадәрле шеш «үсеп чыга». Көтелмәгән бу хәлдән Алмаз Гыйльманович югалып калмый, «мөгез»не бераз сыйпап торганнан соң, «кычкырып елап җибәрә.» Партком секретаре да төшеп калганнардан түгел икән, маңгаендагы шешне уа-уа болай ди:
– Дивана шул, дивана! Мин елыйсы урында, ул елап тора. Нәрсә дисең инде бичарага... Күңеле бик нечкә шул аның...
Залдагы халык сәнгать өчен корбан булырга әзер «артистларны» алкышларга күмә.
Мамадыш районы.
Рәим ГОБӘЙ |
Иң күп укылган
|