|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2019 Спорт
Танылган көрәшче Рәшит Хәбибрахманов вафатКичә 66нчы яшендә классик көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Рәшит Хәбибрахманов вафат булган. Татар һәм билбау көрәш вәкилләренә дә яхшы таныш ул. Чаллы дәүләт педагогия университеты хәбәр иткән кайгынамәдә Рәшит Хәбибрахмановның әлеге уку йортында 20 ел эшләве турында хәбәр ителә. Аның җитәкчелегендә 30лап грек-рим көрәше буенча спорт остасы тәрбияләнүе, НГПУ базасында беренчеләрдән булып кызлар өчен билбаулы көрәш секциясе ачылуы турында әйтелә. Рәшит Хәбибрахманов иртәгә Чаллыда күмеләчәк, дип тә әйтелгән.
--- |
Иң күп укылган
|